Домой Жизнь татар Татары в России и в мире «Ә мәхәббәт гомерләрдән озын…»

«Ә мәхәббәт гомерләрдән озын…»

0

Хәдичә хәзрәтләре үлем түшәгендә ятканда, Мөхәммәд пәйгамбәребез аның янына килә һәм хәл-әхвәлен сораша, аннан болай ди: «Хәдичә! Анда баргач, синең кыямәттә көндәшең булачак – фиргавен кызы Асия белән Мәрьямне күрерсең… Аларга миннән сәлам әйт!» 

Хәдичәне соңгы юлга озатканнан соң, кызы Фатыйма әтисеннән:
– Нигә инде үләр алдыннан әнинең күңелен шулай рәнҗеттең? – дип сорый. 
– Анаңның изгелек дәфтәрендә һәр яхшылыкны күрдем, ләкин көндәшкә сабыр итте дигәне булмады – шул юлны да тутырыр өчен әйттем, – дип җавап бирә пәйгамбәребез.

Көндәшкә сабыр итү… «Ай-һай, аның ачысына түзү бик авыр шул», – дияр башыннан кичергәннәр. Ә бит түзгәннәр дә бар. Гөлия апаның әнисе – шундый сабыр хатыннарның берсе.

Радиодан җыр яңгырый. Юк, җыр гына түгел, үзәк өзгеч бер моң! Сагыш! Әйтеп аңлата алмаслык бер сагыну… 
Син кайда, мин шунда, Галиям, 
Шатланам, елыймын һәм көләм. 
 Мәхәббәт алдында баш иям, 
 Син кайда, мин шунда, Галиям… 

«Галия» спектакленнән «Галия белән Заһир» дуэтын (Рим Хәсәнов көе, Әнгам Атнабаев сүзләре) тыңлаганда алар икесе дә һәрвакыт бер кеше турында уйлаганнар. Хәер, әлеге җыр туганчы да, бу исемне очраклы рәвештә чит-ятлар телендә ишеткән чакларда да алар гел сискәнеп киткәннәрдер. Берсенең йөрәге өзелепләр сагынудан, гомерлек үкенечтән тагын бер кат сулкылдап куйгандыр, күзләренә янә моңсулык өстәлгәндер. Ә икенчесе… Икенчесе… 

…Бөек Ватан сугышы башланганда Газизгә әле 13 яшь кенә була. Әтиләре, абыйлары барысы да фронтка китеп, авыл бушап калгач, ул да, аның яшьтәшләре дә бер көн эчендә яшүсмерләрдән егеткә әйләнәләр. Ул чорның барлык авырлыгы аларның әле ныгып та өлгермәгән иңнәренә күчә. 

Оста гармунчы була Газиз. Ә гармунчылар башкаларга караганда болай да күпкә иртәрәк җитлегә. Дөресрәге, җитлектерәләр… Моңарчы мәктәп сәхнәсендә чыгыш ясап йөргән егетне, авылдагы аулагөйләргә генә түгел, күрше авылларга кадәр чакыра башлыйлар. Яшьлек һәр кеше тормышында бер генә килә, аның сугыш китергән хәсрәтләрне азга булса да онытып торасы, уен-көлкегә, җыр-моңга күмеләсе килгән мизгелләре булу гаҗәп түгел. Мәхәббәт тә шулай. Ул да рөхсәтләр сорап килми: ачлыкка, юклыкка, өскә кияр кием булмауга да карамый. Күңелгә үтеп керә дә барысын да оныттыра… Синең өчен тирә-юньдә генә түгел, бөтен дөньяда кадерледән-кадерле бер генә исем кала. 

Галия! Әйе, Газиз өчен ул исем «Галия» була. Иптәшләре белән күрше авылга аулагөйгә баргач, кич утырган җирдә таныша ул аның белән. Газизгә бу вакытта 15 яшь, ә Галиягә инде – 17. Аны бу авылга укытучы итеп җибәргәннәр – әле беренче елын гына укыта. 

Ике йөрәктә дә очкын берьюлы кабынгандырмы, әллә берсеннән икенчесенә күчкәндерме – анысы инде билгесез. Әмма аларның бер-берсен яратулары хак. Ике яшь аермасы әллә ни зур түгел бит ул, аннан сугыш чоры икәнен дә онытмыйк: барлык ир-егетләр фронтта, шуңа күрә Газиз кебекләрнең дә кыз-кыркын арасында дәрәҗәсе югары. 

«Тиздән бергә булабыз, өйләнешәбез», – дип хыяллана алар. Газизгә 17 яшь кенә тулсын да… Никах укылганнан соң, аннары инде армиягә китсәң дә куркыныч түгел. Галия инде синеке булып калачак! Ул көткәндә солдат хезмәте дә тизрәк узачак. Борылышта язмышның нинди сынавы көткәнен икесе дә белми шул алар.

– Галияне әтисе авылларына алып кайтып киткән…

Бу хәбәр Газиз өчен аяз көнне яшен суккандай яңгырагандыр ул чакта. Нигә, ни өчен, ни сәбәпле? Алардан Самара өлкәсенең Мансур авылына кадәр тиз генә барып җитә торган түгел. Нәрсә уйларга, ни булганын аңларга, нидер эшләргә өлгергәнче, хәбәрнең икенчесе килеп ирешә. Аяктан ега торганы.

– Әтисе Галияне кияүгә биргән… Сугыштан кайткан күрше авыл егетенә… 

Булачак кияве белән әтисе арасында барысы да алдан сөйләшенгән булгандыр – болай тиз хәл ителмәс иде.
Бу хәбәрне ишеткәч, Газиз чиргә сабыша. Алай гына да түгел – бөтенләй акылдан шашар дәрәҗәгә җитә. Бар өмет-хыяллар бер мизгел эчендә чәлпәрәмә килә, юкка чыга бит. Яшәүнең мәгънәсе калмый… 

Алга таба атлап китәргә кайлардан, ничек көч алды икән ул – анысын инде белмибез. 

Күпмедер вакыт узгач, авылга кунак кызы килә. Сеңлесенең ахирәте Суфиянең моңарчы да аларга утырмага килгәләгәне була. Әмма күңеле, уе башкада булган Газиз аны «күрми», билгеле. Ә бу юлы килүендә ул аңа сүз куша. Азрак онытылыйм, янган йөрәгемне беразга булса да басыйм диюе булгандыр инде. Тик ахирәте аркылы Газизнең мәхәббәт тарихы белән яхшы таныш булган кыз аның белән аралашудан шунда ук баш тарта. Әмма егет тә аның инде бик акыллы һәм сабыр икәнен аңларга өлгерә. Чибәрлеген дә күрә! Боларга үз сүзендә торасы килү дә өстәлә: тагын бер кыз аңардан баш тартырга шулай төшеп калган егетмени ул?! Ничек инде күзе төшкән икенче кыздан да коры калсын ди?! Ул арада армиягә китәр вакыты да якынлаша: Газиз аннан әйләнеп кайтканчы шундый чибәр Суфияне берсе үзенеке итмәс дип кем әйтә ала? Әйе, көтмәс ул аны, көтмәс… Һәм ул тәвәккәлли! Баскан җирдән ут чыгаручы бик гаярь йөрәкле Искәндәр исемле һәм сабыр, күндәм холыклы Шәмгун атлы ике дусты була аның. Өчәү бергә киңәшеп, план корып, юк сәбәпне бар итеп, Суфияне өеннән чакырып чыгаралар да, көпә-көндез атка салып урлап кайталар. 

Кызлары Гөлия апа сөйли: 
– Ул чакта бит әле солдат хезмәте өч ел була. Әни шул еллар буе «солдатка» исемен күтәрә. Ишле гаиләгә килен хезмәте күрсәтә. Баласы булмагач, аңа үгез җигеп урман ташырга да, җир сөрергә дә туры килә. Без белгәндә әбиебез исән иде әле. Әтинең сугышта үлеп калган абыйсының хатыны – зур апабыз да ике кызы белән бездә тордылар… Әнине дә яратып яшәде әти, әмма Галиясен беркайчан оныта алмаганын барыбыз да белә идек…

Өченче кызы тугач, әтиләре: «Исемен Галия кушабыз!» – ди. Әниләренең каршы төшкәнен хәтерләмиләр, димәк, иренең теләге белән килешкәндер. Күршедә бабаларының сеңлесе – бөтен нәселне барлап торган бик гайрәтле туган апалары була. «Илдә булмаган бу нинди хәл?!» – дип, ул тавыш күтәрә. Исемне үзем кушам, кызыгыз Лилия булыр, ди. Ә аннары «Заһир белән Галия» җыры чыга. 

Йолдызларга йолдыз атылганда, 
Очрашканнар көннәр төн белән. 
Бу дөньяны белгәнемнән алып, 
Синең барлыгыңны мин беләм.

Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева башкарган ул җырны әтиләре тыңлап туя алмый! Аннан үзе әлеге көйне гармунда уйнарга өйрәнә һәм ул азрак кәефләнеп алган саен, өйдә шушы җыр яңгырый: «Син кайда, мин шунда, Галиям…»

Тик йортта әтиләренең бу сәер гадәтенә өйрәнгән өч кыз гына түгел, тагын берәү бар бит әле. Әниләре! Иренең уенда да, телендә дә Галия генә икәнлеген белгән, күргән килеш ул ничек яшәгән соң?! Аның йөрәге моңа ничекләр түзгән? 

Тагын Гөлия апаны тыңлыйк: 
– Әниегез көнләшмәдемени, дисез… Сез алдагы көнне бу сорауны биргәч, төн ката хатирәләр кочагыннан арына алмадым. Кайтып-кайтып уйладым һәм кабат шул фикергә килдем: безнең әни бик акыллы хатын булган! Бөтен ир белән хатын арасындагы кебек, безнең әти белән әни арасында да юктан гына сүзгә килү, үпкәләшүләр була иде, билгеле. Әмма көнләшү аркасында, Галия апаның исеме телгә алынып, өйдә бер тапкыр да тавыш чыкканын хәтерләмим. Ул кызны әнинең бер тапкыр гына күргәне булган. Әтинең сеңлесе безнең әнинең ахирәте булган дип әйткән идем инде: бер тапкыр ул әнине үзләренә аулагөйгә чакыра. Әти дә шул вакыт дуслары белән Галияне һәм Кәримә исемле тагын бер укытучы кызны аулагөйгә алып кайта. «Галия бик чибәр иде», – ди әни… Мөгаен, фотосы әтидә булмагандыр аның, булса, без күргән булыр идек. Кәримә исемле шул укытучы кыз аркылы соңыннан Галия әтигә соңгы хатын тапшырта. «Син бит әле яшь, армиягә барасың да бар. Үз насыйбың табылыр. Ә минем яшем бара, инде кияүгә китәргә кирәк» дигәнрәк сүзләр язылган була анда. Аның юатырга тырышып язган бу юллары аерылышу ачысын көчәйткән генәдер. Әти ул хатны бик озак саклый… 

«Көнләшеп, әтиегезнең дә, үземнең дә җанымны кыйнамадым – андый уйлар белән әрнетмәдем. Яратуым да булгандыр… Ул урлап киткәндә 18 яшемдә генә идем. Аңа кадәр башка берәү белән дә йөрмәдем. Әгәр яратмасам, өч ел буе «солдатка» булып та түзеп яшәп бетә алмас идем. Гомер буе әтиегезне санлап, хөрмәтләп тордым», – ди әни. 

Әтинең үткәннәре белән яшәве әни өчен кулай да булгандыр дип уйлыйм. Ирләр бик исәптә булган еллар иде бит… Әнинең бер ахирәтенең ире, аны дүрт баласы белән калдырып китеп, әллә ничә еллар бер тол хатынга йортка кереп яшәде. Тагын берсенең ире, аны ташлап, икенче хатынга өйләнде, аннан өченчегә… Сугыш елларында, әле яшүсмер генә килеш, җиде класс белеме белән авыл советы секретаре булып торган әти. Армиядән шофер һөнәре алып кайтып, байтак еллар машина йөрткән. Әллә ничә ел ферма мөдире вазыйфасын башкарды. Авылдагы барлык тол хатыннарга бик булыша иде дип, әле дә сөйлиләр. Әмма авыл өстенә бер тапкыр да исеме чыкмаган бит аның! «Нигә көнләшим: өстемнән йөрмәде, битемнән көлмәде. Галияне дә, атаңны да жәлли генә идем», – ди әни.

Суфия апаның көнләшмәвенең, сабырлыгының сәбәпчесе (иң зур сәбәпчесе!) дин булгандыр, мөгаен. 12 яшеннән уразасын калдырмаган, гомер буе биш вакыт намазын укыган ул. Нинди генә мәҗлесләр, туйлар узса да, ул вакытта табын күрке аракы була. Әмма кызлары әниләренең кулына чәркә тотып кунак кыстаганын хәтерләми: туганнарны, Газизе белән кара-каршы басып, җырлап сыйлый торган була ул. Башкалардан аерылып торган алар гаиләсе. Икесе дә укырга яраткан, өйләренә бик күп газета-журналлар алдырганнар. «Коммунист» җурналыннан башлап, әллә ничә төрле татарча-русча газета килгән аларга. «Азат хатын», «Казан утлары» җурналларын да укып барганнар. («Казан утлары»ның бер санында Заһир белән Галия мәхәббәте турында бәян басыла. Әтиләре өчен зур вакыйга була ул! Аны үзе дә укый, кызларына да укыта, хәтта хатынына да укыта.)

Кабат Гөлия апаның хатирәләренә күчәбез:
– Әти бик йомшак күңелле кеше иде безнең. Авыл советы секретаре булып торганда, халыкны көчләп төрле заемнарга яздыру үзәгенә ничек үткәнен ул беркайчан онытмады. Кешелекле, юмарт һәм бик ярдәмчел иде безнең әти. Мал туплауга да артык һәвәс түгел иде. Шуңа да бәлки тормыш дилбегәсен әни үз кулына алгандыр. Аның гел күбрәк булдырасы, яңартасы, төзисе килә иде. Әтине дә үзе артыннан кузгата белә иде ул. Әнинең әти-әнисе, туганнары Стәрлетамакта гомер-гомергә мул тормышта яшәде. Бабай тимер юлда эшләде, ир туганнары паровоз машинистлары иде. Андагы әби дә, әнинең апасы да, киленнәре дә гел мамык шәл бәйләп саттылар. Әби Күмертау аша Оренбургка кадәр шәл мамыгына барып йөри иде. Сораучыларга, туганнарга, дусларга әни алардан шәлләр алып кайтып сатты. Бераз булса да үзенә дә файдасы калгандыр инде… 

Бер елны чөгендердән уңышны күп алгач, әнинең фотосын «Мактау тактасы»на куйганнар. Ләкин соңрак, хатының спекуляция белән шөгыльләнә дип, әтине партия җыелышында бик каты сүгеп, әнинең фотосын «Мактау тактасы»ннан алганнар. Әти шул фотоны алып кайтып әнигә тоттырды да: «Спекулянт исеме күтәрәсең бит хәзер. Туктаткан бул бу гамәлеңне», – диде. Әнинең әллә ни исе китмәде бугай. «Ярар, «Почет тактасы»ннан барыбер икенче елга алып аталар иде инде ул фотоны. Ичмасам, сервантта истәлек булып торыр», – диде. Чынлап та, ул фото бик күп еллар сакланды бездә. Ә «Мактау такта»сына берничә елдан сурәтен барыбер куйдылар аның. Анысы – яшь бозаулар тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен иде. Ул чактагы совхоз директоры әнинең хезмәтен күрә белде, гел югары бәяләде – әни алдынгылар исемлегендә йөрде… 

Күп итеп терлек асрап, бакча тутырып суган үстереп сатып, авылда беренчеләрдән булып бишекле мотоцикллы булалар, аннары башта «Запорожец», соңрак өр-яңа «Нива» машинасы алалар. Таштан зур йорт салып керәләр. Кызларына да гел булышып торалар.   

Сүз башыннан читкәрәк киттек. Галия! Ул бит һаман да бар, ул бит әле һаман да йөрәктә! 

Менә шулай матур гына, тыныч кына яшәп ятканда бер якын туганнарының оныгы Самара өлкәсенең Мансур авылына килен булып төшә. Мансурга – Галиянең туган авылына… Башка туганнар белән бергә, Газиз белән Суфия дә парлашып туйга китәләр. 

Туйның икенче көнендә Газиз хатынына:
– Галия кияүгә чыккан авыл моннан ерак түгел икән… Барып күреп кайтыйм әле? – ди.
– Бар шул, күреп кайт – күңелеңне бастыр. Күпме болай газапланып яшәргә була?! – ди Суфиясе. 

Кодаларның бер туганы белән машинага утырып чыгып китәләр. Әмма исән чакта кабат очрашулар язмаган икән аларга. Галиянең вафатыннан соң кырык көн генә узган була әле… Газизнең кемлеген, кайдан килгәнлеген белгәч, Галиянең ике тамчы су кебек үзенә охшаган кызы елап ук җибәрә. «Әнием сезне гомер буе күрәсе килеп яшәде… Беркайчан онытмады… Гел сагынып сөйләде», – ди ул. Каберен үз күзләрем белән күреп, салкын туфрагын булса да учыма алып салыйм дигән Газизне ияртеп зиратка да алып бара… 

Туй узган йортка кире әйләнеп кайтканда, ирнең йөзеннән нур качкан була, ул ничектер кинәт сүлпәнәеп кала – дөньядан гаме киткәндәй тоела. Шул кичне туйда «Заһир белән Галия» җырын җырлаталар аңардан. Бу кадәр дә моңлы итеп, үзәк-бәгырьләргә үтәрлек итеп җырлаганы булмый әле Газизнең. Кунаклар шаулатып кул чабалар, тагын-тагын җырлавын сорыйлар. Ялындырмый гармунчы – бер ноктага төбәлә дә, кабат шул ук көйне башлый… Аның хәлен, бу мизгелләрдә ниләр кичерүен үзеннән кала, табында берәү генә аңлый. Суфиясе… 

– «Ул кичне миңа да бик авыр булды…» – дип сөйли әни. Аның белән барысын да яңадан искә төшереп утырдык әле. Галияне эзләп барганда әтигә 65 яшь булган икән… 

Ә мәхәббәт чынлап та бар ул! Әгәр бер мавыгу гына булса, гап-гади авыл кешесе булган әтиебезгә шушындый олы тойгылар, хис-кичерешләр кайдан килер иде икән?! Галиянең инде исән түгеллеген белгәннән соң, бар калебе белән дин юлына басуы, догалар, намазлар аша җанына тынычлык табуы да мәхәббәт белән бәйледер. 78 яшендә авырып китте дә, бик каты газапланмыйча гына, дөнья белән алыш-бирешен өзеп, әтиебез бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын…

Гөлия апа белән килешәм: мәхәббәт бар, һәм ул гомерләрдән озынрак. Шулай булмаса, бу тарих безгә килеп ирешер идемени?!

Гөлнур САФИУЛЛИНА