Домой Спорт «Ак Барс» хоккейчылары, Владивостокта җиңеп, плей-оффның өченче этабына үтте

«Ак Барс» хоккейчылары, Владивостокта җиңеп, плей-оффның өченче этабына үтте

0
«Ак Барс» хоккейчылары, Владивостокта җиңеп, плей-оффның өченче этабына үтте

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Адмирал»ны 1:3 исәбенә отты һәм плей-оффның өченче этабына үтте. Казан командасы Гагарин кубогы өчен көрәшне дәвам итә.

Уен Владивостокның «Фетисов Арена» боз сараенда узды.

  • Казанның «Ак Барс» командасы Владивостокның «Адмирал»ы белән плей-оффның икенче этабында дүрт җиңүгә кадәр көрәште. «Адмирал» ике уенда җиңгән иде. «Ак Барс» бүген дүртенче уенда җиңде. Моңа хәтле беренче этапта «Ак Барс» Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккейчыларын, ә «Адмирал» Уфаның «Салават Юлаев»ын җиңеп алга үткән иде.

Беренче период. Өченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне ачты (0:1). Сигезенче минутта Никита Дыняк «Адмирал» капкасына тагын бер гол кертте (0:2).

Икенче период. Өченче минутта Никита Дыняк, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (0:3). Алтынчы минутта «Адмирал» һөҗүмчесе Николай