«Ак Барс Питрәч» ширкәте директоры: «Авыл яшәсен өчен бары тик эшләргә генә кирәк»

0
21

Кайчандыр Володя Ульянов сөргендә булган Ленино-Кокушкино якларын урап кайттык әле. Биредә күптән булган юк иде. Колхоз-совхозлар таркалса да, шәбәйгән бу яклар. Авыллар төзек, матур икән, бу инде хуҗалар, дөресрәге, бу якларда хуҗалык алып барган, авылларны карап тоткан кешеләр әйбәт дигән сүз. Без шулар белән танышырга килгән идек тә.

Кайчандыр монда «Ленино-Кокушкино» совхозы иде, аннан соң ул «ООО»га әйләнде. Төрләнә торгач, бүген инде җиде авыл кергән «Ак Барс Питрәч» ширкәте дип атала.

Сүз уңаеннан әйтик әле, Казан ханлыгы чорында Кокушкино Яңа Сала дип аталган. Исеменнән күренгәнчә, монда безнең бабайлар яшәгән. Ширкәт директоры Радик Зиннәтов әйтүенчә, бүген Кокушкинода җирле халык юк, бөтенесе – килгән кешеләр. Радик Зиннәтовның әти-әнисе дә монда Теләче районыннан килгәннәр. Ширкәттә  эшләүчеләр арасында Балык Бистәсеннән, Апас, Казаннан килеп эшләүчеләр дә шактый. Казан якын булгач, халык бәхет эзләп шунда китә ди. «Питрәч кайда, Питрәч кайда, Питрәч Казан ягында…» – дип җырлый-җырлый, туган якларын сагынып берничә ел яшәгәч, кире кайта икән үзе, әмма, алар кайтуга, эш урыннары беткән була. Шулай да эшлим дигән кешегә эш табалар. Башта Радик Зиннәтов аларга «мораль укып» ала икән. «Йә, менә син өч-дүрт ел читтә йөрдең, бәхет таптыңмы?» – дип сорый икән дә, «бәхет эзләүче» «өч-дүрт ел гомерем бушка узган икән» дип әйтеп  әйтә ди.

Язгы чәчү һәм урып-җыю вакытында «Ак Барс Питрәч»тә эшләүчеләр саны 500гә җитә. Әйбәт түлиләр. Җәй айларында, мәсәлән, механизаторлар аена 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала, ә кышын – кырык меңнәр тирәсе. Әмма бездә яшьләрне барыбер шәһәр тарта шул әле. «Казанда яшим» дигән сүзләр үзләре үк кешенең югары статусын билгели кебек. «Ак Барс Питрәч» ширкәте кадрларга алай кытлык кичерми үзе, әмма эшкә килгән белгечләр өчен йортлар салып, аларны монда калырга кызыктыралар. Ике фатирлы йорттан да, бер фатирлысыннан да 120 кв метрлы торак бирәләр. Торак өчен түләү – шалкан бәясе, ә 15 елдан бөтенләй үзеңә кала. Моның төбендә авылны бетермәү сәясәте дә ята. Радик Зиннәтов авылны бетерүне зур җинаятькә тиңли. «Испаниядә, Италиядә булганым бар. Тау-таш өстендә көнбагыш үстерәләр. Монда кайткач елыйсылар килде, без байлык өстеннән таптап йөрибез икән», – ди ул.

Туган җирнең кадерен белү өчен бөтен кешене Испаниягә, Италиягә алып барып кайтып булмый. Бу ширкәттәге эшләр турында гына сөйләсәк тә, гыйбрәт алырлыклар шактый. Хуҗалык бүген тәүлеккә 40 тонна сөт җитештерә. Моңа терлекчелек һәм игенчелектән кергән табышны да өстәргә кирәк. Бөртекле культуралардан югары уңыш алып киләләр. Елы ничек килүгә карамастан бу!

Мәсәлән, бернинди химия кулланмыйча, органик ашлама кертеп көзге бодайның гектарыннан 47 центнер уңыш алып кара әле син! Радик игенчелектә әллә ни мөгез чыгарасы юк, дип саный. Дөрес чәчү әйләнешен генә сакларга кирәк. Чәчүлек җирләренең 25 процентын ел саен пар җире итеп калдыралар. Ә иң кулай алымы – тавык тизәге. Бөтен химияне алыштыра, тагы да әйбәте – җирне тукландыра. Тик җиргә керткәнче тавык тизәген ярты ел черетергә кирәк икән. Ә инде химикатлар кулланырга теләсәң, мәсәлән, бу ширкәтнең 27 мең гектар җиренә 50 миллион сумлык гербицид, пестицидлар алырга кирәк. «Әле сиңа нәрсә саталар бит!» – дип шикләнеп тә куйды директор. Кыскасы, алар әкрен генә, ипләп кенә экологик чиста продукция җитештерү юлыннан атлап баралар. Әле техник культуралар: майлы әче торма, җитен, ак һәм сары горчица үстереп Европа  илләренә дә озаталар икән.

Радик Зиннәтовның «Нива»сына утырып күрше авылдагы хуҗалыкларны да урап кайттык. Терлекләр өчен тораклар әллә ни кыландырып төзелмәгән. Зур мегафермалар турында хыялланмыйлар да. Иң әһәмиятлесе, һәр авылда эшлим дигән кешегә эш бар. Һәм авыл кешесе һәр нәрсәдә ширкәтнең ярдәмен тоеп яши. Авылларда мәчетләр төзекләндерелә, чишмәләр яңартыла. Инде менә мөселман зиратын тәртипкә китерергә җыеналар.

«Ак Барс Питрәч» бер көнлек шатлык белән генә яшәргә өйрәнмәгән. Юкса бар нәрсә җитеш, эш җайга салынган кебек. Әмма директорның күңеле һәрвакыт кыбырсып тора. Бүген тәүлеккә һәр сыердан 30 литр сөт саву аның өчен аз. «Бер сыердан моңарчы елга 8200 литр сава идек, быел 8600гә җиткерергә исәп. Җыелган ашлыкны саклау урыннары җитми, хәзергә 30 мең тонна урнаштыра алабыз. Аларны элеваторда саклаганчы үзеңдә тотып әкренләп-әкренләп сату яхшы…» Шулай сөйләнә-сөйләнә безне үз хуҗалыгы белән таныштырып йөрде ул. Әле атлар да асрыйлар икән. Үзе әйтмешли, «колхоз атлары» да, токымлы чабышкылар да бар. Берсе 2012 елны Россия Президенты призына узган ярышларда беренче урынны алган. Хәзер инде чапмый, ягъни нәсел яңарту өчен тәрбиядә генә тоталар.

Радик Зиннәтов үзе дә ярышка чыгарга җыенган ат кебек биеп кенә тора. Чаңгыда чаба, волейбол, хоккей уйный икән. Көн саен 6–7 чакрым араны җәяү йөреп кайта. Адәм чыдамаслык эссе булса да, ачуым килмәгәе «күктән таш яуса да» җәяүле сәфәрен калдырмый. «Миңа авырлыкларны җиңү килешә», – ди. Әйтәм аны бер дә зарланмады. Зарлану урынына эшлисе эшләр турында рухланып сөйләде ул. Теле дә матур, саф татарча, җөмләләр төзек. Комплимент ясагач: «Мин татар бит!» – дип кенә куя. Бөтен татар шулай дисен иде ул! Бөтенесе авылны бетерүне җинаять санасын иде. Һәм Радик Зиннәтов кебек: «Авыл яшәсен өчен бары тик эшләргә генә кирәк!» – дисен иде. Хуҗалык бүген елына 110 миллион салым гына түли. Хезмәт хакларын әйттек инде. Фермада сыер савуга чират икәне турында гына язмадык. Яшьләр дә кызганыч, өлкәннәр дә дип, җитәкчелек озак еллар эшләп картайганнарны да «лаеклы ял»га куып чыгармый икән. Теләгең бар – эшлә! Өлкән яшьтәгеләргә эшне җиңеләйтү өчен ике смена булдырганнар.

Тагын нәрсә язмадык әле? Әйе, чишмәләр турында. Алар да ширкәт ярдәме белән авыл күрке булырдай итеп эшләнгән, нәкъ сәнгать әсәре инде менә! Исемнәре дә матур: «Апакай» чишмәсе, «Ярдәм» чишмәсе… Авыз тутырып әйтәсе генә килеп тора. Сулары тәмле, шифалы. Су юлын ачу, чишмәләрне карап тору элек-электән изге эш саналган һәм халык аларга чишмәне карап торган кеше исемен биргән. Чишмә – тереклек башы, олы дәрьялар башы. Олы эшләр дә кечкенә эшләрдән башлана.

«Ак Барс Питрәч»тә шулар рәтенә керә кебек. Кайчандыр совхозга, аннан соң «Питрәч кошчылык фабрикасы»на  да кушылып алган, аннан соң холдинг компаниясенә дә кереп яшәгән, 2011 елда аерылып чыгып, куәт алган бу ширкәт – бүген авыл хуҗалыгын  әйдәп баручыларның берсе. Районда җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 60 проценты аның өлеше икән. Радик Зиннәтовтан шушы санны ишеткәч: «Әгәр исән булса, бу галәмәтләргә Ленин үзе дә шаккатыр иде», – дип икебез дә елмаешып куйдык.

Риман Гыйлемханов

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here