Узган баш көнне Мәчәләй авылындагы Ак чишмәдә зур мәҗлес узды. Бу көн авылыбыз өчен чын бәйрәмгә әверелде — ике ел элек үлән арасыннан эзләп тә табалмаслык чишмә бүген матур, төзек һәм истәлекле урынга әйләнде.

Чишмә тирәсен төзекләндерү эшләре тулысынча бетте. Аллага шөкер, чишмә буе бик матур килеп чыкты. Бу тагын бер Мәчәләй авылыбызның матур урыны булды. Ике ел элек кенә үлән арасыннан күренмәгән чишмәгә яңа тормыш бирелде, һәм бүген ул авылдашларны куандыра.
Бу эштә бик күп кеше катнашты. Барча булышучыларга һәм садака бирүчеләргә зур рәхмәт белдерәбез.
Аерым әйтеп китәсе килә: Шамиль абый Субеев беседканы матур булдыру өчен күп көч куйды. Аңа сварка эшләре белән Халит Абдрахманов булышты. Беседка чын шедевр булып чыкты, дип әйтеп була.

Мәҗлескә Мәчәләй (Мочалеевка) авылындагы 4 мәчетнең имамнары, авылдашлар һәм булышучылар килде. 45 кешедән артык кеше җыелып хәтем укыдылар, догалар кылып әби-бабаларыбызга багышладылар. Барча булышучыларга исәнлек-саулык, бәхетле тормышлар, бәрәкатьле эшләр һәм имин тормыш теләделәр.

Чишмәбез һәм аны төзегәннәр озын гомерле булсын, чишмә сулары шифалы булсын, озын еллар авылдашларны куандырып торсын! Бу җирне карарга һәм сакларга кирәк, дип әйттеләр барысы да.
Мәҗлескә Наиль Субеев садака итеп сарык ите тапшырды. Ашлары һәм пловы бик тәмле булды. Ходай аңа һәм гаиләсенә әҗер-саваплар насыйп итсен!
Шулай ук садакадан өстәлгә ризыклар алган 4 бригад оч кызыбыз гаиләсе белән — зур рәхмәт яусын! Килүче кунаклар һәм мәчетләр садакалар китергәннәр, апалар пироглар салып китергәннәр. Барыгызга да Ходайның рәхмәтләре булсын!

Авылдашлар, Мәчәләй авылындагы Ак чишмә — бергәләп эшләгән эш. Бергәләп кенә шундый матурлык туа. Чәчәк атсын авылыбыз, матурайсын, зурайсын, мәңге яшәсен!

Әлеге мәкалә Мәчәләй авылдашларының бергәләп башкарган изге эшенә багышлана. Ак чишмә — бердәмлекнең һәм туган якка мәхәббәтнең символы булып кала бирәчәк.
Зульфия Таштабанова