Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте.
–Безнең мәркәзебез – Казаныбыз бар, Җөмһүриятебез бар. Ул һәрвакытта да безне чакырып, көтеп тора. Бәйгебез Республика көнендә, Казан көнендә үтә. Туган көнендә шулай милләттәшләр җыелып, үзебезнең гореф-гадәтләр нигезендә җыр, бию һәм моң аша тәбрикләү дә бик мөһим. Һәрбер килгән коллективка, кешегә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә!, – диде ул һәм бәйрәм кунаклары белән бергә “Туган тел” җырын башкарды.
Алга таба Милли Шура рәисе Дәүләт бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.
«Уйнагыз, гармуннар!» беренче мәртәбә 1985 елда үткәрелде, шуннан бирле ел саен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән гармунчылар җыя. Декларация кабул ителү һәм Татарстан Республикасы Көнен билгеләү уңаеннан фестиваль 30 августта уздырыла башлады. Традицион бәйрәмне уздыру тәртибе дә сакланган. Һәм бу ел искәрмә булмады, башкалада халык күңел ачу программасы әзерләнде.
“Ак каен” халык фольклор ансамбле 28-30 август көннәрендә Казан һәм Чистай шәһәрләрендә кунак булып кайтты.
Бөтенроссия фольклор фестивале “Түгәрәк уен” һәм “Уйнагыз гармуннар” фестиваленда катнашып лауреат исеменә лаек булдылар.
“Бик зур рәхмәтебезне белдерәбез оештыручыларга – Бөтендөнья татар конгрессына һәм узебезнең Камышлы районы администрация башлыгы Багаутдинов Рафаэль Камиловичка” – Айгуль Галиуллина язган.