Домой Главные новости Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов: Бер татарны да югалтмасак иде

Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов: Бер татарны да югалтмасак иде

0
Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов: Бер татарны да югалтмасак иде

Теләчедә Аксакаллар Шурасы утырышы узды.

Теләчедә Татарстан Аксакаллар Шурасы утырышында Шура рәисе Айрат хәзрәт Әюпов үзенең чыгышында оешманың эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук Шура рәисе 2020 елда буласы иң үзенчәлекле даталар уңаеннан үткәреләсе эш планы белән дә таныштырды. Халык санын алу мәсьәләсенә килгәндә, ул: «Бер татарны да югалтмасак иде», — диде.

Шулай ук ул быелгы Бөек Ватан сугышның 75 еллыгы уңаеннан үткәреләсе чараларга бик җитди карарга чакырды.

«2012 елда очрашуларга 150 ветеран килгән булса, 2018 елда аларның сафы азайган иде — бары тик 39 ветеран гына бәйрәм чараларында катнаша алды. Алар бу дөньядан китеп бара. Бөек Җиңүгә багышланган чараларны чын мәгънәсендә көчле итеп үткәрергә тиешбез», — диде хәзрәт.

«Беренче октябрьдән беренче ноябрьгә кадәр халык санын алу булачак. Без дә бөтен көчебезне куеп, милләтебез хакына әлеге юнәлештә аңлату эше алып барырга тиеш», — дип сөйләде хәзрәт.

«Безнең керәшеннәребез бар. Аларга хөрмәтем зур, чөнки алар да татар телебезне саклый. Рус сүзләрен кулланмыйча, матур итеп татар телендә сөйләшәләр. Үзләрен татар яисә керәшен татары дип атасыннар иде», — дип теләген җиткерде Айрат хәзрәт Әюпов. 42 фотоАксакаллар Шурасының чираттагы еллык хисап җыелышы ( Тюлячи )

Алинә Айдарова

tatar-inform