Домой Главные новости В стране и мире АКШта яшәүче Әтнә егете: «Өчпочмакны үзем дә пешерәм, Нью-Йоркта да сатып алырга мөмкин»

АКШта яшәүче Әтнә егете: «Өчпочмакны үзем дә пешерәм, Нью-Йоркта да сатып алырга мөмкин»

0
АКШта яшәүче Әтнә егете: «Өчпочмакны үзем дә пешерәм, Нью-Йоркта да сатып алырга мөмкин»

Иделне  океангабәлешне бургерга алмаштырганӘтнә егете Илназ Шәйдуллин инде бер елга якын Америка Кушма Штатларында яшиАлмаштырган диюебез  шаяруәлбәттәЕгет чит илдә торса дататарчасын онытмыймилли ризыклар да пешерәтатар әдәбиятын да кулыннан төшерми.

 Чит илгә китәргә ни этәрде синеИлназБалачак хыялыңмы бу?

– Менә шушы көнне, шушы вакытта Америкага китәм, дигәнем булмады. Хыял – бер нәрсә, аларны чынбарлык итәргә кирәк. 2 нче курста чакта Work and Travel дигән программа белән 2017 елның җәендә Колорадо штатындагы Денвер шәһәрендә яшәп карадым. Анда эшләдем дә. Бик тә каласым килде! Бу урынны бик ошаттым. Әмма, Казан укуны тәмамларга кирәктер инде, дидем дә кайттым. 2018 елда яңадан виза алдым, акча җыйдым, әзерләндем, Америкада эш урыны эзләдем. 2020 ел башында пандемия башланды бит, китеп булмады. Узган елның июнь аенда энем дә Америкага очты. Ул миңа кемнеңдер Америкага туристик виза белән дә килә алганын әйтте. Бу хәбәрне ишеткәннән соң, тәүлек буе мәгълүмат эзләдем һәм Америкага очып буласына инандым. Тик Мәскәүдән туры рейслар булмады, бары Истанбул аша Нью-Йоркка очу мөмкин иде. 12 августта – Нью-Йоркта, ә киләсе көнне Нью-Джерси штатында идем. Хәзер Вайлдвудта торам, Кейп-Мей шәһәрендә кунакханәдә эшлим. Һәр көнем рәхәт уза, һәр көнем белән канәгать. Бер мизгелгә дә үкенгәнем булмады.

 Чит илгә аяк баскач таиң беренче уй нинди иде?

– 2017 елдагы килүемдә башымда нинди уйлар булгандыр, әйтеп бирә алмыйм. Шатланганмын, билгеле. Ә менә бу юлы куркыныч иде. Кире борып җибәрүләре мөмкин иде чөнки. Нью-Йоркка килеп төшкәч тә, таможня узасы бар бит әле, тикшерәләр, менә шуннан мине үткәрмәсләр кебек тоелды. Шул куркытты. Таможняны узгач, әйләнә-тирәдә кеше барлыгына да карамадым: «Ура, мин килдем!» – дип кычкырдым.

 АКШ белән Татарстанны чагыштыр әле.

– Безнең авылда кешеләр ачылып китеп сөйләшә, кеше белән исәнләшү – гадәти күренеш. Америкада да шулай ук. Барган бер кешегә сәлам бирсәң, ул да сиңа җавап кайтара. Менә шул ягы охшаш. «Үзәккә төшеп менәм», «Монда төшеп барам» дип сөйләшәбез бит әле татарча – Америкада да шундыйрак сөйләм. Урыс телендә ерак юлга чыгуны «спуститься» дип сөйләшмибез бит. Татарстан кешесе булуымны, кызыксынсалар, аңлатам. Татар милләтеннән икәнемне әйтәм. Ә, гадәттә, үземне Россия гражданины дип тәкъдим итәм. Аннан, Россиядә нинди күренештер – белмим, Америкада вакцинацияне халыкның 1/3е үтте. Мин әле кадатмадым, ләкин җыенам.

 Татар ашлары сагындырадыр инде…

 Әлбәттә! Татар ашлары сагындыра. Өчпочмакны, ярар инде, үзем дә пешерәм, Нью-Йоркта да сатып алырга мөмкин. Әни пешергән өй бәлешенә берни тиң түгел! Аңа якын торган ризык та юк монда. Әмма ризыкка гына кызыгып, яңадан кире кайтырмын дип уйламыйм (көлә).

 Читтә татарчаны саклап калу мөмкин хәлме?

– Әлбәттә, мөмкин. Туганнар, әти-әни белән татарча сөйләшәм, интернетта аралашабыз. Әле менә Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» дигән китабын укыйм. Дус-ишләр белән татарча сөйләшәм. Телне онытам дигән курку юк.

Чулпан Гарифуллина