Домой Жизнь татар Активист Рамай Юлдаш ВКонтактедагы язмасы өчен башкорт халкына карата нәфрәт уятуда гәепләнә

Активист Рамай Юлдаш ВКонтактедагы язмасы өчен башкорт халкына карата нәфрәт уятуда гәепләнә

0
Активист Рамай Юлдаш ВКонтактедагы язмасы өчен башкорт халкына карата нәфрәт уятуда гәепләнә

Активистка штраф, йә булмаса 15 тәүлек сак астына алу, яки мәҗбүри эш җәзасы бирелергә мөмкин.

25 гыйнвар Мари Илендә яшәүче татар активисты Рамай Юлдашны прокуратурага чакырганнар. Аңа административ эш ачу турында карар тапшырылган. Эш 30 октябрь ВКонтакте челтәрендә бастырган язмасы өчен башкорт халкына каршы нәфрәт уяту турында ачылган. Бу турыда Рамай Юлдаш Азатлыкка үзе хәбәр итте.

Прокуратура документында әйтелгәнчә, Вконтактедагы постта башкорт милли хәрәкәте вәкилләре татар телен кысрыклауда гаепләнә.

“Башкортлар нишли? Башкорт элитасыннан беркем дә, беркайчан да татарларның башкортлар белән тигез хокуклы булуларын яклап чыкмады. Алар барысы да татар теленең башкорт теле белән тигез хокуклы булуына, татар теленең дәүләт теле статусына каршы чыга. Бу Башкортстанның татар телле халкы саны башкорт телле халкыннан ике тапкыр артыграк булуына карамастан эшләнә” диелгән ул постта.

Башкорт милли активистларының татар әдәби теле нигезендә яткан урта диалектын “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты” дип атавы да искәртелә.

“Бу ни дигән сүз? Димәк, башкортлар татарларга дус халык булырга теләми. Башкортларны берничек тә татарларның туганнары дип атап булмый” диелгән язмада.

Башкорт милләтчеләренең гамәлләренә җавап итеп, татарлар “татар-башкорт” дигән атамалардан баш тартырга тиеш дип саный пост авторы.

Татарлар башкортларны “туганнар” дип атаудан туктарга, “татар-башкорт” атамасы белән иҗтимагый оешмалар, клублар, түгәрәкләр ачмаска, булганнарын да “татар оешмасы” дип кенә атый башларга тәкъдим итә. Бу оешмаларда эшчәнлек татарлык юнәлешендә генә булырга, ә башкортлар бу оешмаларда татарларның бер өлеше буларак кына каралырга тиеш дип белдерелә.

Моннан тыш, “бүгенгә кадәр ялгыш рәвештә башкортныкы дип аталган” төньяк, төньяк-көнбатыш, көнбатыш ыруларын ачык төстә “татарныкы” дип атый башларга кирәк дигән автор.

Рамай Юлдаш әлеге постны мин язмадым, башка бер социаль челтәрдән күчереп куйган идем диде. Әлеге вакытта язма алып куелган. Азатлык ачыклавынча, мондый эчтәлектәге пост Facebookтагы бер төркемдә бар.

Активистның мәхкәмәсе 26 гыйнвар узачак. Әлеге маддә нигезендә аңа 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф, я булмаса 15 тәүлек сак астына алу, яки мәҗбүри эш җәзасы каралган.

Рамай Юлдаш – татар активисты, Мари Илендәге татар мәдәнияте үзәге методисты, “Рәйхан” фольклор ансамбле артисты.

azatliq