“Алар Чакрабортига бу чирне махсус йоктырган!”

0
153

Ике айдан 70 яшен каршыларга җыенган Чакроборти да коронавирус йоктырган, ди…

Моңарчы укып барган яңалыкларның берсе дә бу кадәрле тәэсир итмәгән иде. Көн саен ишетеп, укып торгач, тире калыная башлый инде ул… Әмма монысы аяз күкне яшен яшьнәгәннән, кыш уртасында күк күкрәгәннән дә болайрак тәэсир итте. Йөрәгемне ак кәгазь чите белән кисеп җибәрделәр диярсең… Ничек алай? Минем беренче һәм гомерлек мәхәббәткәемә бу мәкерле вирус кайдан килеп эләккән? Өер-өер урам бандитларын да, аяк бармакларына кадәр коралланган мафияне дә бер үзе җиңеп, изгелекнең һәрвакыт явызлыктан өстен булуын исбатлап килде бит ул. Менә әле дә бу коронавирус дигәнен ниндидер бик нык тирәндә яшеренеп ятучы мафия уйлап чыгарган дигән имеш-мимеш сүзләр йөри. Аны фаш итми торып, дөньяга җан тынычлыгын кайтарып булмый диләр. Ә моны кем эшли ала? Булдыра алса, шул Митхун булдырыр. Туктагыз әле!.. Моны мин – гади авыл хатыны беләм икән – димәк мафия башлыклары да белә. Димәк… Алар Чакрабортига бу чирне махсус йоктырган! Әйе, әйе, нәкъ шулай булырга тиеш. Ә аның якыннары моны белән микән? Бәлки алар да мафия белән бер уйдадыр? Коткарырга, ничек тә булса Митхунны коткарырга кирәк. Ул үз чиратында, кешелекне коткарыр.  

Шушы уйлар белән йокларга яткан җиремнән сикереп тордым да, кызу-кызу җыена башладым. Иң авыры чикләрне үтү: илдән чыгармыйлар, Һиндстанга кертмиләр. Әгәр син шул илнеке булмасаң… Уйларым чаба, алардан алда кулларым ашыга. Тәрәзәмнән былтыр җәй генә алып элгән шторамны тартып төшердем дә уранып куйдым, сумкамда яткан кып-кызыл иннекне алып ике каш арасына төрттем. Һинд кызларыннан кимме әллә?! Чәчләрем куе, кара минем. Әнкәй ягыннан нәселдән шулай килә. Ә әткәй ягыннан барысының да чәче сибелеп киткән сары ефәк. Җыеп тотсаң, камыт энәсенең күзенә кертерлек куелыкта, җитмәсә. Шуңа күрә чәчемә ишарәләп, әткәйнең “син безнең бала түгелдер” дип шаярткалаган чагы күп булды. Тоттым да туп-туры аңа киттем. Керә-керешли телефон диктофонын кабыздым. “Синең мине үрти торган гомерлек без мәзәгең бар иде, вакыты җитте, әйт шуны!”- дим. Әйт дигәч, әйтте инде. Сүзләрен яздырып кесәгә тыктым да, кибеттән алып килгән азык-төлекне өстәленә тездем. “Менә, әткәй, монда ким дигәндә бер айга җитәрлек ризык. Ә мин көрәшкә китәм, – дим.- Мәхәббәтемне коткарырга кирәк!” Әткәй башта ден каршы булды. Бары тик янына утырып, Чакраборти гына кешелекне шушы коронавирус тоткынлыгыннан коткара ала дип аңлаткач, күнде. Ни дисәң дә, экран аша булса да күргән-белгән кешесе бит. Аннары өйдә ялгызы бикләнеп ятудан гарык булды инде ул. Уң яктагы күршесенә кереп китүе була, сул яктагысы силсәвитнең телефон номерын җыя. Анысына керсә, уң яктагысы “чага”. Шуңа күрә урам капкасыннан аяк атласым юк, дип өйдә генә ята. Түз, әткәем, күп калмады, дип аркасыннан сөйдем дә, кешелекне коткарасы суперменым-Митхунымны азат итәргә дип чыгып киттем.  

Нәкъ мин көткәнчә, аэропорт ишек алдында ук битлек кигән хокук сакчылары: “Үзизоляцияне тәртибен бозып, кайда юлландыгыз?”- дип каршы алды.  

Минем җавабым әзер иде – бер сүз дә әйтеп тормыйча елап җибәрдем. Мышык-мышык килеп, кичә генә үземне тәрбиягә алуларын белүем, ә чынлыкта мин Һиндстанда туган игезәк кызларның берсе булырга тиешмен дип сөйләдем. Миңа кичекмәстән шуны ачыклап кайтырга кирәк дидем. Диктофонга яздырылган әткәйнең сүзләрен тыңлаттым. Сул аягымның чәнти бармагындагы миңемне күрсәттем. “Нәкъ шундый миң игезәк сыңарымда да булырга тиеш. Мин аны эзләп табарга булырчы. Бу әнкәемнең соңгы васыяте. Аны үтәми мин коронавируслы заманда тыныч кына яши алмыйм!” дидем. И, түктем күз яшьләремне, и еладым. Өч кульяулык чылатсам чылаттым, әмма дә ләкин үз дигәнемә ирештем – Һиндстандагы үзебезнең туристларны алырга баручы самолетка утырып очтым.  

Теге якта да шундый ук битлеклеләр көтеп тора иде. Илләренә кертмичә кире борсалар нишләрмен дигән уйдан йөрәгем дерелдәсә дә, аякларым алга атлады. Шул ук әкиятне сөйләп, шул ук миңемне күрсәттем һәм… үземнең игезәк сыңарымны таптым. Документларымны тикшерүче кызның да нәкъ шул бармагында миңе бар икән! Тотынды мине кочаклап еларга! “Әни сөенер инде! Белмәгәндер ул игезәкләр тапканын” ди… Нишләмәк кирәк? Кушылып елаган булдым инде. Аннан соң Митхунның нинди бәлагә таруы хакында сөйләп бирдем. Туган булсаң, туган бул, ярдәм ит, мин аны андый хәлдә калдыра алмыйм, дидем. Туганлык хисләре – изге! Яңа “игезәк сыңарым” да үтенечемә каршы килмәде, үз бәйләнешләре аша Митхун яткан дәваханәне эзләп тапты да ишек төбенә кадәр илтеп куйды. “Ары таба үзеңә генә барырга туры килер инде. Безгә ярамый”, -диде. Сүзсез генә баш кагып, запас ишеккә таба атладым. Миңа иң мөһиме, табиб киемен табу иде. Ә мәҗбүри рәвештә битлек кигәч, йөзеңне танырлар дип куркасы юк. Ничә чакрымнар үтеп, күпме киртәләр аша узып монда килеп җиткәч, шул бер кием генә мине туктатып кала аламы? Юк, билгеле. Киемен дә, Митхун яткан палатаны да таптым. Укол кадарга барган табиб булып кыланып инде янына кереп җиттем генә дигәндә… каршыга бөтен Һиндстанны өркетеп тоткан шар күзле бандит килеп чыкмасынмы?! Сез дә беләсез аны! Теге ачуын чыгарсаң, орбитасын югалткан бәбәкләрен кып-кызыл кан баса бит… Аны күрү белән шикләнүләрем юкка булмаганлыгын аңладым. Бик сак кыландым, ул күрмәгәндә шәүлә кебек кенә үтеп палатага кердем. Мине күргәч, Митхун бәгырькәем дә аптырап китте. Сез кем, ди?  

-Мин сине коткарырга килдем,- дим елмаеп.  

– Ничек бирегә үтеп керә алдыгыз?- ди.  

Тагын да киңрәк елмаям.  

-И, йөрәк маем, мин әйтәм, син татар хатыннарын белмисең шул. Алар чабып барган атны гына туктатып калмый, чабып килгән сыерыңны савып та бирә ала, – дим.  

Күзләренә яшь тулды. И, бигрәк күңелләрне кылҗы-мылҗы китерә инде аның ихлас елаулары… Куе кара чәчләреннән сыйпый-сыйпый юатырга теләп, кулымны суздым. Ә ул һаман елый.  

-Сыер савасыңмы?- ди.  

-Савам, сыерын да савам, елама, барысы да әйбәт булыр,- дим.  

Ә ул һаман:  

-Сыерны кайчан савасың?- ди.  

-Савармын! Ник бәйләндең шул сыерга?- дим.  

-Бәй, саугач, тор! Нишләп һаман җәелеп ятасың!- дип кычкырып җибәрмәсенме?!

  Куркуымнан сикереп торганымны сизми дә калдым. Каршымда Гималай тавы чаклы зур корсагын кашып, юа-юа уңып беткән ромашкалы “семейный” турсигыннан гына ирем басып тора иде.  

Эх, мин әйтәм, Митхунның чәчкәйләреннән бер сыйпаганны гына булса да көтсәң ярамаган идемени?!…

  Ибрагимова Эльмира

Өмет

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here