Домой Главные новости В стране и мире Альберт Разин үлеменә бер ел. Удмурт теле энтузиастлар арасында гына яши

Альберт Разин үлеменә бер ел. Удмурт теле энтузиастлар арасында гына яши

0
Альберт Разин үлеменә бер ел. Удмурт теле энтузиастлар арасында гына яши

Бер ел элек удмурт телен яклап Ижауда үзен яндырган Альберт Разинның тол хатыны бу вакыйганың ничек тәэсир итүе һәм соңгы бер елдагы хәлләр турында сөйләде.

Узган шимбә, 5 сентябрьдә Удмуртиядә галим Альберт Разинның якыннары һәм туганнары аны искә алырга җыелды. Бер ел элек 10 сентябрьдә удмурт милли хәрәкәте активисты Альберт Разин республиканың Дәүләт шурасы бинасы янында үзен яндырган иде.

Соңрак хастаханәдә аның гомере өзелде. Әлеге гамәле алдыннан Разин “Минем ватаным бармы?” Һәм “Иртәгә минем телем бетсә, мин бүген үләргә әзер” дигән плакатлар тотып ялгыз пикетта торды.

Альберт Разин пикетта
Альберт Разин пикетта

Галим берничә ел дәвамында парламент депутатларына һәм Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка төбәктә удмурт телен һәм мәдәниятен саклау кирәклеге турында хатлар язган булган. Хакимиятләр аның бу мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырган һәм, Разинның хезмәттәшләре фикеренчә, нәкъ менә шушы мөнәсәбәт аны әлеге адымга этәргән булырга мөмкин.

Галимнең тол калган хатыны, Удмуртия һәм Русия язучылар берлекләре әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Юлия Разина “Idеl.Реалии”га белдерүенчә, галимнең компьютерындагы хатларны әлеге фаҗигадән соң ук тапканнар.

“Аның ни өчен тырышканы безгә билгеле иде. Аның януын ишеткәч, аның турында белгән кешеләр нәрсә булганлыгын аңлау өчен шунда ук башларындагы мәгълүматны актарып чыкты. Аның 2016 елдан бирле төрле инстанцияләргә хатлар язуы да билгеле иде. Өч ел буе аны кире кагып килделәр. Аның барлык язган хатлары ноутбугында һәм электрон почтасында сакланып калган. Аларның барысын да яшерү инде кыен. Ул хатларын төрле оешмаларга илтә, Мәскәүгә җибәрә иде. Үлеменнән соң без аны шушы адымга этәргән ниндидер яңа нәрсә табарбыз дип уйладык. Яңа хатлардан бары васыять хатын гына таптык”, ди Разина.

Ул хатында галим китүе өчен гаиләсеннән гафу үтенә.

Альберт Разин үзен яндырган көнне үк Русия җинаять кодексының 110нчы маддәсенең 1нче өлеше (“Янаулар, рәхимсез мөнәсәбәт, зыян күрүченең кешелек абруен систематик рәвештә түбәнсетү юлы белән кешене үз-үзен үтерүгә яки үз-үзен үтерү омтылышына этәрү”) нигезендә җинаять эше ачылган иде. Тикшерүчеләр монда беркем дә гаепле түгел, Альберт Разин үзе шулай карар иткән дип җинаять эшен ноябрь аенда ук ябык куйды.

Галимә Юлия Разина фикеренчә, Альберт Разинның үзен яндыруы удмурт теленең язмышына бөтенләй үк тәэсир итми калмаган. Зур күләмдә булмаса да, интернетта ниндидер җанлану булды, энтузиастлар сораштырулар уздырды, төрле язмалар чыкты ди ул.

Шул ук вакытта галимә кайбер кешеләрнең парламент бинасы каршында булган бу хәлдән соң Разинга карата начар сүзләр әйтүенә, “күзләреннән очкын чыгарып” моның бернинди дә каһарманлык булмавын аңлатуына гаҗәпләнүен дә белдерә. Андый сүзләрне Альберт Разинны бөтенләй диярлек белмәгән кешеләр әйткән.

Альберт Разинның бу гамәле турында бөтенләй белми калган кешеләр дә бар. Әлеге хәлдән соң бер ел узгач хәтта аларның яхшы гына бер танышы, галимнең үзен дә шәхсән белгән бер хатын урамда очрашкач Юлия Разинадан аларның ничек яшәп ятуын сорашкан, галимнең үзен яндыруы турында бер ел узгач кына аның тол калган хатыныннан гына ишеткән. Кешеләрнең бу вакыйга турында берни дә белми калуын Юлия Разина киңкүләм мәгълүмат чараларының моңа күз йомуы белән аңлата.

Күп кенә кешеләр Альберт Разинны ачык күңелле кеше, кызыклы әңгәмәдәш буларак белсә дә, аның тел өчен көрәшүче һәм активист булуы турында берни дә белмәгән. Аның үзен яндыруы хәтта бик якын дуслары өчен дә аяз көнне яшен суккандай булган.

Юлия Разина удмурт теленең бетә баруына, милли мәсьәләләрнең күтәрелмәвенә борчылу да белдерә.Удмурт теле энтузиастлар, ватанпәрвәрләр арасында гына яшәүгә кала

“Безнең дәүләт университеты нигезендә әлегә удмурт факультеты бар, әлбәттә. Анда удмурт әдәбиятын өйрәнәләр. Кайбер мәктәпләрдә дә удмурт телен әлегә өйрәнәләр. Әмма Альберт Разин моның аз булуын әйтеп килде. Кешеләр төрлечә әйтә. Кемдер безгә шуннан артыгы кирәкми, удмурт телен кайда кулланып була соң ди. Тел энтузиастлар, ватанпәрвәрләр арасында гына яшәүгә кала”, ди галимә.

Галимнең бюстын ясарга теләк белдереп Татарстан һәм Чуашстандагы сынчылар Юлия Разина белән элемтәгә кергән. Әмма ул проектлар да шул ук энтузиастлар тырышлыгы белән генә башкарылып чыгарга охшый, хакимият тарафыннан бернинди кызыксыну белдерелмәгән.

Күптән түгел Альберт Разинның хезмәттәшләре аның һәйкәлен ясау өчен акча җыю чарасын игълан итте.

azatliq