Домой Жизнь татар Татары в регионе Альбина Мәхмүтова истәлегенә: «Концерт өчен операциясен кичектерде»

Альбина Мәхмүтова истәлегенә: «Концерт өчен операциясен кичектерде»

0
Альбина Мәхмүтова истәлегенә: «Концерт өчен операциясен кичектерде»
социаль челтәрләр

Самара өлкәсе татар җәмәгатьчелеге соңгы көннәрдә тирән тетрәнү кичерә. 24 декабрьдә татар хәрәкәте активисты – Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Мәхмүтова авыр операциядән соң вафат булды. Аңа 43 яшь иде.

Альбина Харис кызы Мәхмүтова (кыз фамилиясе Мәмдалиева) Таҗикстан республикасының Турсунзаде шәһәрендә туа. Әти-әнисе тумышлары белән Ульяновск өлкәсе Югары Тирескә авылыннан булалар. Альбинага 4 яшь булганда, гаилә ул чактагы Куйбышев, хәзерге Самара шәһәренә күченә.

Альбина башта педагогия көллиятен, аннары Самара педагогия университетын кызыл дипломга тәмамлый. Халидә Вәлиева җитәкчелегендәге Киров районының мәктәптән тыш эшләр үзәге каршындагы татар мәдәнияте коллективына йөри. «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә бии, «Яктылык» мәктәбендә, Самара педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшли. Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, берничә ел элек «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе итеп билгеләнә.

Альбина ханымның ире – Cамара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни автономиясе мөдире Фәрхәт Мәхмүтов 2019 елда 47 яшендә вафат булган иде. Аларның 3 баласы ятим калган. Олы кызлары Фәрзәнәгә – 21, уртанчы уллары Саматка – 15, төпчек улларына нибары 6 яшь.

Чыганаклар әйтүенчә, Альбина Мәхмүтова онкология белән авырган. Октябрь азагыннан бирле хастаханәдә ята, авыр операциядән савыга алмыйча, вафат була. Альбина Мәхмүтованы 25 декабрь көнне Кызыл Яр районы Ялтай авылында җирләгәннәр.

«Фәрхәтнең гаиләсе белән шундый хәл булыр дип һич кенә дә уйламадык»

«Идел» яшьләр үзәге оештырган Татар яшьләре көннәрендә минем хәтердә бөдрә чәчле, бик тә ачык һәм актив булып истә калган Фәрзәнә Мәхмүтова гаиләсенә килгән кайгы бу. 21 яшьлек Фәрзәнә быел Татар яшьләре көннәре лидеры булып та сайланды. Альбина белән Фәрхәт Мәхмүтовларның олы кызлары балигъ булмаган ике энекәшенә әти дә, әни дә булып кала.

Күп еллар «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе булып эшләгән Ләйсән Сафина Мәхмүтовлар гаиләсе белән якыннан таныш була. «Фәрзәнә күз яшен дә чыгармады, күрәмсең, инде әзер булган», – дип сөйләде Ләйсән Сафина.

Альбинаның үлем хәбәрен шимбә иртән бер чатта күрдем, рәсми сайтка сылтама да шунда иде. Шунда ук кызлары Фәрзәнәгә шалтыратырга курыктым, кич белән генә җыйдым. Күз яшьләремне агызып, шул балага шалтыратуым өчен уңайсыз булды. Ул бер күз яше дә чыгармады. Күрәмсең, ул моңа мораль яктан әзер булгандыр. Фәрхәт киткәннән соң, Альбина онкология белән авырган.

Фәрхәт Мәхмүтов белән 2008 елда Татар яшьләре көннәрендә теплоходта таныштым. Үзсүзле, җор телле, актив, баскан җиреннән ут уйнатып тора торган кеше иде. «Идел» яшьләр үзәгендә эшли башлагач, Фәрхәт белән якыннан аралашып киттек. Балаларны җыеп, лагерьга китерү дисеңме, Татар яшьләре көннәренә делегация төзү дисеңме – һәммәсен дә үзе яхшылап оештырды. Теплоход белән барганда, һәрвакыт Самарада туктый идек. Самарадагы татар җәмәгатьчелеге теплоходны каршы алганда, ул һәрвакыт гаиләсе белән шунда булды. Фәрхәт үзе генә түгел иде, бу эшләрдә Альбина да катнашты.

 Фото: © социаль челтәрләр

Татар яшьләре көннәренә делегатлар үзләре программа әзерләп киләләр. Башыннан азагына кадәр әзерләнгән, татар телен бик яхшы белә торган, җырлый, гармун уйный торган яшьләр – барысы да Самара делегациясе составында булдылар.

Фәрхәт 2019 елда йөрәге тотып үлде. Ул хәл дә безнең өчен шок булды. Безнең беребез дә – Татар яшьләре көннәрендә катнашкан делегатлар, делегация җитәкчеләре һәм башкалар – беркайчан да Фәрхәтнең гаиләсе белән шундый хәл булыр дип, һич кенә дә уйламадык. Альбина белән Фәрхәт үлгәч тыгыз аралаша башладым, чөнки аның бөтен эше Альбинага калды.

Кызлары Фәрзәнә күз алдымда үсте дисәм дә, ялгыш булмас. 2008 елда аңа әле 7 яшь кенә булган. 10 яшьләрендә без оештырган лагерьларга йөри башлады. Фәрзәнә Татар яшьләре көннәре лидеры итеп сайланды. Ул – чыннан да моңа лаек бала. Ул – әти-әнисенең эшенең чын дәвамчысы. Самат та бу эшкә хәйран гына тартылды. Алар – төпле, ныклы гаиләдә тәрбия алган балалар. 6 яшьлек төпчек малайлары әле берни белми, диделәр, – дип сөйләде Ләйсән Сафина.

Ул Альбина Мәхмүтованың үлем хәбәрен социаль челтәрләрдә дә таратты. Ярдәм итәргә теләүчеләр арасында Мәхмүтовлар гаиләсен бөтенләй белмәгән кешеләр дә, Фәрхәтнең укытучылары, төркемдәшләре, Фәрзәнәнең танышлары да була. «Татар җәмәгатьчелегенә мин бик рәхмәтле. 3 бала табып, аларны шулай калдырырбыз дип уйламаганнардыр. Урынннары җәннәттә булсын. Бик зур кайгы. Ул балаларны Аллаһы Тәгалә ташламасын», – диде ул.

«Концерт өчен операциясен кичектерде»

Самарадагы «Туган тел» татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова Альбина Мәхмүтованың соңгы чыгыш ясаган концертын искә алды. «Әле һаман аңлап бетерә алмыйбыз», – диде ул, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Җәй көне 30 кешелек Самара делегациясе белән Казанга Бөтендөнья татар конгрессы форумына бардык. Без Альбина белән бер бүлмәдә тордык. 3 көн буе бөтен җиргә дә бергә йөрдек. Шунысын да белдем: күп кенә төбәкләрдә Фәрхәт белән Альбинаны беләләр иде.

Иң соңгы концертын октябрь азагында алып барды. Ул вакытта операциясе билгеле иде. Концерт өчен операция көнен дә кичектерде. Ул концертта иң соңгы булып, иң соңгы номерда гына сәхнәгә чыкты. Гадәттә, ул бөтен номерда да катнаша торган иде. Сәламәтлеге шул чама булгандыр инде..

Кичә өеннән мәчеткә алып килделәр. Танылган кешеләрне мәчеттән озатырга тырышабыз. «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара Төбәк Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин сүз әйтте. Мәчеттә җеназа намазы укып, Фәрхәт абыйның авылы Ялтайдагы татар зиратында җирләдек. Фәрхәт абый да шунда ята, аның әнисе дә, – дип сөйләде Гүзәл Рамазанова.

 Фото: © Гүзәл Рамазанова

Ул Альбина белән Фәрхәт Мәхмүтовларның үзенең туен алып баруларын да искә алды.

«Ялкынлы яшьлек»тә яшүсмер чакта бергә җырлап йөрдек. Ул вокал белән шөгыльләнде, үзе генә дә җырлый иде. Колледжда да минем апам белән бергә укыдылар. Тавышы бик матур академик сопрано иде.

«Туган тел» каршында «Азатлык» дигән яшьләр оешмасы да бар иде. Фәрхәт шул оешманы җитәкләде. Альбина белән дә шунда танышалар. Фәрхәткә кияүгә чыккач, бик күп татар чараларын оештыра башладылар, татар туйлары үткәрәләр иде. 2001 ел шәхсән үземнең туемны да алар алып барды. Татар киемнәреннән, татарча җырлар белән матур үтте. Ул чакта андый туйларга ихтыяҗ да зур иде.

Бик күп еллар төп Сабан туенда кече сәхнәне оештырдылар. Алар зур сәхнәдә дә чыгыш ясадылар, ә кече сәхнә аларныкы дип санала иде. Гомумән, «Туган тел» оештырган бөтен чараны да Фәрхәт белән Альбина алып бара иде. Аннары Альбина бөтен эшне үзе генә алып бара башлады. Сценариен да язды, оештырды да, алып та барды… «Ялкынлы яшьлек»нең җитәкчесе булгач, ансамбльгә яңа сулыш өреп җибәрде. Ә аннары авырып китте…

 Фото: © Гүзәл Рамазанова

«Бөтен яктан килгән иде Альбинабыз»

Камышлыдан Римма Галимуллина:

Фәрхәт һәм Альбина белән 2014 елны таныштык. Фәрхәтнең тырышлыгы белән күп кенә балаларны Казанга лагерьларга җибәрдек. Шуннан балалар укырга кереп, Казан институтларын бетерде, күбесе Казанда да торып калды.

Нинди генә сорау булса да, Альбинага шалтырата идем. Бик күп чараларны, Муса Җәлил, әдәбият конкурсларын бергә уздырдык. Камышлыда берәр чара уздырсак та, аларны чакыра идек. Альбина бик матур сөйли, җырлый, алып бара иде. Кызлары да Альбина кебек матур, мөлаем, аның кебек матур итеп җырлый.

Кече малайларына 3 яшь булганда, Ураза аенда Фәрхәт мәрхүм булды. Шуннан соң да Альбина югалып калмады, балаларны аякка бастырырга тырышты. Нинди зур кайгы-югалтулары булса да, татар халкы, Самара татарлары өчен кулыннан килгәнне эшләде.

Бөтен яктан килгән иде Альбинабыз. Көчле рухлы, бик яхшы, кешелекле кеше иде. Әрәм булды. Балалары бигрәк жәл.

 Фото: © социаль челтәрләр

«Мактаулы исем бирүне сорап, Рөстәм Миңнехановка хат язарга кирәк»

Фәрзәнә белән бергә татар җәмәгатьчелеге оештырган проектларда катнашып йөргән Солтан Әхмәтҗанов Альбина белән Фәрхәт Мәхмүтовларны да яхшы белгән. Ул, гомерләрен җәмәгать эшенә багышлаган гаиләгә мактаулы исем бирергә кирәк, дип белдерде.

Мәктәптә укыганда, беренче курсларда «Туган тел»дә активист булдым. Фәрзәнә белән бик күп тапкырлар «Идел» яшьләр үзәге оештырган чараларга бардык. Альбина апа белән Фәрхәт абый икәүләп татар телен, мәдәниятен, тарихын үстерергә тырыштылар. Балаларга да, олыларга да бушка чаралар уздырдылар. Гомумән, гади кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә генә торалар иде. Бер елны минем «Идел»гә барырга акча булмады. Алар миңа ярдәм итеп, барыбер җибәрделәр. Татар телен онытмасыннар, үстерсеннәр дип, «Идел»гә күп балаларны җибәрделәр алар. 

 Фото: © Солтан Әхмәтҗановның шәхси архивы

Минем шундый тәкъдимем бар. Хөрмәтле Фәрхәт абый белән Альбина апа бөтен гомерләрен татар халкы, теле һәм мәдәниятенә багышладылар. Бушка диярлек эшләделәр, тырыштылар. Алар акча өчен түгел, идея өчен янып йөрделәр.

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменә, аларга мактаулы исем, яки гомер буе куйган хезмәтләре өчен истәлекле бүләк бирүне сорап, хат язарга кирәк. Алар турында хәтер мәңгелек булсын, ул кешеләрнең юкка тырышмаганнарын да белеп торсыннар иде. Бу – безнең бик зур кайгы, зур югалту.

 Фото: © Солтан Әхмәтҗановның шәхси архивы. Кар кызы – Фәрзәнә Мәхмүтова

«Һаваларда оча ике аккош…»

Самара җәмәгатьчелеге социаль челтәрләрдә дә Альбина Мәхмүтова белән бәйле истәлекләре белән бүлешә.

«Ул – шундый оешкан, дөрес, яхшы, игелекле, кеше хәленә керә белгән, үзенең бөтен көчен җәмәгать эшендә калдырган кеше. Еш кына үз өстенә бөтен йөкне алып, теләсә нинди шартларда да чыдам солдат булды. Күптән түгел генә: «Нинди энергия белән бөтен нәрсәне тарта икән?» – дип уйлап куйган идем. Сабантуйлар, теплоходлар, концертлар, милли һәм милләтара чаралар, төп эш, йорт, балалар… Күрәсең, шуңа күрә җан көченең запасы бик тиз беткән, организмы таушалган. Кызганычка, ул үз-үзенә кайгырту белән карый алмады…

Бик зур кайгы… Аллаһы Тәгалә хәсрәт утында янучы балаларына, якыннарына сабырлык, түземлек бирсен».

 Фото: © социаль челтәрләр

«Һаваларда оча ике аккош….Оҗмах кошлары! Икесенең дә урыннары җәннәттә булсын!»

«Ышанасы да килми, Альбина! Якты кешебез. Бүген ул булган фотоларны карап чыктым. Шундый яхшы сыйфатларны үзендә туплаган. Нигә яхшы кешеләр китә соң ул?»

«Алла иман байлыгы бирсен. Бик авыр югалту. Бу хәлне нинди сүз белән дә җиңеләйтеп булмый. Балаларга күркәм сабырлык!»

«Матур һәм тыйнак ханым иде. Урыны оҗмах түрләрендә булса иде. Амин…»

Альбина Мәхмүтованың караңгы гүрләре якты, урыны оҗмахта булсын. Балаларына күркәм сабырлык телибез.

2015 ел. Альбина Мәхмүтова хезмәттәшләре белән сөйләшә

Самарада Гакыйль Сәгыйровны искә алу кичәсе. Самара социаль-педагогик көллият студентлары чыгыш ясый. Сәнгать җитәкчесе – Альбина Мәхмүтова.

https://vk.com/video224379151_456239125

Энҗе Габдуллина