Домой Жизнь татар Алинә Заһитова беренче тапкыр хоккей матчына баруы хакында сөйләде

Алинә Заһитова беренче тапкыр хоккей матчына баруы хакында сөйләде

0
Алинә Заһитова беренче тапкыр хоккей матчына баруы хакында сөйләде


Узган елның ахырында фигуралы шуу остасы спорт карьерасын туктатып торуы турында белдерде, ә быелның көзендә исә ул «Ледниковый период» тамашасына алып баручы итеп билгеләнде.

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова хоккейга мөнәсәбәте хакында сөйләде. Бу турыда ул «Беренче канал» эфирында Россия – Чехия (4:1) матчындагы тәнәфес вакытында әйтте.

«Әнием минем белән көмәнле чагында ук мин хоккейга йөри идем инде. Дөньяга аваз салгач һәм бәләкәй чагымда да хоккей карарга бара идем. Әти-әнием миңа, әгәр малай туса, аны хоккейга бирергә теләүләре хакында сөйли. Әмма мин дөньяга килгәнмен һәм тормышым фигуралы шуу, шулай ук боз белән бәйле булган», – дип сөйләде фигуралы шуу остасы.

18 яшьлек Алинә Заһитова шулай ук хоккейчы киемендә беренче тапкыр бозга чыгуын искә төшерде. «Әтием мине тимераякка бастырды, кулыма кәшәкә тоттырды һәм формалы кием бирде. Мин шуып киттем һәм берничә тапкыр бозга барып төштем. Мин алдан уйлаганча, бу бер дә җиңел булмады», – дип искәртте Алинә.

Шунысын да искәртик: былтыр ел азагында Заһитова спорт карьерасын туктатып торуын әйтте, ә быелның көзендә ул «Ледниковый период» тамашасына алып баручы итеп билгеләнде.

tatar-inform.tatar