Домой Жизнь татар Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

0
Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

«Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы АРСЛАНОВАның бакыйлыкка күчүенә 24 мартта 40 көн тула.

Яңа Ярмәк авылының Новая урамында урнашкан йортта әллә-нигә дә ялгыз хатын яши дип уйламассың. Капка төбе ялт иттереп кардан чистартылган, өенең тышкы ягы  сайдинг белән төрелгән, керсәң — кояш нурларына күмелеп, тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк атып утыра. Бүлмә гөлләрен дә, йортындагы чәчәкләрне дә назлап үстерә ул, безнең Зөлфиябез.

– Кызлар кебек назлы бит алар. Мин ике кыз үстергән кеше, беләм инде, – дип моңсулана хуҗабикә.

Зөлфиянең тормыш юллары турында язган идек инде. Бер ялгызы игезәк кызларын үстергәндә, Ходай ярдә­мен биргән аңа. Көнен-төнгә ялгап эшкә йөгерде. Ул — безнең авылның фельдшеры бит. Балаларны укытырга, киендерергә, акыллы булып үссеннәр өчен күпме көч түгәргә кирәк. Бер дә сукранмады Зөлфия. Кызлар шау-гөр килеп үстеләр, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамладылар. Алия дә, Лилия дә зур уку йортларына укырга кереп, белем алдылар.

Туйларын да гөрләтеп үт­кәрде Зөлфия ханым. Кызлар сөйгән егетләре белән кавыштылар. Алия әнисенә – ике, Лилия өч онык бүләк иттеләр. Сабыйлар тугач, дөньялары тагын да ямьләнде, билгеле.

Кызлар гаиләләре белән Самарада яшәделәр. Алия “Бердәмлек” газетасында хә­бәрче булып эшләде, Лилия — эпидемиолог. Тормышлары җитешле: квартиралары, машиналары — һәммәсе дә бар.

Җәйге каникулларда кызлар гаиләләре белән авылга кайталар, әниләренә булышалар, рәхәтләнеп ял да итәләр иде. Безнең авыл матур бит ул. Сок елгасы гына ни тора! Чум да чык — рәхәт, күнелле. Саф һавадан ләззәт алып, тәннәрең рәхәтләнеп китә. Су буеннан кайтасы да килми.

Шулай матур гына тормыш дәвам итте… 2020 елда Зөлфия ханыма 60 яшь тулгач, балалар, оныклар — барысы да кайтып, бик  зур табыннар әзерләп, әниләрен хөрмәт итеп, куандырып, юбилей үткәрделәр.

2020 мартта каяндыр килеп чыкты бит бу коронавирус дигән яман чир. Иң элек Зөлфиябезнең кызы Лилия авырады. Аллаһы шифасын бирде, шөкер, савыкты.

Озак та үтмәде, Алия дә чирләде, Яңа ел алдыннан авыруны хастаханәгә салдылар. Анда кырык көн буе интенсив терапия узуына карамастан, авыру аны җибәрмәде, Алиябез 40 яшендә вафат булды.

Әй, язмыш җилләре! Ни генә күрсәтми адәм балаларына… Шулай гөрләп торган тормышның чәчәге булган, ике баласын ятим калдырып, китеп барды… Шаулап-гөрләп, менә дигән яшәп яткан бу  гаиләгә кайгы килде. Шулай, кайгы көтмәгәндә килә, үлем үкенечле була, дигән сүз дөрес икән… Бөтен халык «аһ» итте. Күңелебез әле дә ышанмый. Ничек инде шундый акыллы, уңган-булган, тыйнак, талантлы, сабыр кыз кичә бар иде, ә бүген инде юк булсын ди!..

Алияне 13 февральдә соңгы юлга озаттык. Аның белән хушлашырга хезмәттәшләре дә, сыйныфташлары да, дуслары да, туганнары да, барлык авылдашлары да агылды да, агылды…

Алия сеңелем! Мәңгелек йортың тыныч, якты, рухың шат, урының оҗмах булсын. Авыр туфракларны җиңел ит, Ходаем! Зөлфия ханыма сабырлык бир. Бу кайгыны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел шул. Балаларың, оныкларың хакына Ходай Тәгалә сиңа нык­лы исәнлек бирсен, Зөлфия. Әле бит алда оныкларыңны үстерергә булышасы, аларны башлы-күзле итәсе бар.

Барыгыз да исән-сау булыгыз, борчу-хәсрәтләрсез яшә­гез.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Рәсемдә: Зөлфия Шамил кызы ШИҺАПОВА кызлары Лилия һәм Алия (уңда) белән.

Алия Арсланова бәете

Матур шимбә көнендә

Керәм инде гүрләргә,

Якыннарым, җыелгансыз,

Елап мине җирләргә.

Сизеп ятам, барыгызның

Күзләренә яшь тулган,

Лилиянең күп елаудан

Йөзе бөтенләй сулган.

Үземнең дә җаным елый,

Килми гүргә керәсе.

Тик күрәчәк дигән нәрсә

Бар икән шул, күрәсең.

Йөрәк әрни, кызым, улым,

Сезне калдырып китәм…

Миннән ишетмәссез инде:

«Бәбкәм», — сүзен сез бүтән.

Әтиегез сезнең өчен

Булыр әни дә инде.

Эх, нигә соң безнең учак

Янып торганда сүнде?..

Яшәргә дә өлгермәдем,

Гомерем кыска булды.

Син, әнием, бик елама,

Саклый күр син үзеңне.

Минем ике җимешемне

Ташлый күрмәгез инде…

Мәчетләргә кергән чакта

Бер үк хәер бирегез,

Китәм инде мәңгелеккә,

Бәхил булып калыгыз.

Сәрия ӘБДЕРӘХИМОВА (ГАФИЯТУЛЛИНА).

Чулпан бистәсе,

Камышлы районы.

Бердэмлек