Аллаһы Тәгаләне өстен күреп

0
73

Әхмәтшамил хәзрәт ВАККАЗОВ янына мин җомга намазыннан соң барырга булдым. Сәгатькә карап тору да кирәкми иде, мәчеттән берәм-берәм чыгып килгән ир-атларны куреп алгач, мин дә кузгалдым. Похвистнево районының Гали авылында динле халык яшәвен, аларның советлар заманында, дин тыелган һәм эзәрлекләнгән вакытларда да намазларын ташламауларын, гает бәйрәмнәрен үткәреп килүләре турында ишетеп белә идем.

Әхмәтшамил хәзрәтне мәчет ишегеннән чыгып килгәндә очраттым. Хәл-әхвәл сорашканнан соң Гали авылында дин торышы турында сөйләшеп киттек.

– Әби-бабаларыбыз мондый вакытлар җитәр дип хыяллана да алмаганнардыр. Советлар чорында кайсыбер авылларда, уразадамы икәнеңне тикшерү өчен, авызыңа су салалар, намаз укуыңны белеп алсалар, тиешле урынга җиткерергә дә кыенсынмыйлар иде. Хәзер, Аллаһыга шөкер, мәчет ишекләре һәркемгә дә, һәркайчан да ачык, – дип, мәчет белән танышып чыгарга чакырды хәзрәт.

“Нур” мәчетенең эче дә, тышы да бик күркәм икән. Яхшы итеп ремонт ясалган, затлы келәмнәр җәелгән. Болар барысы да иганәчеләр, халык акчасына эшләнгән. Авылда 4 мәчет булуын исәпкә алсак, бу инде авыл халкының ни дәрәҗәдә динле булуын билгели.

– Дин тирәсендә берләшә халык. Бердәм булгач, бәрәкәт тә бар. Халык бездә бик тату, бердәм. Мәчеттә шуны эшлисе иде, җәмәгать, дип әйттеңме, шундук фикереңне күтәреп алалар, киңәш-табыш итә башлыйлар. Аннан җайлап кына эш башлана. Ә башланган эш бетә инде ул. Хәрәкәттә булу кирәк. Ә Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә ул. Кул кушырып утырсаң гына, бернәрсә дә килеп чыкмый инде, – дип җыена башлады һәм мине дә өенә чәйгә чакырды.

Вакказовларның өйләре мәчеттән ерак түгел икән. Безне Халидә абыстай елмаеп каршы алды. Бераз чәйләп алгач, Әхмәтшамил Әхмәтгәрәй улы үзенең ничек ныклап дингә кереп китүе турында сөйләп китте.

– Мин бит муллалар нәселеннән. Әбием белән бабам Әсәкәй ягыннан. Бабам мулла булган, сөргеннәрне әйләнеп кайткан. 1941 елда, әти Бөек Ватан сугышына киткәндә, мин яңа гына туган дүртенче бала булып калганмын. Әтиебез сугыштан кайтмады, шуңа да безгә үсәргә бик кыен булды…

Әйе, түзә алмаслык ачлык-ялангачлыкта, ата терәгеннән башка үскәннәр алар. Мәктәпне тәмамлагач, Калуга өлкәсендә өч ел солдат хезмәтен үтеп кайта, гаилә тормышы корып, лаеклы ялга киткәнче, Тарзеев исемендәге колхозда эшли – бригадир, учетчик, агач эшкәртү остаханәсе, кашык ясау цехы… Кайда җибәрсәләр, шунда эшләгән, җылы урын эзләп йөрмәгән.

– Муллалар нәселеннән булгач, иртәме, соңмы, мин дә дингә килергә тиеш идем. 49 яшемдә Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевтан дин белеме алдым һәм динебез ислам кушканча яши башладым. Мең шөкер, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде. Шулай дөбердәтеп тормыш көтеп ятканда, 2000 елда Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев дәшеп алды да: “Әхмәтшамил абый, “Нур” мәчетендә минем урынга мулла булып каласың”, – дип, өстендәге чапанын салды да миңа кидерде.

Дөрес, имам укырга киткәндә, җомга намазлары үткәргәли идем инде. Шулай да бу минем өчен көтелмәгән тәкъдим булды. Ләкин озак уйланырга вакыт юк иде. Ходайга шулай кирәктер инде, дидем дә тәвәккәлләдем. Нинди генә эшкә алынсаң да, тәвәккәлләргә кирәк шул. Ул сиңа, һичшиксез, булышачак. Мин, бераз имам булып торгач, вазифамны Нәфис хәзрәт Ильясовка тапшырдым. Ул 4 ел буе биредә имам булып торды. Аннары кабат мине сайлап куйдылар.

Мулла булып дингә, халкыңа хезмәт итү җиңел эш түгел. Нинди халәттә булсаң да, чирлисеңме, йә арыдыңмы, намазыңны калдырырга ярамый. Мулла кешеләрдән алдарак мәчеткә килә. Чөнки авылдашларына ул һәрьяклап үрнәк булырга тиеш. Мәетләрне соңгы юлга озату, табыннарда алар рухына Коръән уку, вәгазьләр сөйләү, корбан чалу, тәравих намазларын алып бару, мәчетне төзекләндерү эшләрен оештыру – моның белән генә мулла вазифалары чикләнми, өммәтенә шатлык килгәндә дә, кайгы булганда да, төпле сүзе, изге догасы белән булыша ул.

Әхмәтшамил Әхмәтгәрәй улы белән Халидә Минетдин кызы өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде Рамил, Наилә һәм Расих – барысы да тормышта үз юлларын табып, гаиләләр корып, балалар тәрбиялиләр. Вакказовларның җиде оныклары, алты оныкчыклары бар. Алар барысы да әти-әнисеннән, әби-бабасыннан үрнәк алып үсәләр. Ә кече уллары Расих турында аерым язып үтәсе килә. Ул Гали авылы мәдрәсәсен тәмамлагач, әле тагын ике ел Төркиядә укып кайта. Берничә ел Камышлы авылы мәчетендә имам булып хезмәт итә, ә Самараның “Болгар мирасы” мәчете төзелгәннән соң, анда имам булып килә. Димәк, муллалар нәселе дәвам итә.

Әхмәтшамил хәзрәт 20 елдан артык Гали авылының “Нур” мәчетендә имам вазифасын башкара. 2007 елда Әхмәтшамил хәзрәт белән Халидә абыстай хаҗга бару бәхетенә ирешәләр. 2018 елда имамга Россия Үзәкләштерелгән Диния нәзарәте тарафыннан “Әл-Игътисам” (“Бердәмлек”) медале тапшырыла. Күптән түгел генә Вакказовларның гаилә коруларына 55 ел тулган икән.

– Хәзер инде вазифаларымны яшьрәк имамга тапшырдым, исәнлегем әйбәт түгел. Яшьләр бит алар тиз өйрәнә, энергияләре ташып тора. Ә без олыгаеп барабыз инде, – диде хәзрәт мине озатырга чыкканда. – Кирәк булса, булышырмын, киңәшләремне бирермен, өйрәнсеннәр яшьләр, – дип ышандырды.

Аллаһы Тәгаләне өстен күреп, ислам динен торгынлык елларында да югалтмаган, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклаган кешеләр булганда, мәчетләр дә гөрләп торыр, яшьләр дә дингә тартылыр, иншаллаһ.

Фәния КӘРИМОВА.

Автор фотосурәте.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here