Домой Жизнь татар Алмачуар атым, ник ашкынасың!?

Алмачуар атым, ник ашкынасың!?

0
Алмачуар атым, ник ашкынасың!?

Якташларымның тормышы күз алдымда уза. Авылның бер башында бала туса, икенче башында кемнедер җирлиләр. Шатлыклы вакыйгалар да, моңсулары да янәшә – тормыш шундый бит ул, берни дә эшләп булмый. Куанычлы хәбәрләр күбрәк, әлбәттә. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә авылыбызның аксакалы Хәйдәр Фәләх улы НИЗАМИЕВка 80 яшь тулды. Урамдагы градусник 30 градусны күрсәтүенә карамастан, Хәйдәр аганы юбилее белән котларга ашыктым.

Зур, нык итеп төзелгән өй, пөхтә йорт, каралты-куралар бу өйдә уңган-булган хуҗа белән хуҗабикә яшәгәнен күрсәтеп тора. Мине якты йөзле хуҗалар каршы ала. Бу авылдашларымны яхшы белсәм дә, күптән күрешкән юк иде. Чын күңелдән шатланып очраштык, чөнки бер ел буе дөньяны баскан рәт чире аркасында кеше күрергә тилмереп яшибез. Түргә узып хәл-әхвәлләребезне сорашып туйгач, Низамиевларның тормыш йомгагын да сүтеп җибәрдек.

– Еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый, – дип башлады сүзен хөрмәтле аксакалыбыз. – Артыңа борылып карасаң, озын гомер юлы үткәнеңне күреп хәйран каласың. Бигрәк лә тиз уза икән ул гомер! Шулар заяга узмаганмы, Ходай биргән гомерне юкка яшәмәгәнменме, дигән уйлар килә. Барлый башласаң, яшьлек елларына кайтып килгәндәй буласың. Тормышта төрле хәлләр булгандыр инде, тик менә кешеләргә явызлык, начарлык кылганымны хәтерләмим…

Хәйдәр Фәләх улы иген­челәр нәселеннән. Ул гомере буе үз авылын, туган җирен хөрмәт итеп яшәде. Бу турыда аңа бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары сөйли. Медальләре дә байтак аның. “Алтын кеше” дип аталган медале генә ни тора?! Хәйдәр аганың хезмәт биографиясе дә, тормышы да тик туган авылы Иске Ярмәк белән генә бәйле.

– Сугыштан соң авылда ир-атлар аз иде. Күбесе сугышта һәлак булган яисә хәбәрсез югалган, кайсылары әле кайтып та җитмәгән. Кайтканнарының да күбесе им­гәнгән, авыру. Шуңа күрә бө­тен авырлыклар хатын-кыз, балалар җилкәсенә төште инде.

Миңа да үсмер чагымнан Нәгыймулла абый Мингалимов белән үгезләр җигеп сабан сөрергә туры килде, Бибинур апа Каюмова-Бәдретди­нова белән атлар җигеп сабан сөрдек. Ул елларда колхоз кырларын үгез, атлар белән генә сөреп чәчә идек. Тора-бара МТСлар барлыкка килде, колхозларга тракторлар, комбайннар бирә башладылар. Урак өстендә без, малайлар, комбайн копнителеннән салам төшереп тора идек…

Шулай итеп, Хәйдәр, олылар белән беррәттән, иген урган, җир сөргән. Ачлы-туклы яшүсмер балалар тәүлек буена ялсыз, йокысыз эшләгәннәр. Яше җиткәч, Хәйдәр Низами­евны армиягә алалар. Ул Германиядә өч ел хезмәт итеп кайта һәм, Камышлы ма­шина-трактор ремонтлау стан­циясендә укып, тракторчы һө­нәрен үзләштерә. Әле яшь булуына карамастан, шул ук елны урак өстендә ирешкән уңышлыклары өчен Мактау грамотасына лаек була. Гомумән һәр эшкә дә күңел биреп, тырышып эшли, гомере буе алдынгылар рәтеннән төшми. 16 ел буена стогомет белән салам, печән эскертләре өеп тора, кышын ферма мичләрен яга, язга чыгу белән “Алтай” тракторында кыр эшләренә керешә. Ә бер елны район күләмендә беренче урынны алгач, “Һөнәр остасы” дипломы һәм премия белән бүләкләнә.

Хәйдәр Фәләх улы эш батыры гына түгел, спорт батыры да. Ул милли көрәш, гер күтәрү буенча  да авыл данын район һәм өлкә күләмендә күтәргән батыр. Ә шигырьләр язуы ни тора? Сәхнәгә менеп җырлап җибәрсә, моңсызлар да тынып кала. Хәзер инде ул моңлы итеп Коръән сүрәләре укый. Менә шундый ул безнең авылның хөрмәтле аксакалы. Аның белмәгән эше, күрмәгән әйбере юк. Өлкән яшендә булуына карамастан, барысыннан да хәбәрдар, теләсә кем белән теләсә нинди темага гәпләшә ала. Яшерен-батырын түгел, кирәк булса, турыга ярып әйтеп тә бирә ала. Аның кебекләр турында зыялы, туры сүзле кеше, диләр.

Хәйдәр ага 1980 елдан бир­ле авыл зиратын карап, тәртип­кә салып торды. Быел гына бу дилбегәне яшьләр кулына тапшырган. Мәчеттә, авыл­да нинди генә чара үтсә дә, оештыру эшләрендә катнаша һәм ига­нә­че буларак та ярдәм күрсәтә.

Хәй­дәр Фәләх улының гаилә тормышы да тәртиптә. Хатыны Гакыйләгә – таянырлык ир, балалар хөрмәтенә ия булган әти һәм бабай ул. Гакыйлә Нуретдин кызы кебек тыйнак һәм тырыш авыл хатынының тормыш рәвешенә сокланмый мөмкин түгел.

Тормышта шулай да була: Гакыйлә апаның да беренче никахыннан ике улы, Хәйдәр абыйның да ике баласы бар. Шул балаларны үстереп, укытып, башлы-күзле итеп тормыш юлына бастырганнар алар. Хәзер өй тутырып бөтен балалары, оныклары, туган-тумачалары әби-бабай йортына җыелалар, барысына да якты йөз, тәмле аш-су әзер. Каенана-каената да олы картлыкларына кадәр алар кулында яшәгән, Гакыйлә апаның әнисе Миннехисал әбине дә, апасы Гандәлибә апаны да алар тәрбияләгәннәр, олы кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озатканнар, хәзер инде Коръән сүрәләре укып, яхшы сүз белән искә алып торалар.  Низамиевлар авылдашларына, күршеләренә дә ныклы терәк, киңәшче һәм ярдәмче.

– Баксаң, алмачуар атым гомер юлымның ахырына җитеп бара икән. Тагын күпме гомерем буласын Ходай үзе генә белә. Дөньяда матур итеп, изге эшләр кылып, сагынып сөйләрлек итеп яшисе килә, – ди әңгәмәдәшем.

Гореф-гадәтләребезне, ди­не­безне саклап яшәгән менә шундый гади һәм эшчән ке­шеләр бизи авылымны. Тор­мышның, туган җиренең кадерен белеп яшәүче тынгысыз олпат затка һәм тугры хатынына ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, иминлек телисе генә кала.

Фәния Кәримова.

Автор фотосурәте.

Бердэмлек