Алсу Фаракшина: “Салават абыйдан куркып, укырга йөрмәдем”

0
71

Беренче хатын-кыз пародия остасы буларак танылган Алсу Фаракшинага бүген тиңнәр юк. Алсу ун елдан артык татар артистларына пародия куя. Һәм бу эшкә алынучы башка кеше юк, ул – бердәнбер. Алсу белән әнә шул үзенчәлекле һөнәре турында сөйләштек.

Пародия куя башлаган вакытларыңны хәтерлисеңме, Алсу?  

– Соңгы сыйныфларда укыганда, Әлфия апа Авзаловага, Мәликәгә пародия күрсәтә идем. Дөрес, ул чакта үзем җырламадым, алар шикелле киенеп, фонограммага рәвешләрен китердем. Бервакыт авылдан авылга үзешчәннәр концерты куеп йөрдек. Зур йөк машиналарына утырып, күрше авылларга китә идек. Сценарий язып, үзем алып баручы булдым..  

Ә пародия күрсәтеп, беренче тапкыр акча эшләгән көнең исеңдәме?  

– Өченче курсларда укыганда, Альбина Апанаева концертын алып бардым. 500 сум акча эшләгәнемне хәтерлим. Шул концертта сәхнәгә чыктым да, “кайсы артистны күрәсегез килә?” дип сорадым. “Винера Ганиева!” диләр. Винера Ганиева булып җырладым. Ошатып кул чаптылар. Халык кызды, әле бер артистны, әле икенчесен сорый башлады. Шулай итеп, сәхнәдә ярты сәгатьләп басып тордым. Сәхнә артындагылар да шаккатты, “шушы юлдан бар син”, диделәр.   

Ни өчен пародия юлын сайладың?   

– Мин Казан дәүләт мәдәният институтының эстрада актеры бүлеген тәмамладым. Без теләсә кайсы жанрда эшли белергә, ягъни универсаль артист булырга тиеш идек. Өченче курска кадәр ни өчен бу өлкәне сайлавымны аңламыйча йөрдем. Дөрес һөнәр сайламаганмын икән, дип уйладым. Төркемдәшләремнең һәркайсы талантлы, күбесе әзер артист булып килгән иде инде. Ришат Фазлыйәхмәтов кебек күп санлы бәйгедә җиңгән шәп тавышлы егетләр-кызлар шактый иде. Эш шунда, кайбер укытучылар минем, гомумән, җырлый белмәвемә басым ясады. Билгеле, бу йогынты ясамый калмады. Нәтиҗәдә мин бөтенләй җырламас булдым. Имтиханга Салават абый Фәтхетдинов килгәндә, төрле ялган белешмәләр алып, качып кала идем, килми идем. Салават абыйның бер тапкыр да минем җырлаганны ишеткәне булмады.  

Ә бит син – Салават Закиевич концертларында чыгыш ясаган артист!  

– Аның болай дип әйткән сүзе бар: “Артист булачак, дип өмет баглаган студентларның берсе дә сәхнәдә юк. Уйламаган кешеләр, киресенчә, сәхнәгә чыкты”. Мине халык күтәреп алды. Көчләп яраттырып булмый, халык үзе кабул итә. “Мең дә беренче җырчы булганчы, беренче пародист булу яхшырак”, дип шушы юлны сайларга булдым. Миңа башкалардан аерылып торырга кирәк иде. Күрәсең, мәктәптә укыганда чыгыш ясауларым үз ролен уйнагандыр. Аллаһка шөкер, бу эшем белән тамагым тук.  

Бу өлкәдә көндәшлек булмавы әйбәтме яки начармы?  

– Аерым сәхнәгә чыгып, пародист булып эшләүче хатын-кызлар юк. Шуңа бу өлкәдә көндәшлек тә юк. Ә үсеш өчен көндәшлек кирәк. Татар эстрадасы артистлары бер-берсен уздырып хайп ясый, бала таба, кием эзли, бер үк композиторга яки аранжировщикка бара. Җырчылар арасында көндәшлек бар, шуңа күрә татар эстрадасы матур үсештә.   

Димәк, синең өйрәнер, үрнәк алыр кешең юк?  

– Юк шул. Сүз дә юк, пародия җырлаганда, хаталарым да буладыр. Ләкин мин җырчы түгел бит. Бәлки профессиональ яктан караганда, хата ясамау мөһимдер. Тик әгәр дөрес җырласам, мин пародия ясый алмас идем.   

Алсу, яшь пародистлар әзерләү теләгең юкмы?  

– Социаль челтәрдә пародия белән шөгыльләнүчеләр эзләвем турында игълан да куеп карадым. Уртак чыгыш әзерләргә теләк бар иде. Әмма бер кеше дә язмады. Бәлки шушы әңгәмәне укыганнан соң, минем белән элемтәгә чыгарга теләүчеләр табылыр. Әгәр кешенең бер генә артистны күрсәтү сәләте бар икән, хәбәргә чыксыннар иде. Талантлы кызлар табып, татарча “Камеди вумен” оештыру теләге дә бар. Татар эстрадасына юмор җитми, бигрәк тә хатын-кызлар ягыннан. Ә бит татар халкы юморны ярата.   

Эльвира ШАКИРОВА

Шәһри Казан

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here