Домой О татарах Татарские села области Алтын бәһасенә тиң Наил

Алтын бәһасенә тиң Наил

0
Алтын бәһасенә тиң Наил

Дин бит ул бик катлаулы нәрсә. Аны үз акылың белән генә аңлап бетерә алмыйсың. Кайбер урыннары белән күңелең килешмәскә дә мөмкин. Ә тора-бара, үз вакытың белән, аңлый да башлыйсың, соңрак бөтен нечкәлекләренә дә төшенәсең.

Гали авылында Коръән укучылар шактый күп. Әлхәмдүлилләһи! Укырга өйрәним дигән кешегә бөтен мөм-кинлекләр дә бар. Тик омтылырга, тырышырга гына кирәк. Бу бит, әлбәттә, Аллаһының рәхмәтенә ирешү. Менә шундыйларның берсе Наил хәзрәт КУРМАЕВ.

Наил – Иске Мәчәләй авылында, Хәбибулла һәм Нурсинә Курмаевлар гаиләсендә туган сөйкемле, акыллы, сабыр холыклы зат. Кешенең күз карашыннан ук ниндилеге аңлашыла бит, берсүзсез тоемлап була.

Наил тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, 1994 елда, Гали авылы мәдрәсәсенә укырга килә, 1995 елдан башлап Казанда белем ала. Туган авылына кайтканда Наил имам вазифаларын алып барырлык дин әһеле була инде. Бер-ике ел Оренбургта эшләп кайткач, Гали мәдрәсәсе ректоры Мөҗаһит Латыйпов аны шәкертләр укытырга чакыра. Шулай итеп, 2001 елда Наил мәдрәсәдә укыта башлый.

Авылыбызның ир-атлары, хатын-кызлары, балалары, дәресләргә йөреп, дини белем туплап, гарәпчә укырга өйрәнәләр. Мин үзем дә шунда белем алдым.

Наил укуын Уфаның “Исламия” мәдрәсәсендә дәвам итте, читтән торып югары белем алды. Шунда булачак хатыны Зөлфия белән танышалар. Озын-озакка сузмыйча, Наил кызны авылга алып кайта, мәдрәсәдә чын мөселманча туй үткәреп, өйләнешәләр.

Җиде ел шәкертләр укыткан Наилне 2008 елда урта мәхәллә имамы итеп куялар. 2012 һәм 2018 елларда әнисен хаҗга алып бару бәхетенә ирешә.

Наил хәзрәт динебезне, туган телебезне саклап калу өчен бик тырыша. Ислам диненең рухи кыйммәтләрен, милли тарихны халыкка үз телебездә сөйләп аңлата, гыйлеменә, акылына таянып эш итә. Ул әрвахларны соңгы юлга озатканда сөйләгән эчтәлекле, аңлаешлы вәгазьләрне тыңлаганда, һәркем үзен теге дөньяга сәяхәт иткәндәй хис итә.

2019 елда, Похвистневоның Яңа мәчете мулласы Илнур Гайнетдинов Мәскәүгә чакырылу сәбәпле, Наил хәзрәтне аның урынына куялар. Сүз уңаеннан, Илнур Гайнетдинов та безнең авыл мәдрәсәсендә белем алган дин әһеле. Шулай итеп, Наил хәзрәт Похвистнево мәчетендә имам вазифаларын башкара башлый. Атнага ике тапкыр үзенең туган авылы Мәчәләйдә дин дәресләре алып бара. Халык укуларга бик теләп йөри. Хатыны Зөлфия абыстай да инде менә 6 ел буе Похвистневода балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Россия Ислам университетында читтән торып укып чыкты, диплом алды. Белеме буенча инглиз теле укытучысы, ә тәрбияче булып эшләү өчен махсус курслар үткән.

Наил белән Зөлфия ике малай үстерәләр. Олысы Нурислам – 9нчы сыйныфта, кечесе Гомәр 4нче сыйныфта укыйлар. Алар да җәйге ял вакытларында авыл мәдрәсәсендә белем алалар. Әти-әнисенең юлыннан китеп, нәсел дәвамчылары булачакларына шик юк. Аларның үз-үзләрен тотышы, сөйләшүе шуны исбатлап тора.

Наилнең бертуган энесе Рамил дә Мәчәләйнең беренче мәчетендә имам булып дингә хезмәт итә. Әти-әниләре дә бик дини кешеләр, Аллаһыга шөкер, исән-саулар. Барысы да нәсел-нәсәпләрен белешеп, туганнары белән аралашып, шатлык-борчуларын уртаклашып, ярдәмләшеп яшиләр.

Менә шулай Курмаевлар гаиләсе дин эчендә кайный. Башкаларга үрнәк күрсәтеп, һәрвакыт шулай яшәргә насыйп итсен. Бер Ходаем каршына барыбыз да чиста һәм саф күңелле, иманлы булып барыйк!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.