Домой О татарах Алтын билбау Самарага кайтты

Алтын билбау Самарага кайтты

0
Алтын билбау Самарага кайтты

19 – 27 августта Астана шәһәрендә тхэквондо буенча дөнья чемпионаты узды

Казахстанда беренче тапкыр узган дөнья чемпионатында 60ка якын илдән 900ләп спортчы катнашкан. Арада Самара егете Рифат Кыямов та бар. «Яктылык» мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, дөнья беренчелегендә җиңеп, туган шәһәренә чемпион булып кайтты.

Тхэквондо белән Рифат 7 яшендә таныша.
– Беренче мәлләрдә, артык көч куймыйча, вакыт бушка узмасын дип кенә шөгыльләндем. Ике елдан беренче треным яман шеш авыруыннан үлеп китте. Аның урынына Андрей Александрович Лактионов килде. Ул миңа ярышларда катнашып карарга тәкъдим итте. Шулай итеп, башта шәһәр, аннан өлкә күләмендә үткән ярышларда җиңүләргә ирештем. Аңа күнегеп, ныклап эшли генә башлаган идем, тренерыма башка шәһәргә күчеп китәргә туры килде. Шулай мин бүгенге остазым Вячеслав Дмитриевич Сарычев белән таныштым. Ул миндә потенциал барын күреп алып, күбрәк шөгыльләнергә киңәш итте. Аның кулы астында эшли башлагач, Волга буе федераль округы, аннан Россия беренчелегендә уңышлар яуладым. Әлбәттә, бу җиңүләр үз-үземә ышаныч, дәрт һәм көч-куәт өсти бардылар. Һәрбер уңыш алга, яңа уңышларга омтылырга өндәде, – дип сөйли 16 яшьлек дөнья чемпионы.

– Иң беренче җиңүеңнән соң нинди хис тойгылар кичердең?
– Хезмәтем бушка булмаганны аңладым, тырышлык һәм дисциплина күп нәрсәнең нигезе икәненә инандым.

– Баланы чемпион итеп тәрбияләү серләре бармы? – дип кызыксынам Рифатның әтисе Ринаттан.

– Иң мөһиме, һәрвакыт бала белән янәшә булырга, аны кызыксындырган темаларга сөйләшергә, дусты булырга кирәк. Бу аның эчке халәтен белергә, кирәк чакта ярдәм итәргә, терәге булырга, киңәш бирергә булыша. Ата-ана теләге буенча гына баланы спортка яки музыка мәктәбенә бирергә ярамый. Иң элек бу шөгыль баланың күңеленә ятышлы булырга тиеш. Рифат кечкенәдән бөтерчек кебек бик актив бала иде. Шуңа күрә без аңа спорт юнәлешен тәкъдим иттек. Бераздан тхэквандо улыбызның күңеленә ятышлы спорт төре булуы аңлашылды. Шулай да, зур җиңүләр яулаганчы уңышсызлыклар, ару-талу һәм спорттан китү теләге белән дә «көрәшергә» туры килде. Бу очракта без Рифатның тренеры Вячеслав Дмитриевич белән бергәләп эшләдек, аңа зур рәхмәт. Спорттан тыш, мәктәп тә бар бит әле. Дәрәҗәле ярышлар алдыннан Рифат атнасына җиде көн, ә кайбер көннәрне икешәр тапкыр да шөгыльләнә. Буш вакыты юк, диярлек. Дөнья чемпионатына әзерлек 9нчы сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханнарына (ОГЭ) әзерлек белән бер вакытка туры килде. Шуңа да карамастан, улыбыз алдына куйган бурычларны лаеклы үтәде һәм максатына иреште. Форсаттан файдаланып, улыбызны дөнья чемпионатыннан соң татарча җыр-биюләр, чәкчәч һәм милли традицияләр белән зурлап каршы алган өчен Ленар Сабиров рәислегендәге Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенә, “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт абый Әминовка, туганнарга һәм дусларга бик зур рәхмәт җиткерәбез, – ди бәхетле әти.

Рифат быел 10нчы сыйныфта укый. Тырыш егет булачак һөнәре турында уйлана башлаган инде. Беренчедән, ул киләчәген спорт белән бәйләргә җыена һәм педагогия университетының физкультура һәм спорт бүлегенә укырга керергә ниятли. Шулай ук егет техник юнәлештә дә тагын берәр һөнәр үзләштерергә планлаштыра икән.
Рифатка уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз. Афәрин!

ИСКӘРМӘ: 4 сентябрьдә Губерния һәм ОТР каналларында эфирга чыгачак “Иртә” тапшыруында милләттәшебез Рифат Кыямов белән әңгәмә карый аласыз.

“Бердэмлек”