Домой Видео-файлы Видео «Алтын йөзлек»кә нинди китапларны кертер идегез? (фикерләр)

«Алтын йөзлек»кә нинди китапларны кертер идегез? (фикерләр)

0

Премьер-министр Владимир Путин илебезнең “мәдәни канун”ын билгеләүче һәм һәр мәктәп баласы укырга тиешле 100 китаптан торган исемлек төзергә тәкъдим итте. Премьер үз фикерен бу атнада бастырылган “Россия: милли мәсьәлә” дигән мәкаләсендә дә җиткерде. Исемлекне төзүгә Путин мәдәният өлкәсендәге олпатларны җәлеп итмәкче.

«Алтын йөзлек»кә нинди китапларны кертер идегез?

Евгений СТРУКОВ, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә директоры (Казан):
– Һичшиксез, исемлекнең нигезен тәрбияләп, уйланырга өйрәтеп кенә калмыйча, Россия тарихының мөһим вакыйгаларын күзалларга мөмкинлек бирүче классик әдәбият тәшкил итәргә тиеш. Беренче чиратта, мин мәктәп балаларына Лев Толстой белән Михаил Булгаковны, шулай ук Алексей Толстойның “Хождение по мукам” романын укырга киңәш итәр идем. Ә менә Федор Достоевский китапларын яшьләр өчен “алтын йөзлек”кә кертмәс идем – алар өчен “үсеп җитәргә” кирәк әле. Мәктәп яше өчен чит ил әдәбиятыннан Майн Рид, Фенимор Купер һәм Марк Твен яхшы. Әлеге язучыларның әсәрләрен укымышлы һәр кеше белергә тиеш.

Әнисә ТАҺИРОВА, Әлмәт дәүләт татар драма театрының әдәби бүлеге башлыгы:
– Безнең илебез күпмилләтле, минемчә, исемлеккә рус классикларын гына түгел, илдә киң таралган башка милләтләрнең иң яхшы язучыларын да кертү зарур. Татар әдәбиятыннан мин “йөзлек”кә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил әсәрләрен кертер идем. Рус язучыларына килгәндә, шәхсән үзем Александр Пушкинны һәм Михаил Булгаковны яратам. “Алтын йөзлек”кә керәчәк әсәрләрне үзләре бәян иткән чор рухын ни дәрәҗәдә гәүдәләндерүләренә карап сайларга кирәк.

Йолдыз ФЕДОРЧЕНКО, 146нчы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы ( Казан):
– Беренче чиратта, бу, әлбәттә инде, илебез классикасы – Пушкин, Лермонтов, Толстой… Әлеге язучылардан башка чын россиялеләрне тәрбияләү мөмкин түгел. Тик дөньяга танылган китапларны да илтифатсыз калдырып булмый. Иң мөһиме – әсәрләрне баланың яшенә карап сайлау. Әүвәл әкиятләр, аннары маҗаралар – “Том Сойер”, “Робинзон Крузо”, “Гарри Поттер” булса да ярый – әйе, әйе бер курыкмый әйтә алам! Мондый китаплар балаларда фантазия, фикерләү сәләтен үстерә. Аннары инде – җитди әдәбият: тормыш, мәхәббәт, кеше мөнәсәбәтләре турында. Геройларның гамәлләренә һәм хисләренә бәя биреп, үзен алар урынына куеп, әле тормыш тәҗрибәсе тупламаган бала яхшы белән яманны аерырга, кыенлыкларны җиңеп чыгарга, куркуларын басарга, максатларына ирешергә өйрәнә. Тик алар, чыннан да, талантлы, тирән һәм гомумтанылган әсәрләр булырга тиеш. Чөнки нәкъ менә шундый китаплар гына чын-чынлап тәрбияли ала. Шулай итеп, бу исемлекне төзиячәк кешеләрнең җилкәсендә бик зур җаваплылык ята!

Әхәт БЕЛЯЕВ, РФнең атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасының мактаулы кинематографисты, Бөек Ватан сугышы ветераны:
– Минем фикер мондый: белемле кеше булу өчен йөз китап кына җитми. Хәер, бүгенге яшьләр өчен бу күләм дә зур әле, хәзерге үсмерләр бик аз укый бит. Ә менә безнең яшьлектә! Үз чорында мин кулыма эләккән бар нәрсәне укыдым – рус, татар, чит ил классикасы да калмады. Безнең гаилә күп томлы әсәрләр җыелмаларын яздырып ала иде. Ул вакытта китаплары да тиенлек кенә тора иде бит. Мин аларны су урынына эчтем. “Путин исемлеге”ндә, һичшиксез, классиклар – Пушкин, Толстой, Чехов әсәрләре булырга тиеш, дип саныйм. Шулай ук Шолохов һәм Шукшин читтә калмасын. Ә менә замана язучыларын бу исемлектә күрергә теләмәс идем. Аларның иҗатына салкын карыйм, чөнки алар безнең өчен ят булган көнбатышча яшәү рәвешен пропагандалый. Бу китапларда җан җылысы, кешелеклелек юк.

“Интертат”.