“Алтын вакыт”та туган басма

0
136

Самара өлкәсенең “Бердәмлек” татар газетасына – 30 яшь тулды. 1990 елның 25 апрелендә аның беренче саны дөнья күргән иде.

“КПСС Үзәк комитетының сентябрь пленумы нәтиҗәләре белән рухланып, Куйбышев партия оешмасы җитәкчелеге өлкә татар газетасын нәшер итү турында карар кабул итте…”  “Бердәмлек” газетасы ачылу тарихына карата 80нче еллар ахырында бу терминология урынлы булыр иде. Ул бит үзгәртеп кору еллары башында, СССР киңлекләрендә төрле милләт халыкларының милли-мәдәни иҗтимагый көчләре хәрәкәткә килгән чорда барлыкка килгән иде.

Куйбышевның актив та­тарлары “Туган тел” җәмгыяте тирәсендә берләштеләр. 1989 елның 21 январенда Самараның Яшьләр йортында узган беренче татар җыелышында ук җәмәгатьчелек үз алдына туган телдә газета ачу максатын куйды, һәм газета оештыру эшләре ярты елдан соң ук  – 3 июльдә башланып китте. “Туган тел” мәдәни үзәге вәкилләре Рәшит Абдуллов, Рәфгать Әһ­лиуллин, Минәхмәт Сәгыйров һәм Мансур Ямалетдинов 24 июньдә үткән өлкә Сабан туен­да, меңнән артык ке­шенең имзаларын җыеп, өлкә комитетына керделәр. СССР­ның милли сәясәтен тикшерү өчен җыелган сентябрьнең махсус Пленумы да безнең эшкә өстәмә этәргеч бирде.

…Кыш буе газета кон­цепциясен, аны оештыру фор­масын, штат берәмлеген һәм сметаны эшләп чыгару буенча эш алып барылды, партиянең башкарма комитетына тиешле исәп-хисап кәгазьләре әзер­ләнде. Самаралылар 1989 елның декабрендә Ульяновск татарлары ачкан «Өмет» газетасын өлге итеп алды­лар. Газетага нинди исем бирү мәсьә­ләсе дә кискен торды – “Дуслык”, “Идел” яисә “Бер­дәмлек” дигән исемнәре буенча җанлы фикер алышу барды. Татар активистлары белән туры­дан-туры эшләгән өлкә коми­теты секретаре Геннадий Дере­вякинга өченче вариант ошады. Һәм ул иң уңышлысы булды да.

“Бердәмлек” газетасын ачу­га кагылышлы берничә мөһим датаны искә төшереп үтәсем килә: 1990 елның 5 январенда КПССның өлкә комитеты сек­ретариатының тиешле карары чыгарыла, ә 1 мартта, өлкә башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Ходасевичның актив ярдәме белән, өлкә башкарма комитеты бу карарны “кабатлый”. Шул көннән башлап, басма яши һәм эшли башлый.

Ә “Бердәмлек” газетасының беренче саны 24 – 25 апрель төнендә басмага тапшырылды һәм иртән әзер иде инде. Сүз уңаеннан, ул елны Ураза бәйрәме 27 апрельгә туры килде. “Бердәмлек” газетасының төп тиражы шул көнне Самараның Малый тупиктагы мәчетендә Гает намазында таратылды…

Арттырмыйча әйтә алам, бу алтын вакыт иде. Җәм­гыятьтә якты киләчәккә ышаныч һәм рухлану хөкем сөрде. “Бердәмлек” газетасы журналистлары да шул ук фикер белән яшәде. 24 мартта, беренче номер чыгар алдыннан, газетаның яңа редакторы Рәфгать Әһлиуллин “Волжская коммуна” газетасына биргән интервьюда: “Бердәмлек” бе­ренче чорда 12 мең данә бе­лән, чыгачак”, – дигән иде. Ә татар үзәге активистларының берсе Мансур ага Ямалетдинов газетаны кимендә 25 мең гаилә алачак, дип фаразлады.

Ул вакытта башкача уй­ланмаган да. Ә гамәлдә иң югары язылу тиражы 1993 елның июнендә булып, 6222 данәгә җиткән иде. Беренче вакытта Сабантуй һәм Нәүрүз бәйрәмнәрендә газетага бер көндә 400, хәтта 800 кеше яз­ды­ра идек. Ә районнар­да «Бердәмлек»не авыллары белән алдыра башладылар. Ул вакытта илебездә әле “дөньядагы иң укучы халык” яши иде. Кызганычка, башка вакытлар бик тиз килеп җитте.

…Әйе, ул еллардагы га­зеталарга дәүләттән фи­нанс ярдәм күрсәтелә иде. “Бердәмлек” газетасы, мәсәлән, 1994 ел ахырына кадәр, өлкә матбугат, полиграфия һәм китап сәүдә эшләре идарәсе бетерелгәнчегә кадәр, хөкү­мәттән финансланып торды. Шуңа күрә, яңа чыга башлаган милли басмаларга аякка басу, тираж һәм көч җыю өчен идеаль шартлар тудырылган иде. Хәт­та бүгенге базар шартларын­да, үзләре акча эзләп табарга мәҗбүр булган вакытта да, алар эшләрен уңышлы гына дәвам итәләр. Россиядә мон­дый басмалар нибары дүртәү: Ульянның – “Өмет”, Самараның – “Бердәмлек”, Тө­мәннең – “Яңарыш” һәм Ниж­ний Новгородның “Туган як” газеталары. Хәзер алар Казанда бирелә торган барлык Мактау грамоталары, Дипломнар һәм призлар ияләре. Соңрак бар­лыкка килгән басмаларга бәхет азрак елмайды. Алар катгый шартларда, үз тор­мышлары өчен көрәшергә мәҗбүр булдылар. Кызганычка, андыйлар аз түгел.

Шамил Галимов,

Самара төбәге тарихчысы,

“Бердәмлек” газетасын ачучыларның берсе.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here