Домой Жизнь татар Татары в регионе Алыштыргысыз кешеләр бар әле…

Алыштыргысыз кешеләр бар әле…

0
Алыштыргысыз кешеләр бар әле…

Искә алу

Бер ел элек Самара өлкәсенең татар яшьләре лидеры Фәрхәт Мәхмүтов вафат булды

Утыз бер ел элек, 1989 елның  9 сентябрендә төшерелгән фотосурәткә игътибар итегез әле. Әнә, сафның иң ерак утыргычында  тыйнак кына бер яшүсмер утырып тора. Ул олы апалары һәм абыйлары белән Казан галиме Фаяз Хуҗинның Идел Болгарстаны археологиясе буенча лекциясен тыңлый.  Егетнең зур кызыксынуы йөзенә үк чыккан…

Бу вакыйгадан соң Иделдә күп сулар акты.  Вакыт үтүгә карамастан, фотога төшүчеләр арасыннан Фәрхәтне күпләр танып алыр, чөнки Самара өлкәсенең татар мохитына аз гына булса да катнашы булган кеше Фәрхәт Мәхмүтовны бик яхшы белә иде. Ул әле малай чагыннан диярлек, 17 яшеннән баскан юлыннан тайпылмыйча, бертуктаусыз  армый-талмый халкына, милләтенә, диненә хезмәт итте. Милләтпәрвәр алынган эшенә шулкадәр тугрылыклы иде, хәтта 1991 елның июнендә армиядән ун көнлек  ялга кайткач та, «Туган тел» җәмгыятенә килеп, Сабан туен оештырырга ярдәм иткән иде. Аннан әле бер истәлекле фото да калды.

Хәрби хезмәтен тәмамлагач, Фәрхәт Казан дәүләт университетының татар  филологиясе һәм тарихы факультетына укырга китсә дә, Самара татар тормышыннан аерылмыйча яшәде.

Диплом алып кайткан тарихчы үзен татар милли чараларын оештыру эшендә тапты, вакыты, көче белән санашмады, уфтанмады, тырышып эшләде һәм аның тырышлыгын халык та күрде.

Фәрхәт Мәхмүтов шушы өч дистә еллар эчендә Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәре, балалалар фестивальләре оештыруда катнашты. «Азатлык» татар яшьләре берлеген оештыруда катнашты, үзлегеннән Зыялылар клубы, татар дискотекалары, Чыршы бәйрәмнәре, караоке кичәләре,  шигърият конкурслары булдырды.  Татарстанның «Идел», «Сәләт» лагерьләре белән хезмәттәшлек итеп, күп татар балаларына шул лагерьларга юлламалар алырга булышып, милли үзаң тәрбияләргә булышты.

Былтыргы майда без мәш килеп  иң күләмле һәм җаваплы чарабызга – Камышлыда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена һәм өлкә Сабан туена әзерләнеп йөри  идек. Фәрхәт, гадәттәгечә, оештыру үзәгендә кайнады. Нурлаттан «шеф»ларыбыз килеп китте, берничә тапкыр оештыру комитеты Гагарин паркында күчмә утырышлар  уздырды. Дүшәмбе көнне, 27 майда кичен Дуслык йортында тагын җыелырга тиеш идек… Ләкин  җыелырга көч таба алмадык  – шул көнне, иртән Фәрхәт вафат булды һәм ике атна үткәч Сабантуйны төп оештыручысыннан башка уздырырга туры килде.

Урының оҗмахта булсын, фикердәшебез, милли җанлы Фәрхәт дустыбыз! Алыштыргысыз кешеләр юк, диләр. Белмим шул. Самара өлкәсе татарлары арасында синдәй актив, ихлас күңелдән йөрүче кешеләр тагын булырмы икән?

Шамил Галимов.