Домой Жизнь татар Һаман яшь син, дәртле һәм ялкынлы

Һаман яшь син, дәртле һәм ялкынлы

0
Һаман яшь син, дәртле һәм ялкынлы

Белгәнебезчә, апрель башында мәңге яшь, дәртле “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбленең зур бәйрәмен – 50 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Шушы олуг бәйрәмгә багышланган чаралар башланган да инде: “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре белән берлектә, өлкәбезнең татарлар яшәгән төбәкләрендә гамьле дә, ямьле дә очрашулар оештырып, матур, халыкчан концерт программасы белән чыгыш ясап йөри алар.

8 февраль көнне бу очрашулар Иске Усман һәм Иске Ярмәктә дә узды.

“Бердәмлек” басмасы якын булгандай, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле дә ят түгел миңа. Беренчедән, мин шушы ансамбльне оештыручыларның берсе – менә инде 50 ел алыштыргысыз җитәкчесе булган Илгиз ага Колючевны якыннан беләм. Аңа хөрмәтем зур. Ул – белемле, кешелекле, итагатьле һәм ачык йөзле, тәмле сүзле кеше. Хөкүмәт тарафыннан да аның хезмәте югары бәяләнеп килә, дәрәҗәле исемнәре дә байтак кына. Алдагы көннәрдә дә аңа сәламәтлектә, халыкка хезмәт итү юлында булырга насыйп булсын.

Бу коллектив турында бар яктан да хәбәрдармын һәм хәтта китап язарлыгым да бар. Бусы, бәлки, киләчәктә булыр, исән булсак. Ә бүген хатирә­ләремне яңартасым, узган елларга кайтып киләсем килә.

…1970 елның апрель башында оештырылган ансамбль җиде елдан Халык ансамбле  исемен яулый һәм менә инде 43 ел буе шул исеменә тап төшермичә, аклап килә. Илебездә алар булмаган җир юктыр – кайда татар яши, алар шунда: Ырынбур, Ульян, Пенза өлкәләре, Татарстан, Башкортостан, Санкт-Петербург, Мәскәү… Кай­да гына барсалар да, аларны җылы кабул итәләр, кайнар ал­кышларга күмәләр, кабат килүләрен соралып, хөрмәтләп озатып калалар. Аларны данлап газета-журналларга язалар, зәңгәр экраннар аша концертларын күрсәтәләр.

Әйтергә кирәк, бу концертта ансамбльнең бер өлеше генә катнашуга карамастан, мин үзем өчен яңа талантлар ачтым. Әллә ул минем өчен генә яңалык булды микән? Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда мин аларның чыгышларын күптән күргәнем булмады шул. Моңлы тавышлы, чибәр Алсу Сабированы Бозбаш авы­лының 100 еллыгында күргән булсам, Шамилә Ибраһимова, Фәнил Зыятдинов һәм Айрат Сәлимовларны беренче мәртәбә ишетүем.

Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районында үткәрелеп килүче “Ак хисләр” региональ конкурс-фестиваленең Гран-при иясе, шушы җирлекнең Кутлуй авылы егете, яшь, чибәр, нәфис сүз остасы Айрат Сәлимов – ансамбльнең зур табышы дияр идем. Көчле-моңлы тавышы, сөй­кемлелеге белән җәлеп итә ул тамашачыны. Сәхнә ке­шесе шундый булырга тиеш­тер дә ул. Өлкәбезнең югары уку йортларының бер­сендә белем алудан тыш, про­фес­сорлар Миң­гол Галиев һәм Вене­ра Га­ние­валардан вокал дәрес­ләре алган егет ул. Афә­рин, Айрат!

Бәширә Насыйрованы һәм Хәния Фәрхине кушсаң, Ша­милә Ибраһимова исем­ле җырчы ки­леп чыга. Зәвыклы киеме, сихри тавышы Шамиләне шун­дук үз итә.

Фәнил Зыятдинов исә үзен­чә­лекле җырчы, һә­­вәскәр шагыйрь, ком­позитор. Үз җыр­ларын баянда уйнап башкара ул. Табигатьтән мул итеп алган моңнан тыш, зифа буй-сынын да кызганмаган аңа Ходай Тәгалә. Үзеңә үзең уйнап җырлау җиңел түгел, икеләтә көч таләп итә. Әгәр дә Фәнил, Наил яисә Мидхәт кебек оста аккомпаниаторларга кушы­лып җырласа, җырчы бу­ларак зур үрләр яулар иде. Көчле җырчы. Берүк, күз ти­мәсен үзенә. Үзең сайлаган юлдан тайпылма, Фәнил! Җыр бит ул кешене яшәртә дә, яшәтә дә.

Дөрес, без, тамашачылар, Илнур Алтынбаев та, үзе­безнең як таланты Әлфия Йосыпова-Сөнгатова да килер дигән теләктә идек. Илгиз абый үзе дә юк иде нишләптер.

Шулай да концерт көчле, күңелгә ятышлы булды. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле артистлар. Алдагы көннәрдә дә саулыкта-сәламәтлектә иҗат итәргә, халыкка хезмәт итеп, кү­ңелен яуларга насыйп булсын сезгә.

Камышлы администрация­сендә мәдәниятне үстерү сек­торы мөдире Илсөяр Шәйхет­диновага һәм миңа менә шун­дый гамьле дә, ямьле дә очра­шуларда катнашырга һәм үз өле­ше­безне кертергә насыйп булды.

Мәкаләм ахырында артист­лар һәм үзебезнең исем­нән җир­ле идарә башлык­лары Мид­хәт Шәйдуллинга, Мин­сә­гыйть Шәйхетдиновка, “Әлиф­ба” музее хуҗабикәсе Нурания Абза­ловага, клуб хез­мәт­кәрләренә җылы каршы алып, матур итеп кунак итүләре өчен зур рәхмәтләр әйтеп, үзләренә сәламәтлек, ә тынгысыз эш­ләрендә уңышлар гына телисе кала.

Рәйсә Төхбәтшина.

Бердэмлек