Домой Жизнь татар Татары в регионе Җан иясе уенчык түгел

Җан иясе уенчык түгел

0
Җан иясе уенчык түгел

Корней Чуковскиның Айболитын хәтерлисезме? Игътибарлы, киң күңелле мал табибы авыру бөҗәкләрне дә, ерткыч хайваннарны да дәвалый. Хәтта Африкадан телеграмма алуга, хайваннарны коткару өчен, җир читенә дә китеп бара.

Тормышта да ветеринарлар бик кирәкле һөнәр ияләре. Алар ветеринария станцияләрендә, дәүләт һәм шәхси ветеринария клиникаларында, терлекчелек комплексларында, зоопаркларда һәм циркларда, махсуслаштырылган кибетләрдә эшлиләр. Бу игелекле һөнәр иясе Илнур Салих улы ФӘЙЗУЛЛИН да, Айболит кебек, меңләгән йорт хайваннарының гомерен саклап калучыларның берсе.

– Балачактан җәнлекләр яратам. Үз йортыбыз белән яшәгәнгә, мин өйгә песи яисә эт алып кайтканда, әтием һәм әнием каршы килмиләр иде. Хәтта попугай да бар иде бездә. Әниемнең бертуган сеңлесе – минем Фәүзия апам мал табибы булып эшли иде. Ул да, йортыбыздагы күпсанлы җанварлар да миңа һөнәр сайлаганда йогынты ясаганнардыр, дип уйлыйм, – дип профессиягә килү сәбәпләрен искә төшерә Илнур.

Ул тумышы белән Челно-Вершины районыннан. Авыл тормышында кайнап, авыр эш­тән тәм табып үскән егет, мәк­тәпне тәмамлагач, Сер­гиевс­­киның авыл хуҗалыгы тех­никумында укый, Кинель авыл хуҗалыгы академиясендә югары белем ала. Берничә ел Красный Яр районының ветеринария станциясендә эшләп тәҗрибә туплаганнан соң Самарадагы ветеринария клиникасына урнаша. Менә биш ел инде ул шунда ветеринар-терапевт һәм хирург вазифаларын башкара.

– Райондагы һәм шәһәрдәге хезмәтемне чагыштырсак, станциядә эшләргә авыррак иде. Анда малларга ветеринария хезмәте күрсәтү ел әйләнәсенә бара. Язын-көзен кан алырга, туберкулезга тикшерергә, башка профилактик чаралар уздырып торырга кирәк. Хуҗалар чакырса, малларны өйгә дә барып карый идек, – дип сөйли Илнур. Кыен булса да, яшь белгеч үз вазифаларына җитди карый, кыс­ка вакытта җитәкчеләрнең дә, район халкының да хөрмәтен яулап ала. 2014 елда Илнур Салих улын район җитәкчелеге Рәхмәт хаты белән бүләкли. 

Хәер, бүген дә аның эше җиңелләрдән түгел. Өй җан­варлары да, йорт хайваннары да җан ияләре бит. Аларның сәламәтлеге турында кайгырту зур җаваплылык таләп итә.  Этләр-песиләр дә кешеләр кебек үк авырый. Аларда да иммунодефицит вирусы, лейкоз, яман шеш, инфекция, сидек камасы авыруы булырга мөмкин.  Монда генетика зур роль башкара икән. Мәсәлән, кечкенә буйлы этләр токымы холецис­тит, панкреатит кебек авырулар белән җәфа чигә, ә лабрадор кебек зур этләр аллергия, отит белән авырыйлар.

Дүрт аяклы пациентларын Илнур тикшерә, дәвалау билгели, кирәк булганда операция дә ясый. Әлбәттә, моның өчен белемле булырга, ветеринария өлкәсендә булган яңалыкларны күзәтеп торырга кирәк. Илнур да 2 елга бер квалификация күтәрү курсларында укып, белемен яңарта.

Ветеринарлар йорт хайван­нарының сәламәтлеге какшау­да күп очракта хуҗаларны гаеплиләр. Үзләре табибларга йөрергә яратмаган кебек, хайваннары авырый башласа да, әй, үтәр әле, дип, ветеринарга алып барырга ашыкмыйлар. Бахырның хәле авырая башлагач кына, табиб өстәленә килеп эләгә. Кызганычка, кайвакытта соң була инде.

– Дүрт аяклы дусла­ры­бызның гомере өчен соңгы минутка кадәр көрәшәбез. Ләкин нык авырган очракта, хайван яфаланмасын дип, аны йок­латырга туры килә. Бу карар хуҗасы өчен дә, безнең өчен дә бик авыр була, – дип уфтана белгеч. Шуңа, өй яисә йорт хайваны ашаудан калса, активлыгын югалса, аны шунда ук ветеринарга күрсәтергә тырышыгыз.

Йорт хайваннарыннан туй­ган, яисә күченеп киткән ке­шеләр: “Этебезне (песине) йоклатыгыз әле, дип мөрә­җәгать итәләр. Андыйларны ниятләреннән кире кайтарырга тырышам. Җан иясе уенчык түгел бит, ул миңа хәзер кирәкми инде, дип чыгарып ыргытырга да, укол кадап, гомерен өзәргә дә ярамый. Өстемә гөнаһ аласым килми. Тәҗрибәле мал табибына хайваннар белән элемтә урнаштыру берни тормый, ә менә шундый җансыз, “күп белә” торган хуҗалар белән аралашу күңелемне әрнетә”, – дип көрсенә ветеринар.

Эштән арып кайткан Илнурны өйдә тормыш иптәше Әлфия һәм балалары көтә. Данис бүген 6нчы сыйныфта белем ала, ә Мәликә әле сабыйлар бакчасына гына йөри. Фәйзуллиннар балаларына милли тәрбия бирергә тырышалар, бергәләп татар бәйрәмнәренә, концертларга йөрергә яраталар.

“Кызыгызның яисә улы­гызның сезнең эздән китүен теләр идегезме?” – дигән сорауга Илнур Салих улы: “Каршы килмәс идем”, – дип елмая. Кем белгән, бәлки, берничә елдан балалары чынлап та, әтиләре кебек, игелекле Айболит һөнәрен сайларлар?!

Алия Арсланова.

Бердэмлек