Домой Жизнь татар Татары в регионе Җан тартмаса, кан тарта

Җан тартмаса, кан тарта

0
Җан тартмаса, кан тарта

Исәнмесез, «Бердәмлек» газетасы редакциясе!

Мин Самара өлкәсе, Шенталы районы, Денис авылы кызы Лилия Галиуллина булам. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшим.

Сезгә үземнең хикәямне җибәрәм. Шушы хикәямне сезнең гәҗит битләрендә күрү минем күптәнге зур хыялым иде. Мөмкинлек булып, бастырып чыгарсагыз, мин бик зур рәхмәтле булыр идем!

Иртәнге азанны әйтеп кайткач, Габдулла бабай печән чабарга китте. Ул һәрвакыт шулай берүзе, таң әтәчләре уянган вакытта, чалгысын тотып, су буендагы зур аланга төшә. Матур чиккән түбәтәен, әтисеннән калган ак күлмәген, кара чалбарын һәм оекбаш белән галошларын киеп куйгач, чын татар егетенә охшап китә. Әйе, нәкъ егеткә! Чөнки аның бәдәнендәге көч көннән-көн арта гына бара.

Габдулла бабай ун елдан артык берүзе яши. Хәер, авылда көн күргән кешене ялгыз яши дип әйтеп тә булмый. Авылдагы бөтен кеше белән дә аралашып, ярдәмләшеп тора ул. Тик менә улы гына кайтканы юк.

Габдулла бабайның карчыгы Фирая әби үлгәч, Самат гаиләсе белән бер күренеп киткән иде. Шуннан бирле кайтканнары юк. “Вакытлары юктыр, шәһәр тормышы авылча түгел бит ул”, – дип юатмакчы булалар үзен күршедәге апалар, ләкин Габдулла бабай аларның сүзенә ышанмый. Бер тапкыр Габдулла бабай, оныгым Илгизне авылга кайтарыгыз, бала авыл һавасын сулап үссен дип, Саматка хат та язып карады, тик җавап булмады. Хәер, ул хатка да инде күп вакыт узды. Күптәннән инде ул җавап көтми. Әкертен генә үз көенә яшәргә күнеккән инде ул. Җәйге көнне печән чабып, җыеп-киптереп, эскертләргә өеп, бакчада казынып үткәрә, кичен көтү кайтканын көткән авыл картлары белән урамда сөйләшеп утыра. Ә менә кышкы кыска көннәр аңа бик озын булып тоела.

Менә бүген дә Габдулла бабай, печән чабып кайткач, өйлә намазына кадәр бакча утап кермәкче иде. Зур гына алымны чабып чыкты да, инеш ярына утырып, агымсуга карап ял итте, аннары чалгысын алып, үз алдына нидер сөйләнә-сөйләнә, авылга таба атлады.

Ул авылга кергәндә халык малларын көтүгә озатып кайта иде инде. Ә Габдулла бабайның аты гына бар. Җәен ул аны ындыр артына алып чыгып чирәм ашата, ә кышын җәй буе чапкан печәнне сала.

Чалгысын утынлыкта калдырып, Габдулла бабай бакча ягына юнәлде. Тик урам ягыннан койма аша кемдер дәшкән кебек булды. Карт борылып караса, капка аша кара күзлек кигән егет карап торуын күреп алды. Габдулла бабай бу кешене танымады, якынрак килде.

– Исәнме, бабай! – дип эндәште егет.

– Аллага шөкер, улым! – диде карт, һаман да танымыйча. Егет күзлеген салгач кына бабай таныш чалымнар күрде һәм “Илгиз!” дип, кабалана-кабалана, капканы ача башлады.

Бабасының йөзенә озак карап торды егет. Башта карт аңа ачу тота дип уйлаган иде ул. Күпме еллар бер хәбәрсез яшәгән оныгы хат-хәбәрсез кайтып төшсен ди инде. Капкадан узгач, егет, кыенсынып кына, кулын сузды. Карт, күзен ала алмыйча, оныгына карап тора иде. Илгиз озын буйлы, кара чәчле һәм кара күзле, ачык йөзле егет булып җитешкән. “Нәкъ әтисе!” – дип кинәнеп, оныгының кулын кысты.

– Бик шатмын сине күрергә, бабай! – дигән сүзләре тәмам күңелен йомшартып җибәрде, күзләренә яшьләр китерде. Ләкин карт аларны күрсәтмәскә тырышып, оныгын йортка кертте, озак итеп капканы япты. Шуннан соң гына кабат оныгының йөзенә карап алды. Әйе, күптәннән якын кешесеннән мондый сүзләр ишеткәне юк иде.

– Әти-әниең кайда, ник алар да кайтмады? Бер-бер хәл булмагандыр бит?

– Бар да яхшы, бабай. Исән-саулар, эшлиләр. Как всегда, вакытлары юк…

Бабасын куандырырга тырышып, авыр булса да татарча әйтте Илгиз. Шулай да аның тавышында бу турыда сөйләшәсе килмәве сизелде. Улы турында сорашасы килсә дә, бабасы интектермәде егетне. Сөйлисе килсә, үзе сөйләр дип, өйгә чакырды.

– Әйдә, улым, өйгә керик, – дип, өй алдындагы чиләктәге яңгыр суы белән кулларын юарга кереште. Егет сәерсенеп карап торды, йортка күз йөртеп чыкты. Габдулла бабайның йорты элеккечә иде. Капкадан килеп керү белән яшел чирәмгә басасың. Сул якта – утынлык, артында мунча, тагын да арттарак койма белән аерып алынган мал сарае. Капканың уң ягында җыйнак кына өй. Егетнең йөзендә елмаю балкыды: “Бәләкәй чактан истә калган йорт түгел икән”, – дип уйлап куйды Илгиз.

Өйгә уздылар. Илгиз уңайсызланды, аңа бабай алдында әтисе өчен оят иде. Күпме еллар картны рәнҗетеп торганы, бер хәбәр җибәрмәгәне өчен яхшысынмады. Нигә кайтканын ничек аңлатырга дип уйланып, башын кашып торганда, аңа карт иң эчке бүлмәгә узарга кушты.

Габдулла бабайның өенә кергән кеше бу өйдә ялгыз карт яши дип уйламас иде. Карават өсте ап-ак япма белән каплаган. Мендәр өстенә Фирая әбинең чиккән бирнә челтәре ябылган. Бар нәрсә дә үз урынында. Аш бүлмәсендә – мич, аңа каршы тәрәзә янында кечкенә өстәл куелган. Идәннәре дә әле генә юып чыгарган кебек ялтырап тора. Чиста, пөхтә, җыйнак – бу сүзләр йортның девизы сыман.

Илгиз белән Габдулла бабай аш бүлмәсенә уздылар. Бабай чәй әзерли башлады. Чәй артында сөйләшеп утыруларны Габдулла бабай инде оныткан да иде. Ул бик рәхәтләнеп, күңелен биреп аралашты Илгиз белән. Сөйләшүдән карт егетнең күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаганын, кечкенә чагыннан бирле көрәш белән шөгыльләнгәнен, һәр җәйге каникулларда аны, теләге булмаса да төрле-төрле лагерьларга җибәргәннәрен, әтисе күптәннән зур начальник булганын белде. Улы өчен бик шатланды, горурланды карт. “Нәчәлник булганга кайта алмыйдыр инде”, – дип әйтеп тә куйды. Илгизнең “Юк, аның өчен гына түгел ”, – диеп әйтәсе килде, ләкин бабай шул уй белән үзен юатканын күргәч, әйтмәскә булды. Гомумән, ул Габдулла бабай белән аралашканда кирәкмәгән сүз ычкындырудан куркып сөйләште. Һәрбер сүзенә картның реакциясен күзәтте, нәрсә уйлаганын кыяфәтеннән аңларга тырышты егет.

“Әй гомер дигәннәре… Әле генә оныгым авылдан киткәндә юлда еламасын, әнисен интектермәсен дип, кулына агачтан үзем ясаган уенчык балык тапшырган идем. Инде менә нинди егет утыра каршымда,” – дип сокланды карт. Үкенде, бик үкенде Габдулла бабай егетнең үскәнен күрми калганына.

– Мин өйлә намазын укып алыйм әле, улым. Аннары сөйләшербез. Син арыгансыңдыр, ятып ял итеп ал, – дип, бабасы чыгып китте.

Илгиз озак кына өстәл артыннан тормыйча, як-ягына каранып, булган хәлләрне барлап, уйга батты. Ә иң мөһиме – авылга нигә кайтканын ничек итеп бабасына әйтергә дип уйлап, тәрәзәдән урамга карады. Андагы матурлык егетне сокландырды. Габдулла бабайның йорты алдында аланлык. Шунда ике әби каз бәбкәләре саклап утыралар. Икәү сөйләшеп вакыт уздыралар. Берсе икенчесенә кулларын күтәреп-селкеп, нидер аңлатып маташа. Ләкин шул әбиләрдән башка урамда бер кеше дә күренми. Кызу вакыт. Өйләрендә кояштан качып яталардыр, дип уйлады егет. Әмма ялгышты. Авылда, гомумән, кеше әз, урамга чыгып йөрүчеләр бик сирәк икән. Авыл зур, йортлар өч йөзләп булыр. Ләкин һәрбер йортта бер-ике кеше, алары да карт-корылар. Яшьләр ансат тормыш эзләп, мода артыннан куып, шәһәрләргә качып беткәннәр. Кем белә бит, нидән качып һәм нәрсәләр эзләп киткәннәрен…

Уйларын җыеп, өстәл артыннан торып киткәндә, тәрәзәдән бер кызның йортка кереп барганын күреп алды. “Габдулла бабай, гәҗитләреңне ишек алдында калдырам!” – дигән тавышка Илгиз ишек ягына ашыкты, ләкин өлгермәде, кызның капкадан чыгып киткәнен генә күреп калды.

Габдулла бабай намазын укып бетергәч, Илгизнең өйдә булмавын абайлап алды, шикләнеп, хәтта куркып та китте. Бер мизгелгә оныгының кайтканы, чәй артында сөйләшеп утырулары төш кенә булдымы әллә, дигән уй килде. Ләкин Илгизнең ишек алдындагы биек бусагага абынып кереп килүен ишеткәч, куанып елмайды.

– Бусага биек шул безнең. Карабрак йөре, улым, – диде карт. Илгиз үзенең игътибарсызлыгыннан, Габдулла бабайның аңа карата кайгыртучан булуыннан елмаеп куйды.

Кичен карт Илгизгә “кояшлы як” дип, үзенең бүлмәсендә урын-җир әзерләде. Үзе тәрәзәләрен миләш каплаган ышык бүлмәгә ятты. Габдулла бабайның күңелендә үзенә таныш булмаган ниндидер нечкә хис уянды. Әллә кайгырту, әллә курку хисе бу? Ул чын күңеленнән шатланып оныгы белән аралаша, Илгизе тиздән китәр дип курка. Олыгайган көнендә яраткан кешесен күреп, аралашып каласы килә, әлбәттә, һәм ул моның өчен бар нәрсәне дә эшләргә әзер, Илгиз генә китмәсен. Күптәннән көткән иде карт мондый якты көнне. Йокларга яткач, ул Аллаһыга шөкерана кылып, рәхмәтләр укыды. Ә Илгиз бабасының аны болай җылы каршы алуын көтмәгән иде. Ул аңа ачулангандыр дип уйлый иде. Чөнки, Илгизнең әтисе белән Габдулла бабай арасындагы ниндидер аңлашылмаучанлык барын белә ул.

Күршеләр дә Илгиз кайтканны күреп өлгергәннәр, Габдулла бабайның оныгы кайтканын бөтен авыл да сөйли башлаган инде. Кемдер Илгизне яманлап, Габдулла бабайның өен үз исеменә яздырырга кайткан дип сөйләде. Янәсе, әтисе җибәргән. Илгиз белән әти-әнисе сөйләшми, барыр җире булмаганга кайткан дип тә сөйләүчеләр табылды. Яклаучылар да табылды. Алары егетнең әтисен яманлады. Янәсе картның хәле белән бер дә кызыксынмый… Илгизнең кайтуына ике генә көн, ә авыл халкы, берсен-берсе уздырып, авылга имеш-мимеш тарата башлады. Габдулла бабай үзе дә күршеләргә шатлыклы хәбәрне җиткерде. Ул бит аларны бик якын күрә. Ялгыз булгангамы, ул кайчакта алар белән аралашырга, сер-хәбәрләрен сөйләргә керә иде. Никтер һәрчак ярдәмгә килүче, кайгыртучан кешеләргә Илгизнең кайтканын үзе хәбәр итмәсә, яхшы булмас, дип уйлады карт.

Күп еллар элек, Фираясы үлгәч, улы Самат Габдулла бабайның йортын сатып, аны үзләре белән шәһәргә алып китәргә теләгән иде. Аңарга үз бизнесын ачар өчен акча кирәк булган, күрәсең. Габдулла карт моңа каршы булганга, бәхәс туды. Ачуланып киткәненнән бирле, Самат бер хәбәр дә бирмәде, атасының тормышы белән кызыксынмады да. Габдулла бабай, җавап булмаганын белә торып, Саматка хат язды. Карт үз сүзендә торса да, бәхәсләшмәде, улына ачу тотмады. Самат та соңрак аны аңлар, кайтыр, дип уйлады Габдулла бабай. Әлеге көнгә кадәр көтте. Илгизнең кайтуы да шуңа бәйледер. Саматка үзенә бу турыда сөйләшергә авыр булганга, башта Илгизне җибәргәндер, дип уйлады.

Габдулла бабайның печәнгә йөрүенә Илгиз дә иярде. Беренче көнне егеткә авыл эшләре сәеррәк булып тоелды. Кайсыбер эшләрнең нигә кирәк булуын аңламый торды. Бабасының һәр гамәлне җиренә җиткереп башкаруына башта исе китеп карап торды. Аннан күнегә башлады: бабасының тырышлыгына, картларча сөйләшүенә һәм эшне төпле итеп башкаруына сокланды. Ләкин үзе сәнәк тотарга, ат арбасында селкенеп барырга һәм өйгә кергәндәге ишек алдындагы биек бусаганы атлап керергә өйрәнә алмыйча интекте. Бакчадагы кортларга да Илгиз шаккатты. Ул бәрәңгене кортлар да яратканын авылга кайткач кына белде. Илгизнең агу сибәргә кирәк, дигән тәкъдименә каршы бабасы: “Аллаһы бөҗәкләре бит алар, тияргә ярамый”, – дип җавап бирде. Илгиз берәм-берәм кортларны чүпләп, ераккарак илтеп җибәрергә өйрәнде. Телефоны “тотмаганга” да күнде инде. Ә менә телевизорда яхшы күрсәтә торган өч-дүрт каналдан башка берни карап булмавы Илгизнең күңелен төшерде. Замана баласына замана “уенчыклары” кирәк шул. Сер түгел, егетнең икенче көнне үк китәсе килде, ләкин бабай алдында яхшысынмады. Әйтәсе сүзләре дә әйтелмәгән бит әле. Күнәргә тырышты егет.

Бу елны картның өй артындагы алмагачы күп итеп алма бирде. Мондый уңышка шатланып, Габдулла бабай күршеләренә алма өләште. Кып-кызыл алмалар, хуш исләр таратып, йортка ямь өстәде. Илгиз торып йортка чыкканчы, карт ике як күршегә дә берәр чиләк алма кертеп чыккан иде инде. Атына су салып, карап-сыпыргалап алганчы, оныгына беренче тыкрыктагы яшел капкалы йортка алма кертеп чыгарга кушты. Илгиз бакчага кергәч тә алма исенә чумды. Бу ис аңа кечкенә чакта әти-әнисе белән кунакка кайткан вакытларын хәтерләтте. Кечкенә Илгиз бабасы артыннан: “Ни эшлисең, бабай? Мине дә үзең белән ал әле,” – дип, йөгереп йөргәнен исенә төшерде. Чиләген тутыргач, яшел капкалы йортны эзләргә китте. Тыкрык сүзен Илгиз аңламас диеп Габдулла бабай уйламады да. Яшел капкалар күп булып чыкты авылда. Йортлар, гомумән, матур дип карап йөрде егет. Барысы да үзенчә ямьле, үзенчә уңайлы, үзенчә нурлы. Кызыл капкалар, яшел түбәләр, матур-матур тәрәзә капкачлары, бизәкле рамнар Илгизнең күңелен җылытты. Шул йортларда, өйләре кебек үк ямьле, әйбәт кешеләр яши кебек тоелды аңа.

Беренче яшел капкага килеп җиткәч, шул йортта нидер эшләп йөргән бер кызны күреп алды. Теге көнне гәҗит китергән кыз булып чыкты ул. Аяк астындагы мәчегә нидер сөйли-сөйли, бер чиләк алма күтәреп килүче егет, авылча киенгән, чәчләрен өскә җыеп бәйләгән кызның койма аша аңа карап торганын күрде.

– Сәлам! – диде Илгиз, каушап кына. Нигәдер ул йорт белән адашкандыр диеп уйлады. – Мине бабай җибәрде, алма өләшергә. Менә, – дип, чиләгенә күрсәтте. Бу елны алма күп ди.

– Сәлам. Габдулла бабаймы? – дип сорауга сорау белән җавап кайтарды кыз, кем оныгы икәнен аңламыйча.

– Әйе, Габдулла бабай.

– И-й, рәхмәт инде, үзебезнең дә алма күп шул. Ләкин Габдулла бабайныкы аерым тәмле, – дип капканы ачты кыз. – Уз, әйдә.

Заманча җиһазланган йорт Илгизгә бик ошады. Ат урынына – мотоблок, чалгы урынына – электросенокос, бакчага су да коедан гына сиптерелә. Габдулла бабай йорты белән мондый заманча йорт арасындагы аерма егетнең авыл турындагы фикерен бик нык үзгәртте.

Бу кызның исеме Ләйлә булып чыкты. Мәктәпне тәмамлаган авыл кызы. Соры күзле, алтын чәчле, тулы түгәрәк йөзле алма кебек кыз. Илгиз алдында эш кыяфәтендә күренүенә оялып, кызның битләре дә, Габдулла бабайның алмалары сыман, алсуланып китте. Әйе, Ләйлә бик матур. Ләкин хәзерге заман кызларыныкы кебек ясалма матурлык түгел, үзенә бер төрле табигый матурлык, сылулык күз явын ала, соры күзләренә чумып эрисе килә, шулкадәр җылылык, сөйкемлелек бөрки, дип уйлап куйды егет.

…Чиләкне болдырга куйды Илгиз. Кергән кунак белән танышырга килгән мәче баласын сыйпап алды да күрше кызы белән саубуллашты. Габдулла бабай капка төбендә Илгизне көтеп утыра иде. Оныгын сәер елмаю белән каршы алды ул. Егет, кызыксынып сорагач: “Эх, яшьләр! Барысын да сөйләп бир сезгә”, – дип, көлеп җибәрде. Габдулла бабайның шул яшел капкалы йортка аны юри җибәргәнен егет тиз генә аңламады. Икенче көнне чәй артында Ләйлә турында сүз кузгаткач кына барып җитте аңа. “Ул безнең урамның горурлыгы. Бик тырыш, акыллы бала. Гәҗит таратучыбыз авырып киткәч, почтага кадәр ерак дип, узып барышлый минем гәҗитләрне дә алып кайта”. Нинди гәҗитләргә язылганын, кайсы рубриканы көтеп алып укыганын да сөйләп алды бабай. Ә Илгиз кичәге “алмалы” очрашуны исенә төшереп утырды. Егетнең күзләрендә очкын сизгән бабай, тагын кичәге кебек сәер елмайды.

Кичләрен Илгиз интернет “эзләп” авыл буйлап йөри башлады. Бер шундый эзләнеп йөргән айлы кичтә, авылның киңлеген, матурлыгын, саф һавасын тоемлап урам буйлап барганда, үзе дә сизмәстән, аяклары кабат яшел капка янына китереп чыгардылар. Элемтә галәмәтен нәкъ шул йорт янында тотып алгач, Илгиз капка төбенә үк килеп утырды. Рәхәтләнеп виртуаль дөньяны гизгән арада йорттан кемнеңдер чыгып килүен ишетеп, телефонын тизрәк кесәсенә тыгып куярга ашыкты. Капкадан Ләйлә килеп чыкты…

Кызның сораулы карашына нәрсә әйтергә белмәгән Илгиз югалып калмады: “Сәлам! Сине көтеп утыра идем, йортыгызга керергә уңайсызландым. Мине авыл белән таныштырырга каршы түгелме?” – диде. Ләйлә сәерсенеп елмайды һәм: “Ындыр артына барып атка су илтеп киләсе бар. Аннан соң йөреп килербез”, – диде гади генә иттереп. Егетнең сүзләре артык туры булып тоелса да, кыз шатланды. Илгизгә карата ниндидер кызыксынумы, әллә башка хисме Ләйләнең йөрәгендә туа башлады.

Ындыр арты дигәне Илгиз өчен бик ерак булып тоелды. Атка су эчереп кайтканда караңгы төшә башласа да, алар авыл буйлап йөрергә киттеләр. Шундый матур, тәмле итеп сөйләүче кызны ул беренче тапкыр очратты. Ләйлә авыл турында, авыл кешеләре турында күп сөйләде. Күл буенда яшәүче аксак, усал Гариф бабай турында да, иң матур киенүче апа һәм күп маллар тотучы ялгыз Инсаф абый турында да… Кемне сөйләсә дә, Илгиз аны мәңге тыңларга әзер иде. Озак йөрделәр яшьләр. Күп нәрсә турында сөйләшеп өлгерделәр кебек, ләкин кайтырга ашыкмадылар.

Мондый очрашуларны Илгиз белән Ләйлә көтеп алалар. Кайчакта Илгиз аңламаганга салышып, берәр сорау белән кызның эш урынына да килә иде. Почта аша телефонга ничек акча салырга, авыл кибетендә карта аша түләп буламы дип килеп керә иде. Бервакыт, шундый “зур” йомыш белән килгәндә Ләйләнең компьютеры эшләмәгәнен белде. Ләйлә инде икенче көн интернетка чыга алмыйча интегә икән, ә аңа имтиханнарга әзерләнергә кирәк, ул журналист булырга хыяллана икән. Илгиз, чын егетләрчә, ярдәмен тәкъдим итте. Компьютерны яхшы белсә дә, озак казынырга туры килде һәм интернетка тоташтырмыйча китмәде.

Илгиз авылда ике атна яши иде инде. Кыен булса да, бабайны тыңлап, аның карашына, фикеренә буйсынып, авыл кысаларына күнә башлады. Ә Габдулла бабай өчен бу көннәр бәйрәм булды. Хисләрен тышка чыгармаса да, мөлаем карашы да шатлыгын күрсәтеп тора иде.

Илгизнең күңелендә нидер булганын Габдулла бабай сизде, әлбәттә. Сөйләшәсе килә аның, ләкин нәрсәдәндер куркып, сүз башлый алмый, уңайсызланып йөри егет. Кайтып керү белән бөтен серне дә ачып булмый бит инде дип, карт үзе сүз кузгатмады. “Үзе сөйләр, кирәк булса” – дип, үзен тынычландырды.

Әйе, егетнең, чыннан да, сөйләшер сүзләре бар иде. Ул вакыты җиткәнен көтте. Оныгының авылга ияләшә баруын күргән бабай да сөенде. Кайткан көнне үк шәһәренә ычкыныр дип уйлаган иде карт. Ә күрше кызына күз атып йөрүен күреп, йомыш табып аларны очраштырды. Ләйләне Габдулла бабай үз итә иде шул. Ләйләнең әби-бабасы булмагангамы, үзенең оныгын күрергә тилмереп йөргәнгәме, бу кыз балага карата аеруча кайгыртучан булды Габдулла бабай.

Гадәттәгечә, күршеләрнең көтүен бергәләп каршы алганнан соң, карт капка төбендә утырып калды. Кошлар сайравын тыңлап утырганда, янына Илгиз чыкты.

– Ай тулган. Төн якты була. – диде карт егетнең сүзе барын сизенеп. Шулай аңа сүз башларга җиңелрәк булыр дип уйлады. – Син, малай, капка төбе белән ялгышмадыңмы соң? Ләйлә тегендәрәк яши бит. Мине саклап утырма, бар, – дип шаяртты Габдулла бабай.

– Юк, мин синең янга чыктым, бабай. Сүзем бар, – диде егет, кыюлыгын җыеп. – Ике көннән китәм бит мин.

Егетнең йөзе үзгәрде, куллары белән битен сыпырып тирән сулап куйгач, сөйләп җибәрде:

– Армиягә китәм мин, бабай. Бу турыда берсе дә белми. Сиңа беренче ачылуым, – диде. Габдулла бабасы ни әйтергә дә белмәде, Илгиз армиядән качып авылга кайткан дип көрсенде:

– Ә әти-әниең?

– Юк. Әтигә әйтергә кирәкми. Мине авылга әни җибәрде. Дөресрәге, әти өчен гафу үтенергә. Әтинең холкы авыр, бер киреләнсә, ничек тә җайлап булмый, ди әни. Синең хәлеңне белеп, гафу үтенеп кайтуымны соралды.

Төпле фикер йөрткән кеше белән өстәнрәк уйлаучы яшь егет арасында бер мизгелгә тынлык урнашты. Илгиз дөрес сүзләр табып сөйләргә тырышты, бабасы аңламас дип уйлады. Сүзен дәвам итеп, университетка керү өчен башка шәһәргә курслар үтәргә китәм дип, алдап авылга кайтуын, Илгизнең теләге булмавына карамастан, акча түләп зур югары уку йортына кертергә йөрүе турында сөйләп бирде. Бераз уйлап торганнан соң бабасы:

– Әтиеңә хәбәр бир! – диде карт кырыс, ләкин тыныч тавыш белән.

– Әти белән сөйләшәсем килми. Мәктәпне тәмамлап армиягә китәргә уйлыйм дигәч, өйдә давыл күтәрде. Ә мин алдагы тормышымны үзем хәл итәргә телим, дидем.

– Сабыр ит, балам. Әтиең белән ипләп сөйләш, күңелеңдә ачу саклама. Дөньяда ниләр генә булмый: шатлыгы да, кайгысы да. Адәм баласына шул хис-кичерешләре белән уртаклашу өчен гел якын кеше кирәк. Туганың кебек ихластан ярдәм итүче кешеләр бик аз. Кемдер әти-әнисе булмаганлыктан интегә. Ә сез? Исән-имин кешеләр бер-берсе белән уртак тел таба алмасын ди инде. Тьфу!

Бу сүзләрдән соң Илгиз нык уңайсызланды. Бабасы үзе дә бит шул кичерешләр белән яши. Ничә еллар буе янына утырып, хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклашкан кешесе юк. Ул ялгыз! Янәшәсендә иптәше булмаганлыгы белән генә түгел, күңеле белән ялгыз! Аның өчен чын ихлас күңеленнән янып торучы кешесе юк! Дөрес әйтә, исән кешеләр сөйләшә алмасын ди инде! Телле һәм колаклы адәм балалалары бер-берсен ишетә алмыймы?

Озак уйланды егет. Мәктәптә зыян иткән укучыны укытучы орышып алган сыман булды аңа.

– Бабай, мин әти исеменнән синең алдыңда гафу үтенәм. Ул үзе кайчан кайтып сөйләшәсен әйтә алмыйм. Әти ничек сүзне башларга белми, нинди тупас икәнен беләсең бит инде. Мине шулай җылы каршы алуыңа зур рәхмәт, дөресен генә әйткәндә, кире кагарсың, дип уйлаган идем.

Мондый сүзләрдән соң карт, елмаеп, Илгизгә карап торды. Бу сүзләрне ишетү – аның иң зур теләге иде.

– Үзеңә рәхмәт, улым! Кирәкле сүзләрне ишеттердең, – диде, оныгының җилкәсеннән кочып.

…Ай яктысында ике кеше сөйләшеп утыра. Хәзер инде аларның арасындагы таш эреде. Иркенләп сөйләштеләр алар бу төнне. Күбесенчә Илгиз сөйләде: шәһәр тормышы, үзенең якты хыяллары һәм әтисе белән әнисе турында.

– Ләйләгә әйттеңме соң? – дигән сорауга егет башын гына чайкады.

– Эх, сез, яшьләр! Сөйләшмичә китмә, улым. Аңлашылмаучанлык булмасын өчен, сөйләшергә кирәк. Әйтми-нитми китеп барсаң, ул сине аңламас, аралар өзелде, дип уйлар. Әгәр инде араны өзәсең килсә, турыга әйт, хыяллар белән башын тутырмасын. Кыз бала бит ул, рәнҗетә күрмә.

Мондый темага сөйләшергә Илгиз әле әзер түгел иде. Габдулла бабасына Ләйлә белән дусларча гына аралашканын аңлатып карады, әмма карт бер сүз генә әйтте: “Мин карт булсам да, күзләрем яхшы күрә әле”.

Әйе, Габдулла бабай сукыр түгел иде, Илгиз белән Ләйләнең мөнәсәбәте көннән-көн ныгый барды. Бер елдан соң Ләйлә журналистика факультетының беренче курсын тәмамлап, ә Илгиз хезмәт итеп кайткач, алар шәһәрдә күрешергә сүз бирештеләр.

Авылга кайтып, тормыш тәҗрибәсе зур булган кеше белән сөйләшкәннән соң, күп сорауларга җавап тапты Илгиз. Ул аңлап бетермәгән сорауларга башка күзлектән дә карап булуын абайлады, кешегә кеше кирәк булуына төшенде һәм якын кешеңнең кадерен белү мөһимлеген аңлады егет.

…Һәрбер авылда ташландык йортлар бар. Алар авылның бар ямен югалтып, картаеп, череп җиргә сеңә баралар. Кайсы-берсе инде бөтенләй ишелеп төшкән. Шул ташландык йортларга карап, күңелне ниндидер авыр моңсулык баса. Кайчандыр шул өй ишеге алдындагы сукмаклар җәен чирәм белән каплана, ә кышын кар астында кала… Кайчандыр бу өйдә кешеләр яшәгән. Эш көннәрендә эшләп, бәйрәм көннәрендә ял итеп, өйнең рәхәтен күреп торганнар… Ә хәзер ул өйләрнең тәрәзәләре елап тора сыман.

Илгиз солдатка киткәч, Габдулла бабайның йорты да шундый ташландык йортлар санына кергән иде. Ялгызлык белән көрәшкән, һәрвакыт кеше белән яхшы мөнәсәбәттә булырга теләгән картның йорты да елап калды менә. Оныгын армиягә озаткач, бабай озак яшәмәде, көзнең беренче көннәрендә үк якты дөньядан китеп барды. Әйтерсең лә Илгизнең кайтуын гына көтеп торган.

Авылга башка беркайчан да кайтмам дип киткән Илгиз, армиядән соң бабасының йортына яшәргә кайтты. Аны монда ниндидер көч, ниндидер хыяллар тартып кайтарды, эшләнмәгән эшләре калган иде бугай.