Home Культура Ана һәм бала

Ана һәм бала

0
58

“Әннә” диеп теле ачыла

Бу дөньяда баланың.

“Балам” диеп дөп-дөп тибә

Йөрәге һәр ананың.

Җан атып яши аналар,

Бәхетле гомер теләп.

Төннәрен баш очында

Бишек җырлары көйләп.

Тормышның шатлык-бәхете

Шул сабый балаларда.

Үскәч балалар күңеле

Булса да далаларда.

Сау-сәламәт бул, балам, ди,

Ходай сине сакласын.

Озын гомер, матур тормыш,

Бәхетең ташып аксын.

Ана белән бала арасында

Күпме наз һәм мәхәббәт!

Гомер буе әнкәйләрне

Яшик без дә хөрмәтләп.

Котлы булсын бу изге

Әнкәйләрнең бәйрәме.

Гомер буе булыгызчы

Тормышыбызның яме.

Резеда ХӘСӘНШИНА.

Яр Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасы

NO COMMENTS

LEAVE A REPLY

Please enter your comment!
Please enter your name here