Домой Жизнь татар Ана теле: Бала сөйләме кайчан, ничек үзгәрә?

Ана теле: Бала сөйләме кайчан, ничек үзгәрә?

0
Ана теле: Бала сөйләме кайчан, ничек үзгәрә?

Моны үзагымына куярга ярамый. Фәнни нигездә күзәтергә, өйрәнергә, вакытында чарасын күрергә кирәк. Ирешелгән нәтиҗәләрне уртаклашыйк әле.

Бу тезисны да шәхси сөйләм, гаилә сөйләме, өйдән тыш сөйләм категорияләре синтезы белән бергәлектә карарга кирәк. Шул ук вакытта бала сөйләменең үзенә генә хас  сыйфатларын тоемлау бик мөһим. Шәхсән үзем әти булганнан бирле һәм татар телен аралашуда куллану өлкәсен фәнни юнәлештә өйрәнә башлаганнан бирле куен дәфтәрләремдә “Бала сөйләме” дигән бүлек теркәп бардым. Менә бүген бергәләп уйланырга кайбер парчаларны тәкъдим итәм.                                      

Иң башта баланың уйлау халәте белән шул фикерен ничек белдерүе нисбәтен күзәтергә, шуңа бәя бирергә күнегергә кирәк. Ул фикерен тел чаралары белән дә (аваз, иҗек, кушаваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә һ.б.), экстра-паралингвистик чаралар белән дә (тавыш, көлү, елау, ым, ишарә, төрле хәрәкәт һ.б.) белдерә. Аның менә шул чараларны кайдан алуын, ничек аңлавын, ничек куллануын күзәтергә, шуларны даими ишәйтә баруына ирешергә кирәк. Бер генә  төрле чарага күнегеп китмәсен, гомум кулланыштагы әдәби нормадан тайпылмаска тырышсын, шуңа күнексен.      

Баланың  үз сөйләмен тел чаралары белән белдерә башлаганчы төрледән-төрле мантыйкый яисә психологик киртә-каршылыкларга очрап торуыбыз —  табигый хәлдер. Һәр очракта югалып калмаска яисә вак нәрсә дип кул селтәмәскә, ә бәлки һәр сорауга фәнни якын килеп җавап табарга тырышырга кирәк. Менә бу парчаларны үз башыбыздан кичерик әле.

                                  х   х   х                  

Рөстәм белән (5 яшь) сырхауханәгә бардык. Табибка күренергә көткәндә, стенадагы сурәтләрне карыйбыз. Суга сикерергә торган спортчы сурәтен күреп, Рөстәм:– Нишләп аны монда элгәннәр? – ди. – Әлләтагы,– дим. Чөнки уйлап торырга вакыт калмаган, чират җиткән. Кайтканда, Рөстәм: – Су коенып чирләсәгез, шушы больницага килерсез, дигәннәрдер? – диде.     Менә сиңа мә: биш яшьлек бала тормыштагы һәр күренештә мантыйкый бәйләнеш эзли, сәбәбен табарга, ачыкларга тырыша!    Юк инде, мондый чакта “әлләтагы”  дип белмәмешкә сабышырга да, уйламыйча-нитмичә, баш кагып килешү дә дөрес булмас.    – Юктыр,– дим, ниһаять,– табиблар янына килеп йөрмәс өчен менә шушы спортчы кебек су коеныгыз, чыныгыгыз дип элгәннәрдер,– дим.    Улым килешә. Һәрхәлдә, ул каршы дәшми. Уйлый.    Ә бит баланың килешмәгән, бәхәскә кергән очраклары да аз түгел. Диккать итегез әле: мантыйкый каршылыкны бала тел чарасын кулланып та хәл итә ала. Бала фикере агышындагы турыдан-туры тел белән бәйле мондый мисалларны җентеклерәк, фәнни караш белән анализлап багыйк әле: бала тел чарасына карата нинди фикердә? Дөрес фикерлиме, ялгышамы, ялгышса, аңарга ничек булышырга?

                                       х   х  х    

– Әни, алма бир әле.    – Алмалар йоклый шул инде, балакаем.    –Нәниләре генә йоклый.                                        

х   х   х    

Гөлназ урамда очраган әйберләрнең исемен алфавит белән тәртипкә салып әйтергә күнегеп килә.    – Әйдә А хәрефенә башлыйбыз: автобус, астановка…    – Чәү, чәү, тукта, остановка А түгел, О га.    – Бөтен кеше астановка ди.    – Астановка дип әйтелә генә ул, остановка дип языла.    – Мин бит язмыйм, әйтәм генә.                                              

х   х   х    

Булат (4 яшь) әнисе белән беренче тапкыр шәһәргә килде. Беренче катны узгач, ул:     – Әни, без очырмага менәбезмени инде,– диде.                                

 х   х   х                                      

Бәпкәләрдә йонны күреп, Фикүзә:     – Әни, карале, бу бәпкә казлана башлаган.                                 

х   х   х    

Укучы малай директор бүлмәсенә башын тыга:    – Апа, директор абый сез буласызмы? – ди яңа гына билгеләнгән мәктәп директорына.                                 Бала сөйләмендә “сорау—җавап” сабагы аеруча мөһим. Галимнәр балаларның көненә ничә сорау бирүе белән кызыксынган. Тикшерү нәтиҗәсе: 4 яшьтәге бала көнгә уртача 437 сорау бирә икән (Татарча элмә календарь, 1970, 30 июнь). Арада тел белән бәйлеләре дә әз түгелдер. Бүген шуларына диккать итик әле.                        

х   х   х      

-Әби, син пароходны кечкенә чагында ничек аталганын беләсеңме? Көймә!                          

х   х   х    

–Ник алмагачны “утыртабыз” диләр, ул бит басып тора? (Ш.Галиев иҗатыннан).                        

 х   х   х    

Дәрес хәзерләп бетергән Ләйләгә әнисе: –Бар, кызым, йоклар алдыннан урамга чыгып бераз һава алып кер,– ди. Сеңлесе Зөбәрҗәт килеп, шыпырт кына: — Апа, күбрәк алып кер, миңа да бирерсең,– ди.                          

х   х   х    

–Балам, чәең бик каты түгелме?    — Юк, әбием, каты түгел, тешкә бәрелми.                        

х   х   х    

Нәзилә ерак юлдан кайткан әтисенең кочагына  ташланды.    — Әттәм, миңа күчтәнәч алып кайттыңмы?   –Сабыр, кызым, сабыр,–диде әтисе.   –Апам, кил әле, кил, әттәм, сабыр алып кайткан!    Әтисе кызларына конфет чыгарып бирде.                                

х   х   х  

–Әти, син нигә яткан килеш, сөйләшмичә укыйсың?   — Мин бит, улым, эчемнән укыйм.   — Ә синең эчеңдә күзең бар мыни?                          

х   х   х        

Әнисе баллы банканы базга ук төшереп куйды.    –Кунак-мазар килгәч ачарбыз,– диде. Әбисе килгәч, сыйландылар.    –Әби – кунак, иеме, әни, ә мазар кайчан килер икән?                          

х   х   х  

–Әби, абыем кая китте?   –Урамда трай тибеп йөри.   –Әби, миңа да трай бир әле, минем дә тибеп йөрисем килә…                        

х   х   х    

Әбисе Галияне йокыдан уята:    –Тор, кызым, йокың туйгандыр инде.    — Ә син аңа нәрсә ашаттың, әби?                            

х   х   х    

–Әби, башым авырта.    –Кичә урамда озак йөрдең шул, кояш суккандыр.    — Юк, әби, сукмады. Аның кулы юк бит.                      

х   х  х    

–Нигә елыйсың?    –Абыйларга каникул биреп кайтарганнар, ә миңа юк.    –Нигә сиңа юк?    –Мин бит әле мәктәпкә йөрмим…                    

х   х   х    

“Африка” белән “фабрика”ны бутый.    –Бу яңа утыргычны да Африкада ясаганнармы?  

Бала сөйләмен баету, камилләштерүдә, әлбәттә инде, беренче нәүбәттә тел чараларына нигезләнгән халык авыз иҗаты әсәрләре (бишек җыры, әкият, мөнәҗәт, мәкаль, әйтем, такмаза һ.б.), аннары язучылар иҗат иткән махсус балалар әдәбияты зур урын тота. Бүген соңгыларына аерым тукталып алабыз.    

Менә кулымда күренекле татар балалар язучысы шагыйрь Хәкимҗан Халиковның 2019 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан бик саллы “Сайланма әсәрләре” (Төзүчесе Ләйлә Минһаҗева), Күрше авылдашым, мәктәптәшем, каләмдәшем Хәкимҗан абый үзе безнең арада юк инде, китапны хатыны Нурия ханым, балалары кайгыртып чыгарган, алар бүләк итте. Рәхмәт. Өебез китапханәсендә шагыйрьнең унлап китабы бар. Хөрмәтле әдибебезнең безгә үзе биргән култамгалы китапларын аеруча кызыксынып  укыйбыз.    

Күренекле шагыйребез иҗат мирасының озын гомерле булуының сәбәпләрен ачкан фәнни хезмәтләр әледән-әле дөнья күреп тора, Без дә аның ана телебезне сәнгати  куллану осталыгын ачарга омтылдык. Максатыбыз нигезсез, сәбәпсез дә түгел: ул туып-үскән, рухый ризыгы – ана телен төпле үзләштергән Казан арты (Әтнә районы, Мамыш авылы), аның халкы элек-электән милли җанлы, ана теленә, әдәбиятенә, иҗатчыларына сак, кайгыртучан, хөрмәт белән карап, иҗатка  тартылып яши. Бу гореф–гадәтләрнең  нигезе нык шул. Монда Шиһабетдин Мәрҗани, Нәкый Исәнбәт игътибарын җәлеп иткән, алар тарафыннан тупланган халык авыз иҗаты, якташлары ьГабдулла Тукай, Сибгат Хәким, Рафаэль Төхвәтуллин, Фирая Зыятдинова, Нәҗип Мадьяров, Лена Шагыйрьҗан, Равил Вәли һәм башка иҗатчыларның саф татарча язылган, бүген дә яратып укыла торган әсәрләре дә шул нигездә илһам энҗеләре булып салынган. Х.Халиков әсәрләре дә менә шул мирасның һәр татар баласы сабак алырлык мул чыганагы ул. Кадерен белик, өйрәник, файдасын күрик.    

Бала – ул теләсә кайсы сөйләмгә, тел чарасына,–теләсә кайсы хәрәкәткә, җанлы күренешкә диккать иткән кебек үк,– бик игътибарлы. Үзенә яңа хәбәр, яңа фикер җиткерә торган, уйланырга мәҗбүр итә торган “могъҗизага”, ягъни телгә, хәтта аның аерым-аерым берәмлекләре – аваз, хәреф, иҗек, сүз, җөмләләренә дә ул бик сизгер. Үз сөйләмендә дә ул алардан файдаланырга омтыла. Өстәвенә әле сөйләмнең мәктәптә җитәрлек өйрәнелми торган тавыш, сурәт, ым, ишарә ише чараларына да игътибар итә. Шагыйрь Халиковның балаларга атап язган шигырьләрендә менә бу үзенчәлекне белеп, табигый сиземләү белән нечкә тоеп  эш итүен ачык күрәсең.    

Шигъри сөйләм аһәңе өн-аваз яңгырашыннан ук башлана. һәр  авазның үз яңгырашы. Һәр аваз үзенчәлекле. Белгечләр гадәттә сузык авазлар гармониясенә күбрәк игъибар итә. Балалар сөйләменә, аеруча шигырь укуларына диккать итсәгез, тартык авазларның үзенчә яңгыравына да юлыкмый калмассыз: тррр, бррр, сыззз, ашшшык һ.б. Х.Халиковның бала сөйләмендә еш очрый торган куркак сүзен кулланып, өстәвенә аны әле кырык куркак гыйбарәсенә җиткерүе очраклы түгел. Монда “к” авазы (хәрефе дә) идәнгә сибелгән борчак тавышларын хәтерләтә кебек. Яисә “Беттем диген бер бәрсә…” гыйбәрәсендә “б” үзе бер йодрык булып бәрергә җыена кебек тоелмый мыни.    

Авазлардан  (хәрефләрдән) иҗек, кушымчалар укмаша. Алар да тере, алар да бала фантазиясен хәрәкәткә китерү сәләтенә ия. Менә “Силби” дигән шигьри әкияттә Хазбулат исемле малай яңа танышының “ялганла син, хәйләлә”, “хәзер базар заманы: өйрән ныграк алдарга” дигән өйрәтүенә, тик торганда миләш ботагын сындыруына аптыраса да, бу әшәкелекләр танышының исеме белән бәйле дип башына да китермәгән иде – беткән мени татарда сәер  исемнәр – ә хикмәт исемдә, анда да аны укмаштырган иҗекләрдә икән: бала-чага бит сүзләрне тезгән иҗекләрне уртадан яисә азактан укып  кызык таба – бактың исә Силби дә иблис икән.    

Гомумән дә, шигырьне аһәңле, яңгырашлы итеп ишеттерү, саф һава сулаган кебек кенә җиңел укып, ләззәт кичерү өчен иҗекнең хикмәтле чара икәнен шагыйрь бик белеп эш итә. Чын татарлык иҗектә шул. Фәндә дә телебезнең  агглютинативлыгы (ягъни кушымчаларның өстәлә баруы) башка телләрдән үзгәлеге буларак өйрәнелә. Шигырьдә дә иҗекнең мәгънә төрлелеге барлыкка китерү сәләте, аларны төрле яңгырашлы иттерү, иҗек үзгәргәч, бөтен сүз, бөтен сөйләм үзгәрү мөмкинлеге балада кызыксыну барлыкка китерә, аларны үзгәртеп карау, яңаларын уйлап чыгару теләге туа, аның шуктеллелек, җортеллелек күнекмәләре ясыйсы килә. Монда ул Хәкимҗан абыйсы шигырьләреннән күпләп мисал таба ала: сызгырып – ыжгырып, карарга – чабарга,  чыккан – суккан, көлке – төлке, карчык —  капчык, бүре – шүре, шаян – наян һ.б. Иҗекнең әйтүдәге төрле өстәмә мөмкинлекләре дә шигырьдә тулырак чагыла: Каеш белән әтием бер сыдырса – әллә-лә…    

Ә сүз дигән хәзинә белән Хәкимҗан әдип ничек хәсиятле эш итә, дөресрәге, иҗат итә. Һәр сүзе нәкъ бала күнеккән, теләгән төшенчәгә тач килеп тора. Шагыйрьнең шушы татлы иҗат җимешеннән укучы да канәгатьлек кичерә, ул сүз, гыйбарәне хәтеренә сеңдереп кала, куллана башлый, чөнки алар бераз сәерлеге, сурәтлелеге, олыларныкыннан бераз аерылыбрак торуы белән бала күңеленә, психологиясенә ятышрак. Башлыча алар – канатлы гыйбарә – фразеологизмнар, диалектизмнар, гади сөйләм, жаргон элементлары һ.б.: коты очкан, ычкын тизрәк, бетте баш, җен ачуы чыгу, шап иттереп суккан, чытыр чапкан, күрмәгәнне күрерсең,  алтын икән акылың һ.б.    

Бала сөйләмен яңа сүзләр белән баета бару – шагыйрьнең төп, әһәмиятле бурычларыннан, Әйтик, җай чыкканда ул сүзләрнең мәгънә ягыннан (синоним) һәм әйтелеш ягыннан (омоним, омофон) төрле вариантларын тәкъдим итеп, балаларның лексик байлыгын арттырырга омтыла: бер сарыгы аяк сузган, икенчесе үлеп киткән һ.б.    

Бала иң гади төшенчәне дә сурәтле-образлы итеп күрү сәләте белән туа. Кешенең, беренче чиратта татар кешесенең, менә бу сәләтен һәр шагыйрь үзе кичергән булырга тиеш, шуны тоймаса, ул шагыйрь дә була алмый. Шәһәрдә туып-үсеп, урысча уйлап татарча язарга көчәнгән каләмче беркайчан да авыл баласы аңларлык, хисләнерлек шигырь яза алмас. Кызганыч ки, бүген яшьләрнең сурәтле уйлау, сөйләү сәләте сүрелә, тоныклана бара бугай. Ә образлылык ул гап-гади сүздән, күчерелмә мәгънәле гыйбарә—канатлы сүздән башлана да бөтен бер сурәт булып үсеп китә. Моңа төрле чаралар белән ирешелә: мәсәлән, чагыштыру (коштай очып бара; сөттәй ап-ак томан; очып чыкты туп кебек; орчык буе булса да; чәче гүя пумала һ.б.). Шул ук вакытта балада ул чаралар үзенчәлекле чагылыш таба, әйтик, шул ук чагыштыруда баланың хыялыйлык, арттыру (гипербола) сыйфаты күперенкерәк була (эчке яктан ишеккә кырык терәк куйганнар; Сарбай инде алардан күпме таяк ашады Һ.б.).    

Баланың дөньяны танып белүе үзенчәрәк булгач, аның телне куллануы, сөйләм оештыруы да аерыбрак торуы табигый – анда хәрәкәт—елгырлык, сурәт-рәсем көчлерәк, ә болар шигырьдә дә җөмләнең ким, сегментлы, инверсия, парцелляцияле һәм нормадан “тайпылган” башка рәвешләренә юлыгабыз. “Ә куянның күрсәң шулчак көлгәнен…”; “Бүре килеп чыкмасынмы шул чакта…”; “Торма болай ыжгырып, ычкын тизрәк…” һ.б.    

Сурәтләү дигәндә, шигырьдә сүз-гыйбарәләр белән ирешелгән аерым-аерым микрообраз-рәсемнәр генә түгел, ә бөтен бер образлы күренешләр (әдәбият нәзәриясендә алар сынландыру, гәүдәләндерү дип тә атала) тудырып кына максатка ирешеп була. Хәкимҗан остаз бу хакыйкәткә бөтен иҗат юлында тугры калды. Менә бу сурәтләрне күз алдына китереп, баланың ничек сөенеп куюын тою кыен түгелдер: “Куркакларны күрүгә ай елмаеп куйган ди”; “Авыл йоклый төренеп сөттәй ап-ак томанга…”. Гомумән алганда, аның бөтен бер шигырьләре балалар хыялында туган, аларның фантазиясен үстерүгә сәләтле сурәт-образлар бит. “Канатлы куян” әкияте генә дә ни тора! Аның шул исемдәге китабы да бик укыла.    

Образ-сурәт тудыруның төрле сәнгати чаралары бар; без инде төп максатыбыз – тел чараларына тукталдык. Х,Халиков — нәкъ менә шушы кыйбла остасы. Аның шигырьләрен укыган бала сүз белән теләсә нинди сурәт ясап буласына үзе ышана. Менә бай мәчесе Мыекбай үзен “тәнкыйть иткән” көчекне дә  “танымый”: Ләң-ләң килеп чәңгелдәп =Торма әле янымда!=Ычкын тизрәк, югыйсә=Биетәм бит мин сине!=Гади песи түгел мин,=Мин бит фарсы песие!    

Чамаладыкмы, күзалладыкмы – бу бит песи түгел, бу бит койган да куйган һавалы “яңа татар” үзе!    

Тагын да әһәмиятлесе шунда, шагыйребезнең мондый тәэсир көченең нәкъ менә ана телебезне нечкә белеп, оста куллануында икәнен дә бала сизә, тел байлыгын арттыруда аңардан үрнәк алырга, өйрәнергә мөмкин икәнен тоемлый. Күңеленә аеруча ятышлы сүз, әйтем, гыйбарәләрне шагыйрь абыйның халык сөйләменнән табып алуын, өстәвенә әле шундый канатлы әйтемнәрне  үзенең дә уйлап чыгарганын – “ясаганын” да ул сиземли (“Үз күләгәңнән үзең кача алмыйсың икән”; “Дуслар кирәк сиңа да, дуслар кирәк миңа да”; “Әни әйтә: ялгыз ди яшәп булмый тормышта”; “Тик үзеңне ярату – дуслык өчен агу ул”). Менә бит: син әти-әниең, туганнарың, иптәшләрең белән көн дә сөйләшә торган гап-гади туган телең нинди шигырьләр язарга, канатлы, могҗизалы гыйбарәләр уйлап чыгарырга сәләтле икән!  

Кызганыч ки, шушындый соклану хисе белән бергә аны тоныкландырырга мәҗбүр иткән басынкы бер уй да пәйда була икән: әдипнең менә бу сирәк очрый торган талантының бик кирәкле җимеше аңа мохтаҗларга вакытында, барып җитәме  соң? Бездә, шөкер, балаларга сөйләм сабагы бирерлек рухый ризык аз түгел – бу кыйблада махсус иҗат иткән язучыларыбыз да, аларның хезмәтләре дә мулдан. Дәрдемәнд, Габдулла Тукай, Нәкый Исәнбәт, Әминә Бикчәнтәева, Шәүкәт Галиев, Гадел Кутуй, Энҗе Мөэминева, Роберт Миңнуллин, Рәшит Бәшәр һәм дә яшьләр арасыннан байтак талантлылар… Укы гына, өйрән, куллан гына.  

Дөресен әйткәндә, һәр язучы иҗатында баланы күз алдына китереп, аңа тәэсир итәргә теләп язып карамаганы юктыр да, Һәр язучы иҗатыннан бу яклап сабак алырлык үрнәк әсәр табарга була. Тик балага, әти-әнигә, тәрбияче-мөгаллимнәргә аларны табу җиңел түгел. Бу яктан да Х.Халиковның безнең кулдагы “Сайланма әсәрләр”ен өлге итеп күрсәтергә була – анда, әйтик, баланың сөйләм осталыгын үстерүгә булыша торган мөмкинлекләр аерым билгеләнгән, махсус бүлек, бүлекчә рәвешендә бәян ителгән. Мәсәлән, “Тел шомарткычлар” (Кешене тик эш кенә эшлекле кеше итә; Кечелекле, кешелекле кеше саклый кешелекне; Әй Хәсәнә, Хәсәнә, вәсвәсәләнмәсәнә; ).  

Җыентыкны нәшер итүчеләр бала сөйләмен үзләштерүчеләрне фән белән якынайтудан курыкмыйча дөрес эшләгән – “Грамматик табышмаклар” – балаларга иң кызыкларыннан. Анда анаграммалар (Алла, кабак, чәч, апа, дус-суд, тырма-тамыр, арка-кара, ботак-ботка һ.б.); метаграммалар (сабак-сабын, каен-каеш, җәй-җөй һ.б.); логогрифлар (ашлык-башлык, әби-бәби, арыш-артыш һ.б.); ике дистәдән күбрәк шараданың гына да һәркайсы үзенә бер сөйләм дәресе. Әйдә, берсен генә булса да бергәләп чишик әле: “Бер иҗеге никтер пешмәгән,+Икенчесе куша тегәргә.+Кушылсалар әгәр икесе,+Кем яратмый аны кияргә?!” Ана телеңне белсәң, дөрес җавап табуы әлләни читен түгел икән – Читек бит!  

Бүтән әдипләребезнең дә балаларга дигән әсәрләрен менә шушылай үтемлерәк  итеп җиткерергә иде дә бит …                                                                             Илдар Низамов,                                                             филология фәннәре докторы.

matbugat