Ана теле: Тел һәм җыр. “Хуҗа” үзе ни ди?

0
64
matbugat.ru

Җыр үрнәгендә сөйләмебезне үтемле итү максатында оештырылган дәрес-язмаларыбызны дәвам иттерәбез. “Нәрсә ул җыр?” дигән сорауга бер әңгәмәбездә җыр хуҗаларының берсе – тыңлаучы фикереннән соң аның икенче үзәк хуҗасы – җырны тудыручыларның фикерен тәфсиллерәк ачыкларга да вакыт җитте. Максат-ниятебез: халыкның, ягъни менә безнең җырга карата бүгенге фикерләребез нинди?

Җыр һәм халык,… милләт, … дәүләт, … ил, җыр һәм шәхес  төшенчәләре нинди мөнәсәбәттә? Бүлекнең эпиграфы – маягы итеп җырлар авторы шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның “Рәхмәт сиңа татар җыры” шигарен хәтердә яңарткан идек. Шул рухта дәвам иттерик.    

Татар җыры, аның җәмгыятьтә тоткан урыны, яшәешебездә рухи азык буларак уңай һәм тискәре тәэсире турында әледән-әле сөйләшүләр булып тора.   Истәлекләр, китаплар, дәреслекләр язылган. Җәүдәт Фәйзи, Илһам Шакиров, Рамил Курамшин, Зөһрә Сәхәбиева китапларын беләбез. Менә җыр тудыручыларның кайберләренең  бик кыскача гына фикерләре. Илһам Шакиров: “Җыр ул моң, әлбәттә. Ә моң тирәнрәк төшенчә, ул миллигә тиң. Тукайда да шундый фикер бар, …милли, моңлы көй дип аермыйча әйтә”;  Георгий Ибушев:  “Җыр – әниләрнең безне дөньяга китергәндә кычкырган изге тавышы ул; Җыр – таңнарның алсулыгы; чыкларның җемелдәве ул; Җыр – сабыйларның көлүе, төркем-төркем күперенгән ап-ак болытларның агуы ул; Җыр – “сөям” дигән серле пышылдауны ишеткәндәге баш әйләнүе, иреннәрнең иреннәргә кагылгандагы назы ул; Җыр – җылы дулкын булып игеннәргә сарылган рәшә чыңы, чишмәләрнең челтерәве ул;  Җыр – серле төндә йолдыз булып коелган керсез карларның аклыгы, Киек каз юлыннан иңгән яктылык ул;  Җыр – минем, синең ярсып типкән йөрәк тибешең, халыкларны азатлыкка чакырып дәшкән көчле аваз ул; (Күренекле җурналист Люция Фаршатова. В.Т., 2007, 19 дек.); Хәйдәр Бигичев: Без – җырчылар, безнең инде төп эшебез – халыкны агарту, халыкны уйландыру. Кешене гел елатып яисә гел көлдереп кенә торып та булмый бит. Менә шуның кыл уртасын, шул урталыкның иң биек урынын алып барырга кирәк. Дөньяның да, күңелеңнең дә  бай булуын, рухи яктан бай икәнен күрсәтү өчен, милләт югарылыгын күрсәтү өчен күпме көч сарыф ителә. Милләтне шул үзеңнең талантың белән өскә таба этәрәсең. Сәнгатьнең язмышы ул милләт язмышы, халык язмышы да бит. Сәнгате аша гына халыкның кем икәнлеге беленә. Алга киткән илләрдә моны яхшы аңлыйлар. Рухи як һәрчак алда барырга тиеш (Телевидениедә Рәзил Вәлиев белән әңгәмә).; Флюра Сөләйманова: Җырны өйрәнеп бетәр өчен гел җырлап йөрергә кирәк.  Көндәлек “ашың” булырга тиеш ул синең. Бүген генә өйрәнеп җырланган җыр пешмәгән ризык кебек бит ул. Минем һәр җырым кеше гомеренең бер көне кебек. Ә кеше гомереннән бер көнне дә сызып ташлап булмый. Йөрәгем аша үткәреп җырлаганга, алар  берсе дә онытылмый.    

Халык язучысы, “Җидегән чишмә” җыры авторы Гомәр Бәширев: … Менә беркөнне, Габдулла Тукай клубында җыелыш башланыр алдыннан, Сара ханым, гадәтенчә җитез генә сәхнәгә менеп китте дә, рояль янына басып: –  Мин сезгә “Җидегән чишмә” дигән яңа көй уйнап күрсәтәм! – диде.  Мин аның уйнавын, үземне үзем онытып, хәйран калып тыңладым. Сара ханым бу көендә  мин сүзләр ярдәмендә әйтеп бирә алмаганнарны да әйткән, җырны тагын да тирәнрәк, тагын да газизрәк яңа хисләр, кичерешләр белән баеткан иде (324 б.), дигән;    

Күп җыр авторы, халык шагыйре Фәнис Яруллин: Җырның төп вазыйфасы да шул бит инде: җанны тетрәндерү, кешене тирән уйларга салу, битарафлыктан чыгару. Дөрес, дәртне кузгатучы, борчу-мәшәкатьләрне күпмедер вакытка оныттырып  торучы шаян җырлар да бар…, ди.      

Композитор, консерватория укытучысы Илмир Низамов: Мин  музыка телендә сөйләшә белүемә бик шатланам һәм горурланам. Рөстәм Яхинның романсын тыңлаган кешеләр гомумән татар телен белмәсәләр, төбенә җитмәсәләр дә, бөтен мәгънәсен аңлап бетерә алмасалар да, алар әсәрдә нинди хисләр барлыгын сизә. Без тел белән әйтеп бирә алмаганны музыка әйтеп бирә. Мин нинди генә эксперимент ясасам да, музыканың эмоциональ ягына зур игътибар бирәм. Җанга сугуын, йөрәккә үтүен үземнең татар булуым белән бәйлим. Рус, Европа композиторларында мин моны азрак сизәм. Алар күбрәк баш белән язалар дип уйлыйм. Минем музыкам ул хисләр ташкынында язылган, дигән;    

Шигырьләренә күп җыр язылган шагыйрь Рим Идиятуллин: Кешеләрне максатлар гына берләштерми, әдәбиятлар, җырлар, моңнар да берләштерә. Ә җыр ул – һәр милләтнең җанын агарта, ул аны канатландыра… (Азатлык, 2017, 4 апр.).;       Шагыйрь Газинур Морат: Җыр кирәк. Безнең дә бит еллар учагында / Бераз инде гомер көйрәде…/ Бишегемне тибрәткәндә, әнкәй / Кайсы көйне икән көйләде? Кай җыруны ул җырлады икән? Хәтереңдә булса әйт, йөрәк, – /Галәм бишегендә ятимнәр бар – / Юатырга кирәк! Җыр кирәк!    

Җирдә моң кимегән саен, Илдә маңкортлар арта; / Җирдә моң кимегән саен / Кыскара бара хәтер; Безгә язсын җыр язмышы булып,/ Моң язмышы булып яшәргә;      

Җыр белгече Алмаз Хәмзин: “ Җыр – татарның йөзе, аның үткәне, бүгенгесе, кайгысы, сагышы, шатлыгы.  … Эстрада милләтне тәрбияләүдә иң  үтемле чара. Сабыйга бишектә чакта ук иң беренче аваз ишетелә, ул ритмнар тоя, назлы көйгә йоклап китә. Үсә төшкәч бала көйгә чәбәк-чәбәк итә, бии, җырлый башлый (Т.я., 2008, 12 июнь);       

Хәтерлисездер: “Нәрсә ул җыр? соравына гәпне без җыр хуҗаларының берсе – тыңлаучы җавабы белән башлаган идек, аннары җырның икенче хуҗасы – аны тудыручылар фикеренә күчтек. Хәзер менә гәпне янә тыңлаучылар фикере белән очлыйбыз – ни әйтсәң дә без бит тыңлачының фикере халык фикере дип күнеккән. Хәер, бу тәкъдимебез белән җырны тудыручыларны да үпкәләтмибез икән, хәзер тәкъдим ителәчәк тыңлаучылар моң-музыка өлкәсендә, хәтта җыр башкаруда да төшеп калганнардан түгел иде. Менә галим, журналист, мөгаллим  Флорид Әгъзәмевнең: җыр сәнгатен бәяләве: Халкыбызның, милләтебезнең фаҗигале язмышын үзенә сеңдергән озын көйләребезне сузганда, Зөһрәнең бер чишмәдән чумырып алган тавышы, зур-зур борылышлар ясый-ясый, салмак-сагышлы агып бара, вакыт-вакыт бәгырьләрне өзеп сыкрап-иңрәп ала, аннары, ачы язмышка нәфрәт вә ризасыөзлык белдереп, сугылырга-бәргәләнергә тотына. Яисә шулай ук галим, үзе дә чын артистча оста җырлаучы   Фоат Галимуллин: Чын җырчы кем ул дигән шактый катлаулы сорауга җавап бирергә җөрьят итә? “…Консерватория, музыка училищесын тәмамлаган, кесәсендә җырчы дигән шәһәдәтнамәсе булган кешеме? Әллә табигать анабыз тарафыннан җырчы итеп яратылган серле затмы? Әлбәттә, болар икесе бергә. Күңелендәге олы байлыкны тыңлаучыларга җиткерү юлларын, алымнарын өйрәтүче мәктәп узмаган, шуның осталыгына ирешмәгән кешене җырчы дип санап булмый бит. Җырны аны барыбыз да җырлый бит, әмма ничек итеп? Мәсьәлә менә шунда. … Тулаем халыкның уртак җырчысына әверелү, ай-һай,  бик сирәкләргә генә насыйп була. Җырлау – яшәү рәвеше булган шәхесләр генә ирешәдер моңа. Мин шундыйлардан берничә затны гына беләм. Шуларның берсе – Флера Сөләймәнова. … Нәрсә генә эшләмәсен, ул әкрен генә җырлый. Җырның һәрбер авазын, борылмасын йөзләрчә иапкыр сынап карый, ничек итсәм, үтемлерәк булыр икән, дип моңлана да моңлана…;      

Җырыбызга, җырчыларыбызга һәрчак игьтибарлы халык язучысы Әмирхан Еники: бер талантыбыз турында болай дигән: “Бу концертта Зөһрә ханым безгә яңа бер ягы белән ачылды: яраткан җырчыбыз чын мәгънәсендә Тукай җырчысы да икән… Гүя алар бер-берсен тапканнар. Икесе дә бик халыкчан, бик моңлы, бик садәләр. … Зөһрә әнә ”Җидегән чишмә”не җырлый. Йа Хода! – сүзләре, моңы, җыры – яшьләрне тыю читен… Татар күңелендә ниләр генә уятмыйдыр ул!.. (387 б.).    

Әлбәттә инде, җыр турында җыр хуҗаларының  үзләренең уйланулары язмабызда озакка сузылуы табигыйдер. Тәнәфес ясап алыйк. Сез дә күзәтүләрегезне, шул хакта уйлануларыгызны барлап алыгыз. Уртаклашыгыз.
                                     
Илдар Низамов,                        
филология фәннәре докторы.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here