Ана теле: Тел һәм җыр. Мәшһүр затларыбыз “моң” турында

0
40

Телебезнең иң бай хәзинәләреннән берсе җырның асылын төшенүне дәвам иттереп, соңгы язма-дәрестә без аның хисне белдерү сәләтенә аерым игътибар итеп, бу кыйбладагы хәсиятен төплерәк өйрәнергә керешкән идек. Җыр кешенең рухый ризыгының аеруча нәзберек бер өлешен, ягьни эчке хисен ничегрәк белдерә ала?

Җырны сөйләмебезне чарлау чарасы буларак алганда без башлыча тел белән эш итәрбез дигән идек тә тормышыбызда җыр үзенә бер, колачлырак, тирәнрәк урын тота шул. Әңгәмәне тел белән генә чикләргә мөмкин дә түгел. Чөнки ул моң, көй төшенчәләреннән һич тә аерылгысыз. Шуларсыз җыр төшенчәсе гомумән дә була алмый, дидек бит. Җырның бер үзәге сүз булса, икенче үзәге моң, көй бит! Бу хакта шушы өлкәгә кагылган затларыбыз ни уйлый, ни әйткән? Менә бөтен гомере җырдан аерылгысыз шагыйрә, җырчы Лена Шагыйрҗанның моң, җыр, көй турында кайбер уй-фикере: Тирә-юньдә бөтен нәрсә көйли: / һава, аһәң, мелодия, аваз, / ритм, рифма, ташлар, гөрләвекләр, / алсу гөлләр көйли, шаулы агач… (Казан утлары, 2002, №9, 21 б.); Тыңлап торсаң өнен Табигатьнең,/ бертуктаусыз гүзәл симфония / агылып тора Җирдән, Күктән, Судан – / бер Аллаһның моңлы сулышы гүя (Казан утлары, 2002, №9, 21 б.); ди шагыйрәбез.                              

Мәшһүр композитәр, җырчы Сара Садыйкова “Җыр булсын өчен иң башта көй кирәк, көйсез җыр булмый”, дигән икән. “Моң” димәгән бит. “Моң”ны ул ничек аңлады икән? Ә музыканы?      

Даһи җырчы, композитор, милләтпәрвәр Илһам Шакировның еш кына “милли моң” диюе күп нәрсә аңлата түгелме! Аныңча, миллилек моңнан, җырдан тора.      

Мәшһүрә җырчыбыз, композитор Зөһрә Сәхәбиева моң турында: “Җырлы гомер – гамьле гомер” дигән китабында  (Казан: Татар.кит.нәшр., 2016) ире, атаклы җырчы Хәйдәр Бигичевкә багышлаган “ Мәңгелек җырым син…” дигән бүлектә “Моң” дигән монолог тәкъдим итә. “Нәрсә соң ул моң? Бәхетнең ни икәнен һәркем үзенчә аңлаган кебек, моң дигән хикмәткә дә һәр татар җаны үз ачкычын яратадыр Моң төшенчәсе безнең халыкта гына бар дип йөрсәк тә, хиссияте барча халыкларда бар аның. Шиксез.  Моңсыз халык булмас. Ә инде үземә килгәндә, яши-яши мин шуны аңладым: моң кешегә юкка гына бирелми. Аллаһы Тәгаләгә һәммәсе мәгълүм. Шулай ук  адәм балаларының ни күрәчәге дә.  Уйнап-көлеп кенә үскән кешенең күңелендә моң булмаса да, гаҗәпләнмим мин.  Шулай. Җиңел генә, хәсрәт күрмичә генә, күз яше түкмичә генә, утырып уйлар уйламыйча гына үскән һәм яшәгән кешедә моң булмавы ни гаҗәп?      

Ә Хәйдәр – сугыш арты баласы. Сугышның афәтләре бик күптөрле һәм бик гомерле була аның.  Тормыш итү кыенлыкларын гына әйтүем түгел. Кешеләрнең холык-фигыльләрен саусызландырды сугыш, гамәлләрен үзгәртте. Һәр җайсызлыкның иң элек нечкә җаннарга – балаларга килеп бәрелгәнен беләбез. … Хәйдәрнең бәләкәй чакта төшкән бер фотосы бар. Иң беренче фотосы ул аның. Оста кулыннан төшереп ясалган сурәт түгел – “любительский”.  Гап-гади киемнәрдән, аягында оекбаш. Ярабби, бер матур, уймак иренле малай. Ярабби, бер тынычлык белән утырып тора.  Ә күзләрендәге моң… Ул күзләргә тирән күлләрдән дә тирән моң  сыйган… Менә шуңа күрә дә моң ул кешегә алда күрәчәкләре өчен дә  биреләдер дип уйлыйм мин. Тормыш шушы уемны раслаган мисалларны бер-бер артлы китерә тора… Моң иясе булу өчен җырчы булу мәҗбүри түгел. Ул игенчедә дә була, шагыйрьдә дә була, язучыда да була, балта остасында да була. Моң – аңлатып бетерә алмый торган тирән гамь ул. Моң ул – буш булмау. һәм тулышкан күңел бервакыт үзенә юл таба: йә шигырь булып чыга, йә йорт булып калка, йә бер кул ясуы буш җир калмаган уҗым булып шыта, йә җыр булып түгелә.” ди Зөһрә ханым.      

Шул китапта җыр белән бәйле, Зөһрә белән бәйле башка затларның да моң турында фикере бар. Миргазыян Юныс: “… Моңны бары тик бер төрле генә кабул итү, аны күкләргә чөеп мактау дөрес булмас иде. Моңның чын вазифасы – милли горурлыкны саклау колониаль коллык шартларында чиктән тыш авыр, катлаулы иде. Татарда тез чүгеп,  буйсынып яшәү, моңлы мескенлек, моңлы ялагайлык шактый көчәйде. Милли мескенлекне теләсә кайсы җырчы, теләсә нинди әдип һәм рәссам саклый ала. Милли горурлыкны бары тик халык, чын халыкча, ихлас, саф күңелдән башкаручылар гына тәрбияли ала. Зөһрә шундыйлардан (351 б.).   … Җыр, музыка гади сүзнең көче җитмәгән, күңел нечкәлекләрен башка юл белән тапшыру кирәк булган очракта барлыкка килә. Димәк, моң тылсымы беркайчан да безгә серләрен ачып бетермәячәк. Зөһрә ирешкән уңышлыкларның  каян барлыкка килүе турында мин болай фаразлыйм, ди Миргазыян Юныс: Татар җырын, дастаннарыбызны, мөнәҗәтләребезне  халык язмышына кагылышлы тетрәндергеч вакыйгалар тудырган. Җырлаганда Зөһрә  күңеле белән шул вакыйгалар тирәнлегендә яши ала. Ул аларны аңлый, борчыла, дулкынлана. Көй белән безгә шушы тирән кичерешләр килеп җитә.  Ирексездән без дә  кайгыра, дулкынлана башлыйбыз. Без зур әдипнең кәгазьгә салынмаган сүзен дә (подтекст) ишетәбез. Җырда да шулай. Башкаручының кайнар тойгылары, аның изге теләкләре көй дулкыны белән безгә килеп керә, безнең дә тойгылар  сулкылдарга тотына… (352 б.), дигән Миргазыян Юныс.      

Фәнис Яруллин менә ни дигән: Бу исемне телгә алуга, минем күз алдыма тирән сулы, бормаланып-бормаланып агучы, озын юллар үтеп, безнең көннәргә килеп җиткән мәһабәт елга килеп баса. Ни өчен шулай икән соң бу?   Мөгаен, елга белән җырның охшаш язмышлы булуыннандыр. Әйе, ныклабрак уйлап карасаң, болар арасында уртаклыклар күп. зур елгалар гасырлар белән гасырларны, буыннар белән буыннарны тоташтырып, эссе чүлләрдә кипмичә, тау-ташларга бәрелеп юкка чыкмыйча туктаусыз аккан кебек, татар моңы да, юлда очраган меңнәрчә киртәләрне җиңә-җиңә, күңелләрдән күңелләргә күчә-күчә, бүгенге көнгә килеп җиткән. Безнең борынгы җырларыбызның  кайсын гына алып карама – аның төбендә тирән моң ята. Хәер, сагыш белән моң гына түгел, аларда самимилек белән керсезлек, лирик геройны чиксез олылау һәм мәхәббәт, күңелнең иң тирән катламнарын актарып ташларлык хисләр дулкыны һәм кичерешләр өермәсе, җан тетрәтерлек тирбәлешләр һәм авазлар алмашынуы. Мондый җырларны теләсә нинди тавыш белән җырлап булмый… Заман көйләрен җырларга өйрәнеп булса да халык җырларын өйрәнеп кенә җырлап булмый. Аның өчен җырчы булып туарга, иркенлекне-киңлекне тоеп үсәргә, ерак гасырлар авазына колак сала белергә, күңел катламнарына үтеп керергә өйрәнергә кирәк. (356 б.), дигән Фәнис Яруллин.       

Моң, көй, җыр турында шәхсән үзем ни уйлыйм? Инде әйтелә башлаган фикерне дәвам иттерик. Менә бер парчам: Бакый.   Юбилейларда күп булынган. Һәркайсыннан үзенә бер кызык, истәлекле вакыйга йә мизгел кала. Әйтик, Бакый Урманче турында берәр сүз чыкса яисә аның берәр сурәтенә, үзе ясаган берәр әсәренә юлыксам, келт итеп аның туксан яше бәйрәмендә  зур, дәрәҗәле театрның шыгрым тулы халык алдында олы мөнбәрдән ихластан җырлавы  хәтергә төшә. Көчле, дәртле тавыш; үзен иркен тота, җырлавыннан үзенә дә, башкаларга да ләззәт бирелүен тоеп, шуннан илһам алып, ихласый җырлый…      

Ә бит хикмәт вакыйганың үзеннән бигрәк шул уелып калган мизгелләрнең торып-торып янә хәтергә төшеп, үзенә күрә яңа бер ачыш булып, күңелдә яңа хәтирәләр уятып, ләззәт, рухый бер ачыш биреп куюында. Бакый абыйның йөз еллыгын билгеләгән көннәр: радио, телевизор сөйли, газетлар яза, һәйкәл ачып җибәрделәр, залларда әсәрләрен күрсәтәләр.      

Шул күргәзмәләрнең берсен карап йөрим. Иң зур залларның берсендә аның иң күрекле сурәт-картиналары – милләтебезнең атаклы ханымнары. һәр сурәте еллар буе ясаган сәнгать әсәренә тиң,  күпме көч, илһам сарыф ителгән.      

Чү, тукта, болар бит барысы да бер елда – 1987 елда иҗат ителгән. Аларны туктый-туктый, кайтып-кайтып карыйм. Болар бит ул мөнбәрдән дәртләнеп, илһамланып җырлаган туксан яше елында ясалган.    Сөбханалла, сөбханалла! Туксан яшьтә илһамлы, канатлы, очкынлы иҗатка шундый сәләт, шундый дәрт-көч, гайрәт! Туксан яшьтә! Башында хисле уйлар ташкыны, кулда кыюлык, ышаныч, тәвәккәллек, һәр хәрәкәт-сызык гаҗәеп нечкә тоемлап салынган, “без мәңгелек!” дигән ышаныч белән төшерелгән.      

Бирсә дә бирер икән табигать адәм баласына да шундый  могҗизаи сәләт һәм шуңа тиң кодрәт, көч!                               

Бу язманы фәнниерәк нәтиҗә белән төгәллик: безнең аңда,  яшәешебездә моң + сүз нисбәте тәңгәл булырга, ягъни җырның үзендә көй+сүз нисбәте тәңгәл булырга тиешлеге табигый таләп дәрәҗәсендә булуы зарур. Бервакыт “Тәртип ФМ” радиосын ябып тордылар. Сөйләмиләр бит, көне-төне җыр җырлаталар. Тәмам гарык иттеләр көй, моң белән. Радионы сүндергәли башладык, чөнки зиһен-аңыбыз сүз –  уйлау өчен ризык көтә.                          

Тормышыбызны җырсыз күз алдына да китереп булмаганга, аның белән бәйле күңел кылларын тибрәткән менә әле сөйләнгән кебек вакыйга, хәлләр һәркайсыбызда булып тора. Аларны озаклап сөйли алыр идек тә вакыт чикли. Аннары җыр белән бәйле әлеге вакыйгалар турында гомуми уйланулар, яшәү өчен сабаклар-нәтиҗәләр дә ясалып торыла бит, аларын да уртаклашасы килә. Темабызда күчеш ясаган арада шуларын да искә төшерик әле.                                                      

Илдар Низамов,                                            

филология фәннәре докторы.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here