Домой Жизнь татар Ана теле: “Тукай сабаклары”. Шагыйрьнең җырны тел һәм моң бердәйлеген тоемлавы

Ана теле: “Тукай сабаклары”. Шагыйрьнең җырны тел һәм моң бердәйлеген тоемлавы

0
Ана теле: “Тукай сабаклары”. Шагыйрьнең җырны тел һәм моң бердәйлеген тоемлавы

Кешенең яшәү шарты һәм чыганагы ул матди вә рухый ризык. Аларның кайсы беренчел, әһәмиятлерәк дип сүз куерту – мәгънәсезлек; бер-берсеннән аерырга ярамый. Һәркайсы үзенә аерым җитди уйлану, сөйләшү өлкәсе. Бүгенге әңгәмәдә рухый ризыкны үзәккә куябыз. Ул да ике тармаклы – сүздән (телдән) һәм моңнан тора.

Көндәлек яшәешебезгә, радио, телевидениегә колак салыйк: аларда халыкка җиткерелергә теләгән фикерме ул, әллә хис дулкынымы, һәр төшенчә – сүз белән һәм моң (җыр, музыка, көй яисә бүтән төрле аһәңле тавыш) белән белдерелә. Алар да бер-берсеннән аерылгысыз булса да һәркайсы мөстәкыйль яшәешле, тере тармак. Әйдә бүген моңны үзәккә куйыйк – Тукай дигәндә, гомумән күаллау шунсыз мөмкин түгел. 

Иң әүвәле, моң – ул милли төшенчә, безнең мөстәкыйль миллилегебез тел белән, моң белән тәгаенләнгән. Шул ике үзгәлек һәркайсыбызда булмаса, без – юк. Татарлык турында бәхәс куертканда Америка кешесенең ерак бабаларын искә төшереп “Әпипә”гә биюе ул татарлык билгесе диләр, безнең мәктәпләрдә Сингапурча укытып, татарның бик борыңгы мәгариф йола-тәртибен саклап була диләр. Юк инде, татарлыкны саклауның төп чаралары алар түгел, алар тәмам ишелеп төшмәс өчен бер терәк, батып барганда ябышырга бер бөртек салам гына. Милләтебезнең тоткасы тел һәм моң икәнлеге, аларның яшәвенең шиксез шарты бер-берсеннән аерылгысызлыгы бәхәссез! Гасырлар буе шулай булган, бүген дә шулай, бу – киләчәккә дә тайпылышсыз хакыйкать.  

Тел төшенчәсе болай да фәлсәфи дә, нәзәри дә шул ук вакытта гамәли дә яктан – туган ил, милләт, халык, рухият, әдәбият, әхлак, табигать, кеше үзе кебек үк шактый катлаулы төшенчә инде ул. Аны моң-җыр белән бәйләнештә күзаллау тагын да катлаулана. Икенче яктан, җырларыбызны да аннан башка күзалларга мөмкин түгел. Аерып карарга ярамый да – безгә аларны бер чыганак, бер чишмә итеп күзалларга күнегергә кирәк!   

И-и-их, әйтүе генә җиңел шул, ничек гамәлгә ашырырга?! Шөкер, Тукаебыз бар әле! Милләт язмышы, рухый ризыгыбызга кагылган берәр кыенлык килеп туса, без бит аның алдына килеп егылабыз. Карале, рәхмәт төшкере, бу очракта да ул бит безгә хәерхаһ – халыкның, җыр хуҗасы буларак фәлсәфәсе вә гамәлияте турында, тел белән ничек эш итүе турында беренче булып һәм шул кадәр дә фәнчә хак, төгәл, дәлилле итеп Габдулла Тукаебыз әйтеп калдырган ич! Башта Тукай җырны халыкның изге бер илаһи, рухый ризыгы-коралы дип бәяли – “халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк”, ди. Ни өчен җыр шулай кыйммәтле? Чөнки аныңча, халык рухы һәм җыр бер эчтәлектә, тәңгәл булып чыга. Көзге буларак җыр халыкның нәрсәсен шулай хак, дөрес чагылдырган соң? Әлбәттә инде аның телен! Болай ди: “…Халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шәбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр”, ди. Ә бу халәт, әлбәттә инде, бары тел белән генә тәгаенләнә, белдерелә ала. Халык үзе үк моны “Үзе нинди, сүзе шундый”, дигән хакыйкать белән белдергән. Нәкь менә теле-моңына карап та әлеге көзге халыкның, Тукайча әйтсәк: “… зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” икәнлеген күрсәтә дә (Г.Тукай. Әсәрләр. 4 томда, 2 т., 263 б. ).  

Тукайның халык җырларын нигә махсус өйрәнгәнен төшендек кебек: халык, аның яшәеше, гореф-гадәт, йолалары, моң-җыр, туган тел төшенчәләре аерылгысыз булганга, адәм баласы яшәешен шулардан башка күзаллау мөмкин булмаганга күрә.  

Тукаебызның халык җырларына багышлаган тарихи фәнни-фәлсәфи уйлануы моң белән башланып, тел белән очлануы бу мәңгелек хакыйкый бәйләнешнең ачык чагылышы, дәлиледер. Аның татар җыры, моңы турындагы уй-фикерләренең кайбер нурлары әле дә хәтердә балкып-балкып китә: Ул бит гомуми хакыйкатьне үз тәрҗемәи хәле, үзенең рухи халәте белән төшендереп бирә. “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була… ди. (Шунда ук, 272 б.); Ул янә болай ди: Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң сарт “Бәдәвам”нары, сарт “Кисекбаш”лары, кызылбаш “Тасриф”лары, гарәп “Нәхү”ләре белән, туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?, ди (Шунда ук, 274 б.);  

Менә шушы Габдулла Тукай салган нигезгә, фәнчә әйтсәк, әсәскә таянып, без бүгенге җырларыбызны сөйләм төре буларак, шул хәзинәнең безнең сөйләмебезне камилләштерү чарасы буларак өйрәнү, иҗат итү һәм куллану заманча әһәмиятле дип саныйбыз. Шул максатны күздә тотып, узган елдан башлап Татарстан радиосының “Тел күрке – сүз” тарихи тапшыруында “Тел һәм җыр” сәхифәсе ачып, егерме биш әңгәмә-дәрес әзерләп тапшырдык. Рәхмәт радиога, рәхмәт бик игътибарлы тыңлаучыларыбызга. Бүгенге җырыбызны бәяләү, алга таба үстерү юлында ярап куярлык фикер, тәкъдимнәр әйтелде.  

Бүген без аларда кузгатылган кайбер тезисларга гына туктала алырбыз. Әлбәттә, иң башта, мәшһүр Тукаебыз диккать иткән мизгелләргә. Җырны ул халык тарихыннан аермаган. Татар җырының ачы тарихын иң беренче булып Тукай ачып бирүе очраклы түгел. “Әллүки” тарихы – үзе бер язмыш. Гомумән дә, татарның милли асылын хасыйл иткән борынгы әсәрләрендә булсын, авыз иҗатында – мәкаль, әйтем, телбизәкләрендә, җырларның үзләрендә булсын бу төр рухи азыкның иҗтимагый әһәмияте, милләт яшәешенең төп шарты буларак, буыннан-буынга кисәтеп киленә. Күренекле галимебез Әдһәм Тенишев күпчелек төрки халыкларның иң борыңгы сәнгати хәзинәсен өйрәнгәннән соң, аның җыр, уен кораллары тарихының бөтендөнья цивилизациясендә ифрат әһәмиятле, бай икәнен билгеләгән.  

Бүген дә җырның тарихи тәрбия чарасы икәне бәхәссездер. Бу кыйблада кылынган уңай мисаллар күңелне юатып тора –“Яңа гасыр”да бер көнне ике фильм булды: Солтан Габәши һәм Рөстәм Яхин турында. Җырның халык тарихында, үсешендә нинди урын тотуын дәлилләгән чын сәнгати әсәрләр! Җырда халкыбызның пәйда булганнан алып бүгенгәчә үткән тормыш юлының кайсы гына борылма-буыннары чагылып калмаган. Менә кулымда галимнәребез озак еллар туплап, өйрәнеп бастырып чыгарган “Татар халык иҗаты” дигән, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булган унике томлык капитал хезмәт (Казан: Татар. кит. нәшр. 1976, 1980). Өч томы җырлар турында. Бер томы “Йола һәм уен” җырлары дип атала. Беренче бүлеге “Мәҗүсилек һәм борынгы чорлардан калган шигъри сүз үрнәкләре. Ырымнар” дип атала. Монда татар баласы гомеренең барлык иң мөһим вакыйгалары (туу, исем алуы, никах-туйлары, хезмәт, ял белән бәйле бәйрәмнәре, җеназасына кадәр) җыр белән теркәлә барган. Шуларның берникадәр сүрәнләнеп торып та хәзер менә нәүрүз, нардуган кебек бәйрәмнәр, никах кебек йолалар белән кире кайтуы йөзләрчә җырларның да кайтуы бик тә уңай күренештер. Аулагый, каз өмәсе, сабан туе һәм башка йола, уеннар белән бәйле күпме җыр халыкның, аеруча яшьләрнең тарих белән кызыксынуын яңарта, күпме мәгълүмәт белән баета. Бер генә мисал илә чикләник: Җырдагы сәер, ят булып тоелган тарихи, архаизм сүзләр уйландыра, эзләнергә мәҗбүр итә, ачышлар ясап ләззәтләнә аласың. Кайвакыт җырдагы бер телбизәктән генә дә халык зиһененнән җуела барган тарихи бер сурәт яңара да куя: “Җиделе лампа, бишле куык /ватылды, кулдан төште”; “Авылның иң чибәре //әйдә салыйк җирәбә”.  

Җыр хәзинәсе, тулаем да, бүгенге тәрбиянең иң ышанычлы чараларыннан. Менә әлеге җыентыкларның эчтәлегенә күз салыйк. Тормыш турында уйланулар: кайгы-хәсрәт, өмет, ышаныч җырлары; Егетлек, уңганлык; Туган җир, туган якны сагыну, дуслык, кардәшлек, яшәү кадере, мәхәббәт турында җырлар.  

Әйе, кадерен белгән кешегә җыр – ул зур малга тиң тарихи хәзинә. Җыр турындагы мәгълүматтан без үзебезгә нинди шәхесләрдән яшәү сабаклары алабыз! Беркөнне Татарстан радиосының кардәш милләтләр телендә дә бирелә торган тапшыруларының берсендә Башкортстан радиосы атаклы җырчы, композитор Газиз Сәлих улы Әлмөхәммәтев турында тапшыру бирде. Нинди шәхес! Ташкентта укый. Казанда Солтан Габәши, Сәлих Сәйдәшев белән эшләп ала. Татарның беренче операларын яза. Башкортстанның беренче халык җырчысы. Мәшһүр исем аңарга беренче тапкыр егерменче елларда ук бирелгән, кабат илленче елларда; акланганган соң. Утыз җиденче елны атып үтерелә. Ни өчен аталар? Җырлаган өчен. Зәки Вәлиди солдатлары алдында җырлаган. Төрмәдә дә җырлый, мәхбүсләрне сөендерә.  

Төшендек ки, тарихи сабак алу өчен җыр ул – чиксез мул чыганак. Иң әһәмиятлесе, бу хакыйкатьне аңлау, хәтердә тоту безгә бу юлда бүгенге хәлебезне уйлау, кыенлыкларны хәл итү өчен зарур. Шөкер, бүгенге яшәешебездә, әхлакый мөхитебездә дә җыр тәрбия чарасы буларак яшәвен дәвам иттерә. Иң башта җырның максаты милли мәнфәгатьләргә туры килергә, изге нияттән, бүген кирәкле булырга тиеш. Дәүләткүләм идеология катгый, ныклы, тотрыклы булмаганда, тәрбия кыйблалары халык күңелендә рәсми кагыйдә булып берекмәгәндә яшәүнең рухый кагыйдәләре булып халыкның буыннардан килгән гореф-гадәте, йолалары кануни кагыйдә булырга тиештер. Җыр монда иң төп, ышанычлы чарадыр. Халык үзе шуны кисәтә. Зыйфа Басыйрованың “Җырлыймын җырларымны халкым өчен…” гыйбарәсе безнең сәнгатьнең төп шигаре булып ничә буын татарны тәрбияли инде. Җырны иҗат итүче һәр сәнгатькәр эшкә бу әсәр халыкка кирәк булырмы дип тотынырга тиеш.  

Нигә мәгълүм нәрсәне кабатларга, шул кыйбладан тайпылу юктыр ич, диюче килеп чыкса-нитсә, кызганычка, бар шул, дип, моңа бер генә дәлил (“Үчләр итеп елларга // җырларга да җырларга”) дигән мисалны китереп, чикләнәбез. Кирәкми безгә андый җыр!  

Җыр ярдәмендә тәрбиядә төп кыйбла нәрсә? Безне милләт итеп саклаган йолалар аз түгел: әби, бабайның, әти, әнинең, туганнарның, өлкәннәрнең кадерен белү; эшләп яшәү; тырыш кешеләрне хөрмәтләү (“Шахта”, “Уракчы кыз”, “Нефтьчеләр маршы” …хезмәт сабагын безгә шул җырлар да бирмәдеми!); илгизәрлек, “хәрәкәттә бәрәкәт”не хуп күрү (эз салу, сукмак, юл, сәфәр, сәяхәт турында күпме җыр бездә!);  

Кыйбла турында җыр “хуҗалары” үзләре ни ди? Фердинанд Сәләхев: ”Милли йөзебезне билгеләгән җыр кирәк”, ди, ягъни Туган илгә, ата-баба нигезенә, милләткә, халыкка тугрылык – милләтпәрвәрлек; Әхлак темасын җырда, әлбәттә инде, мәхәббәттән башка күз алдына да китереп булмый. Бу өлкә аеруча сизгерлек сорый. Әйтик, егет йә кызның күзе төшкән мәгъшугына “яныма кил” дип хәбәр салуы татарда иң зур оятсызлык-әдәпсезлек тә бит, ә җырларда … “Кил, кил, кил, үзең кил / яратам, шуны бел …”; ”Күл буена килсәң иде, уйларымны белсәң иде…”; “Соңлама кил инде һ.б. җырларның бик күптән кабул ителеп, хәзер дә көн саен берничә тапкыр кабатланып торуы бу теманың инде җитәрлек булуын бик ачык аңлата да бит, тик бернинди яңалык өстәмәгән, кирәксез кабатлаулар көн саен штампланып тора!? Күпчелеге әдәп кысаларыннан да чыгып китә бит: Сагындым, көтәсеңме / үләм ич инде, сизәсеңме! – Ышанмасаң йөрәгемне, килче кил, тотып кара! Менә иң соңгыларыннан бер-икесе: Килче кил яныма / кулыңны бир кулыма; Елмаюың миңа иде, ә кочагың кемнәргә? Кил, кил, яныма / калыйк без мәңгегә / калыйк икәү генә (Болгар радиосы, 2017 –2019).  

Ярый әле җыр тәрбия бирә торган әхлакый кыйблаларыбыз мәхәббәт белән генә чикләнмәгән. Җырда табигать – үзе бер дөнья: Кояш, ай, йолдызлардан башлап, басу-кырлар, чишмә, елга, күл, дәрья, диңгезләр; ел фасыллары – язы, җәе, көзе, кышы: ап-ак болытлар, җил, яшен, күк күкрәүләре, давыл, яңгыр, тамчы; җәяүле бураннар, гөрләвек, ташулар; Тургай; Сандугач; Карлыгач; Аккошлар; “Кара урман”, “Әдрән диңгез”, “Идел буе каеннары”, “Әрем исе, әрем тәме”, “Без югында ишек алдын баскан чирәм”, “Әти кайтып килә басудан…”. Күпме хәтирә искә төшеп, күпме сурәт күз алдына килә, бөтен язмышың-үткәнең күз алдыннан үтеп китә.  

Ничек инде җырда кеше үзен сурәтләмичә калсын! Әлбәттә, йөзен, күз, каш, ирен, кул, аякларын; чәчен, муенын, билен. Хәрәкәте: елмаюы, көлүе, атлавы; Кием-салымы (яулыгы, зәңгәр, ак күлмәкләре, алка, балдаклар, мәрҗән, муенсаларны әйтеп тә торасы юк. Кешенең рухый хәләте, эчке дөньясы; яшәү максаты, өмет, дәрт-дәрманы, кабыну-сүрелүе, алга омтылу, ялкынлану-сүрелү, яшисе килү, юксыну, сагыну, моңлану, аерылышу-кушылу, вәгъдә, вәгъдәдә тору-тормау, гомер кадере, бәхет, теге дөнья….  

Кыскасы, тормышның үзендә адәм баласы ни кичерә, ни белән эш итә җырда алар барысы да чагылыш тапмый калмый. Санап чыгуы кызыклы да, тик вакыт кына җитәрлек түгел. Әлбәттә, матди күренеш, кызыклырак, тормышчанрак булса да, җырның сәнгати, рухый хәсият икәнен онытмаска кирәк, ул иң әүвәле хис белән бәйле. Җыр – рухый ризык дигәндә без аның хис дөньясы белән бәйләнешен тирәнтенрәк ачарга тиешбездер. Ә бу үтә катлаулы, хәтта сер, могъҗиза белән бәйле өлкәдер. Мәхәббәт тәмам ачылып бетми торган төшенчә булган кебек җыр да күңелдә ачылып бетмәгән серләрне кузгатырга сәләтле. Җырны тыңлыйсы-ишетәсе киләсе килеп тору, тынгы бирмәве менә шуның белән, әйтелеп бетмәгән эчке бер сере белән аңлатыладыр. Шәхсән үземә “Иртән торып юлга чыктым…”, “Капканы кемдер шакыды…”. Хәтта “Җырланмаган әле безнең җыр” эчке бер тартылу көче белән кешегә көч бирә кебек. Заманында бу хакта бер парча да язганмын икән . “Сер” дип атала.  

Зөлфия белән Җәвит Шакировлар җырлый. “Көн дә төшләремә керәсең…”. Беренче тапкыр тыңлаганда ук күңелгә якын, ягымлы тәэсир иткән иде кебек. Менә әле дә “колак торды”. Аерыласы килми. Нигә шулай икән? Сәбәбен дә уйлый башлыйсың.  

Ихластан әйткәндә, сизәм: сәбәбен эзләргә ашыкмаска кирәктер – моны күңелнең төбеннән теләмисең дә: җанга ятышлы җырның тәэсир тылсымын алай тиз генә төшенәсе дә килми, хәтта төшенүдән үзеңне тыеп та торасың кебек.   

Аптырарсың: күңелгә ошап бетмәгән яңа җырны тыңлаганда ни өчен ошап бетмәде, нәрсәсе җитми дигән сорауга тизрәк җавап эзлисең; бу шулай дөрестер дә, сәбәбе дәлилле, нигезле булса, радиодан еш бирә башласалар, аңа вакыт исраф итмәс, сыйфаты өчен борчылып, кәефне кырмас өчен аны тыңламау җаен табасың.  

Ә уңай тәэсирле җырның нигә якынлыгының серен тиз генә ачасы килмәве – табигыйдер, сере ачылыр да әлеге тартымы, якынлыгы сүрелер дип шикләндерә.  

“Көн дә төшләремә керәсең…” җырының “серен” әлләничәнче тапкыр тыңлаганда бераз ача төштем кебек: сүзләренең мәгънә төсмерен моңарчы тирәнтен уйлап җиткермәгәнмен түгелме: Көн дә төшләремә керәсең…//Тирмәдән чыгасың//Янымнан үтәсең,//Үләннән чык коелып кала…  

Чү, бу бит төшләргә керә торган мәхәббәт турында гына түгел икән, монда кеше дөньясы, аның табигатьнең үзе белән якынлыгы сурәтләнгән түгелме? Монда әле ачылып бетмәгән яңа бер сер ята түгелме? Карале, кабат, кабат тыңларга кирәк икән бит әле бу ягымлы җырны… Сүзләренең мәгънәсен төшенә-аңлый тыңларга кирәк икән.  

Моннан үзенә бер өстәмә нәтиҗә дә килеп чыга кебек: җырның асылын аңлатуны, аның көч-куәтен, сихри гайрәтен ачыклауны гадиләштерергә ярамый, ул үтә катлаулы күңел хәсиятен тәшкил итә. Шуңа күрә җыр турында фикер әйтергә ашыкмаска кирәк, тыңлап та бетермичә кул шапылдатырга тотынганнарга иярергә ашыкмагыз; җыр турында теләсә кем фикер әйтмәсен, җыр хуҗаларының эчке дөньясын ачарга теләсә кем алынмасын иде. Шөкер, Татарстан радиосы, Тәртип радиосы, инде китерелгән мисаллардан күренгәнчә, шактый бай эчтәлекле мавыктыргыч тапшырулар иҗат итте. Мәсәлән, Тәртип радиосында Наилә Яхинаның “Таныш моңнар” тапшыруларыннан Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффар турындагылары ифрат та татлы ризык булып күңелгә сеңеп калды. Рәхмәт каләмдәшебезгә, рәхмәт радиобызга!  

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.

matbugat