«Җанисәпле сөйләшү»: «Татар теле укытучылары күп, укытыр кеше юк»

0
17


Әстерханда нугайлар белән татарлар бергәләшеп ничек яши? Төбәктә татар телен саклау буенча нинди проблемалар бар? Татар дөньясында хатын-кыз нинди роль уйный? Бу сорауларга «Җанисәпле сөйләшү»нең кунагы — Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова җавап бирде.

Динара ханым, 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Әстерхан өлкәсендә 70,5 мең татар булса, 2010 елда 60,5 мең татар теркәлгән. Шул ук вакытта 8 ел эчендә нугайлар саны 4,5 меңнән 7,5 меңгә кадәр арткан. Әлеге күрсәткечне ничек аңлата аласыз?

Узган гасырның катлаулы 30нчы елларында татарлар Идел елгасы буйлап Әстерхан якларына күченеп килгән. Юкка гына Иделне «Тормыш юлы» дип атамыйлар. Нәкъ тә Идел шул авыр чорда барлык халыкларга яшәргә, керем табарга ярдәм иткән. Күченеп килүчеләр генә түгел, Әстерханда элек-электән шунда нигезләнгән татарлар да күпләп яши. Нугайлар белән татарларны аерып күрсәтү дөрес түгелдер.

Мин үзем татар. Татар булуым, Татарстанда тууым белән горурланам, ата-бабаларымның мәдәниятен, телен саклыйм. Татар халкы язмышында булган сөенечле вакыйгаларга шатланам, кайгылы хәбәрләр ишетсәм — борчылам. Шул ук вакытта нугайларның мәдәниятенә дә шундый ук хөрмәт белән карыйм.

Мин чын татар хатын-кызлары кебек балаларыма милләтебезнең искиткеч матур мәдәниятен кечкенәдән сеңдерергә тиеш. Татар һәм нугай мәдәниятләре бер-берсенә шундый охшаш. Сез хәтта күз алдына да китерә алмассыз. Анда нибары бер процент аерма бардыр, анысы да көндәлек әйберләрдә генә.

Бу мәсьәләне шигарьләр белән генә хәл итеп булмый. Монда традиция, гореф-гадәтләр, рухи кыйммәтләр, иҗтимагый эшләр турында сүз бара. Балалар, яшьләргә шушы мәдәниятне өйрәтү, аның матурлыгын күрсәтү өстендә эш алып барыла.

Татар һәм нугайларны аеру мәсьәләсе әле берничә дистә ел узгач та булачак. Бу сорауга фәлсәфи яктан түгел, ә татарларча аңлап карарга кирәк. Татар халкы башка халыклар белән дус яши бит ул. Бу очракта да нугайлар һәм татар милләте бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яши.

Татар халкында хатын-кызның роле турында


Чын татар кешесенә нинди сыйфатлар хас булырга тиеш дип саныйсыз?

Яхшы сорау. Чын татар үз-үзен хөрмәт итәргә тиеш. Чөнки шулай булганда гына кеше башкаларны, үзенең туган җирен, илен, халкын ярата һәм хөрмәт итә. Татарлар — бик тырыш, уңган, укымышлы халык. Шуңа күрә татар кешесе сөйләшә, аңлаша алырлык дәрәҗәдә, ким дигәндә өч тел белергә тиеш. Аның беренчесе дәүләт теле булса, икенчесе — туган тел, өченчесе — чит тел. Ни өчен кешегә чит тел белү кирәк, диярсез? Чөнки башка милләт, башка халыкның телен өйрәнгәндә һәм белгәндә генә, ул милләтнең йолаларын, мәдәниятен, рухи байлыкларын күрергә мөмкин. Ә бу рухи байлыклар — шул халыкның җаны, бүгенгесе, үткәне һәм киләчәге. Шуңа күрә дә һәр милләтне хөрмәт итәргә кирәк. Әлбәттә, татар үзе, гаиләсе, якыннары, Ватаны, мәдәнияте алдында җаваплы да булырга тиеш. Чын татар шундыйдыр ул.

Татар дөньясында хатын-кыз нинди урын алып тора?

Күп кенә башка милләтләрдә ир-атларны зурлыйлар, күккә чөяләр. Ә бит хатын-кыздан күп нәрсә тора… Чынлыкта, мәдәниятне киләчәк буынга, беренче чиратта, хатын-кыз тапшыра.

Чынлыкта, мәдәниятне киләчәк буынга, беренче чиратта, хатын-кыз тапшыра.


Ул дипломат та, галим дә, кайчак хәйләкәр дә була белергә тиеш. Шулай гына үз халкыңның мирасын саклап калырга була. Шуңа да татарларда ана образы бик хөрмәт ителә. Чөнки нәкъ тә ана балаларына кечкенәдән милләтнең телен, әдәбиятын сеңдерә. Гаиләдә әти саклаучы, яклаучы, көч бирүче булса, әни — элек-электән гаилә учагын, телне, гореф-гадәт, әби-бабаларыбыздан килгән мирасны түкми-чәчми киләчәк буынга, балаларга тапшыручы. Ә алар үз чиратында бу хәзинәне үз балаларына тапшыра. Шулай итеп дистәләгән нәселне бәйләгән чын татар мәдәнияте саклана, үсә.

Тукай һәйкәле кемгә комачаулаган?


Күптән түгел Әстерханда Габдулла Тукай һәйкәлен мәсхәрәләгәннәр иде. Кемгә тынгылык бирмәде икән татар шагыйре?

Әстерханда татар халкы өчен күп нәрсә эшләнә. 2013 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды, аның исемен йөрткән мәктәп тә бар. Бу, чыннан да, Әстерхан өлкәсендә татар милләтен хөрмәт итүне күрсәтә. Һәйкәл шәһәр үзәгендә булмаса да, татарлар күпләп яши һәм йөри торган урында урнаштырылган. Әлбәттә, Тукайга һәйкәл, беренче чиратта, татарның бөек улының исемен мәңгеләштерү максатыннан эшләнгән. Әмма бу зур эштә татарлар гына түгел, шул ук нугайлар һәм башка милләтләр дә зур өлеш кертте.

Солтан Исхаков


Тукай һәйкәленнән ерак түгел православие чиркәве урнашкан. Элегрәк бу гыйбадәтханәне җимереп ташларга җыенганнар. Нәрсә дип уйлыйсыз? Православие динендәгеләрнең Аллаһ йортын татарлар яклап чыккан, нәкъ тә алар ике тапкыр чиркәүне җимерүдән коткарып калган. Бу тарихи факт, булган хәлләр. Әлеге вакыйганы һәркем белә һәм хәтерли. Шушы хәлләрдән соң Әстерханда яшәгән халыкның бердәм, дус һәм бер-берсе өчен җан атып торуларын хәтта исбатларга да кирәкмидер.

Хәзер Тукай һәйкәленә кире кайтыйк. Монда ни булган соң? Ул вакытта Габдулла Тукай һәйкәле генә түгел, башка истәлекле объектлар да зыян күрде. Бу татар халкы белән җирле халыкны аерырга, бер-берсенә карата котыртырга теләүме? Бәлки шулайдыр да… Кем ничек әйтә бит. Вандаллар Әстерханда гына түгел, башка теләсә кайсы төбәктә дә булырга мөмкин. Ә бу очракта гаеплеләр табылган, тиешенчә җавап бирәләр. Бу очракта бары тик канун нормаларына таянып кына кешеләргә тарихи, мәдәни мирас, объектлар булганын аңлатырга кирәктер. Бу объектларның нинди милләтнеке булуы мөһим түгел, иң мөһиме — аларга салынган мәгънә, мәдәни байлык. 

Без бүген татар теле, мәдәнияте турында күп сөйләштек. Ә сездә шундый нинди чаралар үтә?

Санап китсәң, алар бик күп… Ул Сабантуй, «Җәлил укулары», татарча «Шаяннар һәм тапкырлар клубы». Ел саен балалар «Идел» яшьләр үзәгенә, «Сәләт»кә килә, монда үзләренә дуслар, яңа танышлар таба. Бу проектлар дөрес форматта эшли, һәр елны яңа проектлар, мавыктыргыч чаралар үткәрәләр. Искиткеч система! Нәтиҗәдә, милләт дип янып торган яшьләр барлыкка килә.

Аннан соң ун елдан артык «Татар кызы» бәйгесен үткәрәбез. Шул еллар эчендә ким дигәндә йөз кыз татар мәдәниятен тирәнтен өйрәнде, үзе өчен бу гаҗәеп матур дөньяны ачты. Йөз кыз… Азмы бу, күпме?.. Бу йөз кыз гына түгел, ә йөз татар анасы, дигән сүз. 

«Әти-әниләр балаларына татар телен өйрәтү мөмкинлегеннән файдаланмый»


Проблемалар да бардыр?

Үткәргән чараларны әйтеп үттем. Ә бит мәсьәлә бу чаралар белән генә хәл ителми. Әби-бабаларыбыз татарча белә, без дә сөйләшәбез, ә бездән соң килгән нәсел татар телен сирәк куллана. Кайсыдыр урында туган телне буыннан-буынга тапшыра торган бәйләнеш өзелгән…

Бүгенге көндә кануннар буенча ата-ана ел саен мәктәптә баласына үз туган телен өйрәтүне сорый ала. Теләгән һәркем гариза язып, ана телен өйрәтүне сорарга хокуклы. Моны тәэмин итүче законнар, мөмкинлекләр бар. Ә әти-әниләр бу мөмкинлектән файдаланмый. Проблеманың үзебездә булуы ачыклана. Монда кемне гаепләргә? Мөмкинлекләр булдырылды, гариза язасың да тапшырасың, бала туган телен өйрәнәчәк, беләчәк, шул телдә сөйләшәчәк, үз балаларын өйрәтәчәк. Татар телен сакларга, үстерергә кирәк дип күп һәм озак сөйләшергә була, әмма беренче эш итеп үзебездән башларга кирәк.

Солтан Исхаков


Әстерханда татар, казах һәм нугай телләрен өйрәтер өчен укытучылар әзерлиләр. Ә кемне укытырга, кемгә бу телне тапшырырга? Балалар, әти-әниләр өчен барысы да бар бит… Шуңа күрә төрле форматта мәҗлесләр, бәйрәм кичәләре, тамашалар, осталык дәресләре, түгәрәкләр үткәрергә кирәк.

Барлык чараларны замана таләпләренә туры китереп оештырырга кирәк. Хәзер вакыт агымыннан төшеп калмаска, бүгенге көн белән бергә атларга, интернет кебек тиз үсәргә, кыска вакыт эчендә яңадан-яңа форматлар уйлап табу мөһим. Яшьләр артыннан да җитешергә кирәк, алар хәзер бик җитез. Сез проблемалар турында сорадыгыз. Проблема шушы. Һәм ул безнең үзебездә. Булган мөмкинлекләрне кулланмаганда, башкаларны гаепләп: «Тел бетә», — дип утыру дөрес түгел. Үзебездән башларга кирәк.

Гадел Әхмәтҗанов

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here