“Җанымны җирләдем”: Популяр җырлар авторы Венер Фәттахов гаиләсендә кайгы

0
614

Популяр җырлар авторы Венер Фәттахов гаиләсенә зур кайгы килде. Хатыны Гүзәлия ханым яман чирдән дөнья куйды. Гүзәлия ханым кызының туган көнендә – 6 декабрьдә якты дөньядан киткән.

Венер абый Гүзәлия апаның китүен авыр кичерүе турында хәбәр итте. “Бәлки хатынны югалту берни түгелдер, ләкин мин фәрештәмне югалттым. Җанымнан башка ничек яшәргә? Акылдан язармын, ахры” – дип өзгәләнә ул.  

Венер абый сөеклесенә багышлап шигырьләр иҗат итә. Берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.  

“ҖАНЫМНЫ ҖИРЛӘДЕМ”

Әйтегезче, ничек яшим хәзер,

Елый-елый җанны җирләдем,

Һәм бүгеннән сагышлар йоктырып,

Сызлау чире белән чирләдем.

Үзем исән кебек, тик җансызмын,

Тамырларда ага сары кан,

Елмаймакчы, көлмәкче дә булам,

Тик күзләрдән сагыш сарыккан.

Әйтегезче, җансыз нигә генә

Кеше саны булып яшәргә?

Сары кан ич бирми, һич тә бирми,

Элеккедәй ярсып яшьнәргә.

Үзем исән кебек, ашыйм, йөрим,

(Барысын да гадәт кабатлый).

Җан булмагач сөеләсе килми,

Сөюләрне күңел яратмый.

Сөйгәнемнең тәне белән бергә

Җанымны да таптап җирләдем.

Бары гадәт кенә инде хәзер

Кеше булып җирдә йөргәнем.   

Венер абыйның, кызлары Эльзаның, барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Гүзәлия ханымның урыны оҗмахта булсын.

 Шәһри Казан

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here