Домой Общество Артыңнан җыештырып йөр!

Артыңнан җыештырып йөр!

0
Артыңнан җыештырып йөр!

«Яктылык» мәктәбе экологик акциядә катнашты

23 сентябрьдә Самара шәһәренең татар мәктәбе, өл­кә мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсе, шәһәр администрациясенең Урманчылык департаменты һәм «Зе­лёная Россия» хәрәкәте әгъзалары Зелёненький утравында өченче мәртәбә көзге өмә оештырдылар.

Көтеп алынган шимбә иртәсендә өмәчеләр, арендага алынган теплоходка утырып, «эш урынына» юнәл­деләр. Барасы юл шактый ерак иде. Вакыт заяга узмасын дип, «Яктылык» директоры киңәшчесе Әлфия Мамышева һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәхимә Хәйрова балалар һәм ата-аналар өчен уеннар һәм табышмаклар бәйгесе уздырдылар, актив катнашучыларны татлы бүләкләр белән бүләкләделәр.

Утрауга барып җитү белән оештыручылар, эшне озын-озакка сузмыйча, өмәчеләрне эш планы белән таныштырдылар һәм эш кораллары өләшеп чыктылар. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин, табигатьне чисталыкта тотарга омтылучыларга рәхмәтләрен белдерде һәм башкаларны да үз үрнәгеңдә яхшылыкка өндәргә кирәклеген ассызык­лады. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов мондый чаралар үткәрүнең мөһимлеге турында сөйләп үтте.

Хәер-фатиха алып, өл­кән­нәр һәм балалар яр буен җыештыруга һәм агачлар утыртуга керештеләр. Нәти­җә­дә, 5 кубометр чүп-чар җы­елды, ә «Яктылык» аллеясына 350 яшь нарат өстәлде.
Мәктәп директоры Радик Газизов сүзләренчә, Зелененький утравында экологик акцияләр үткәрү укучылар һәм ата-аналар өчен матур гадәткә әверелгән. Алар бу чараны көтеп алалар, катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел, мә­сәлән, өмәдә 120ләп кеше катнашкан.
Өмәчеләр арасында Самарага Яр Чаллыдан быел гына күченеп килгән һәм «Яктылык» гаиләсенә кушылган Гөл­нара Шәйхуллова, аның 6 сыйныфта укучы кызы Мә­динә һәм 4 сыйныфта укучы улы Рафаил дә бар иде.

– Өмәдә катнашырга тәкъ­дим иткәч, без бик шатланып ризалаштык. Теплоходта барганда ук уңай энергетикага күмелеп, шәһәр матурлыгына, Идел суы тулылыгына һәм ярлары яшеллегенә хозурланып бардык. Балалар һәм өлкәннәр бергә-бергә уйнап җырлаганда, йөрәкләребездә бердәмлек хисләре туды. Нәкъ менә шундый чаралар олыларны һәм балаларны якынайта, яңа гореф-гадәтләр тудыра, яхшылыкка өйрәтә бит! – диде ул.
Утрауда да без бергәләшеп эшләдек: нарат үсентеләре утырттык, шапшак туристлар ташлап калдырган чүп-чарны җыеп алдык. Кызганыч, арабызда тәртипсез кешеләр бай­так шул әле. Балаларыбыз болай кыланырга ярамаганны, үз артыңнан җыештырып китәргә кирәк булуын аң­ладылар, дип өметләнәм. Ә бездән соң пәйда булган ямь-яшел яшь наратлар аланчыгы – укучыларның экология эшенә керткән зур өлеше, алар бу изге эшләре белән гомер буе горурланырга хаклы. Бире килгән саен башкаларны да үз үрнәгендә чисталыкка өндәячәкләрендә шигем юк.
Эшне тәмамлаган вакытка хуш исле пылау да өлгерде. Төшке ашны ашап, тәм-томнар белән чәй эчеп алдык. Бу искиткеч хәл! Безнең мондый күңелле өмәләрдә катнашканыбыз юк иде әле. Ару-талу турында уйлап караучы да юк! Бу өмә алтын көздә табигатькә чыгып ял итү генә булып истә калачак. «Яктылык» мәктәбенә һәм оештыручыларга зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Бүгенге тынгысыз заманда халыкны берләштерү чаралары бик мөһим. Без мәктәптә яңа кешеләр. Мондый ихлас күңелле «гаиләгә» керүебезгә бик шатбыз! – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Гөлнара ханым.

Өйгә кайтканда да өмә­челәр, бераз арыган булсалар да, теплоходта рәхәт­ләнеп биештеләр һәм җыр­лаш­тылар. Бу көнне борынгы Идел өстендә дәртле һәм моңлы татар көйләре агылды. Афәрин, «Яктылык»!

“Бердэмлек”