Көзге каникулларда Самарның “Яктылык” мәктәбе укытучылары Казанга барып кайттылар. Аларга Похвистнево районының Гали авылы мөгаллимнәре дә кушылды. Бу очрашу турында ишеткәч, Саратов шәһәренең татар гимназиясе укытучылары да рухи мәркәзебезгә омтылдылар.
Эш шунда ки, мөгаллимнәр Казан мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар белән күрешеп, аралашып, аларның хезмәте белән таныштылар, үзара тәҗрибә уртаклаштылар.
“Яктылык” мәктәбенең мөдире Радик Газизов бу турыда түбәндәгеләрне сөйләде:
“Әлеге сәяхәтне августта уза торган конференция кысаларында оештырырга ниятләгән идек. Ләкин яңа уку елына әзерләнү сәбәпле, килеп чыкмады. Хәзер мөмкинлек тугач, аны кулыбыздан ычкындырмаска булдык.
Миңа, директор буларак, Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы үткәргән җыелышта катнашырга туры килгән иде. Шул вакытта без Казан мәктәпләре белән таныштык. Аларның эше миңа шулкадәр ошады ки, “Яктылык” укытучыларын да анда алып барырга булдым.
Сәяхәтебезнең программасы бай эчтәлекле иде. Өч көн эчендә бер мизгелне дә бушка уздырмадык.
Иң беренче тукталышыбыз Кремльдә Кол Шәриф мәсҗидендә булды.
Аннары Кәрим Тинчурин исемендәге театрда “Гомерем буе сине көттем” дип аталган тирән мәгънәле, тәрбияви спектакль карадык. Самарда андый чаралар еш булмый. Шуңа күрә укытучылар өчен бу вакыйга бик мөһим иде. Татар мохиты хөкем сөргән театрда саф татар телендә спектакль карау барыбызда да тирән тәэсирләр калдырды.
Иң беренче чиратта, без Казанның икенче санлы гимназиясенә юл тоттык. Бу уку йортының үзенчәлеге шунда ки, анда барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Бу гимназиянең мөдире Самарга “Яктылык” мәктәбенең 25 еллыгы уңаеннан узган конференциягә килгән иде. Шул вакытта без аның белән хезмәттәшлек итү турында килештек.
Казанга сәяхәтне оештыруда безгә Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы булышты. Галия ханым Мусина төрле регионнардагы татар мәктәпләре белән эш итүне җитәкли.
Матди чыгымнарны Самар өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов, “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, шәһәр мөхтәрияте рәисе Ленар Сабиров, Похвистневоның ит эшкәртү предприятиесе җитәкчесе Мөдәррис Латыйпов үз өсләренә алдылар.
Барысына да олуг рәхмәтләремне белдерәм”.
“Яктылык” мәктәбе укытучылары да уй-фикерләре белән уртаклаштылар.
Рәмзия Зарипова:
“Мин әлеге сәяхәтне экскурсия, дип әйтмәс идем. Безнең өчен бу чын-чынлап ачык дәрес булды. Казан мәктәпләрендә күргәннәрем турында әле дә уйланып йөрим. Шулкадәр тирән тәэсирләр белән кайттым мин аннан. Икенче санлы гимназиядә бөтен фәннәр татарча укытыла, бөтен мөгаллимнәр, балалар матур итеп татарча сөйләшә.
Әгәр: “Яшьлегеңә кайтып булса, укытучы булыр идеңме һәм кайда белем алыр идең?” – дип сорасалар, миннән шундый җавап ишетерләр иде: “Арча шәһәренең педагогика көллиятенә керер идем!”
Әйе, Арчага баруыбыз аеруча истә калды шул. Нинди кунакчыл халык анда! Биредәге “Әлифба” музеена кергәч, күз яшьләремне тыя алмадым. Мәктәптә “Әлифба”ны өйрәнеп үскән кыз ич мин!
Кырлайны да без китаплардан укып, рәсемнәрдән күреп кенә белә идек.
Юл ерак булса да, арысак та, өшесәк тә, бик шатланып кайттык”.
Гөлфия Глушкова:
“Кырлайга барып, бәлки, Габдулла Тукайның эзләреннән йөргәнбездер. Бөек язучыбыз, шагыйребезнең әкиятләреннән геройлар скульптура булып басып торсалар да, аларны җанлы итеп кабул итәргә була. Су буенда – Су анасы, камышлардан үзенә малай карап тора… Урман эчендә Шүрәле… Шундый матур, шундый искитмәле!
Казан мәктәпләрендә заманча технологияләр белән таныштык. Информатика укытучылары белән очраштык. Барысы да югары дәрәҗәдә, хәйран калырлык.
Театрга барып, яңа хисләр кичердем. Анда артистлар да башкача уйныйлар, һавасы да бүтән, сулыш та үзгәрә. Спектакль караганда елап та алдык, көлештек тә.
Арча мәктәбенә кергәч, әйтерсең лә башка дөньяга эләккәндәй булдык. Һәрбер каттагы диварларда татар телендә әйтемнәр язылган. Ашханә “Рәхим итегез”, “Ашыгыз тәмле булсын” дигән язулары белән чакырып тора.
Ә безне ничек каршы алуларын күрсәгез икән! Киткәндә дә, ишек төбенә кадәр озатып, саф татар телендә тәмле сүзләр белән саубуллашып калдылар.
Төрле мастер-класслар оештырылган иде. Андагы мөгаллимнәр эшенең юнәлешләре, үзенчәлекләре белән таныштык.
Без “Яктылык” мәктәбендә татарча сөйләшсәк тә, урамга чыккач, балалар барыбер урыс мохитына эләгәләр бит. Шуңа күрә мин дәресләрдә аларга ике телдә аңлатырга тырышам. Терминнарны да урысчадан татарчага тәрҗемә итәм”.
Асия Сәйфетдинова:
“Казанга бару без, укытучылар, өчен бик файдалы булды. Бер-беребез белән тагын да якынлаштык.
Анда кунакларны бик яхшы каршы алалар. Шунысына куандым – без дә килгән кешеләрне нәкъ шулай, капка төбенә чыгып, бавырсаклар белән каршы алабыз бит. Аллаһыга шөкер, без дә кунакларны зурлый беләбез.
Казан мәктәпләрендә белем алучы балаларның матур итеп татар телендә сөйләшүләре хәйран калырлык, үрнәк алырлык. Анда чәчләрен туздырып йөргән кызларны күрмәдем мин. Күркәм күренеш.
“Без укучыларны татар телендә сөйләргә дә, сәхнәдән чыгыш ясарга да, эшкә дә өйрәтәбез.
Аш-су пешерергә, кунакларны ничек каршы алырга, балаларны ничек тәрбияләргә – кызларга барысын да төшедерәбез”, – диделәр анда безгә.
Үзем технология укытучысы булгангадыр инде, аларның технология кабинетлары миңа аеруча ошады. Тегү, чигү машиналары, гомумән, барлык җиһазлар да җитәрлек.
Арчада тулаем мәгариф комплексы бар, дип әйтергә була – балалар бакчасы, мәктәп, педагогика көллияте.
Шушы мәктәптә белем алган укучылар, конкурс аша узмыйча, көллияткә укырга керәләр.
Анда нарасыйлар балалар бакчасыннан алып татар телен өйрәнә, татар тәрбиясен ала. Ә бит кайсыберләренең ата-аналары бөтенләй татарча сөйләшми икән! Балалары исә шатырдатып ана телендә сөйләшергә өйрәнгәннәр.
Миңа шунысы да ошады, янымнан узып баручы бер укучыдан: “Намазны кайда укрыга була икән?” – дип сорагач, ул шунда ук бер кабинетны ачып күрсәтте.
Минемчә, нарасыйларга динне өйрәтмәсәң, тәрбия тулаем булмас иде. Дин нигезләрен төшендермәсәң, тәрбия, нигезсез йорт сыман, ишеләчәк.
Әйе, Казан мәктәпләрендә, бездәгегә караганда, мөмкинлекләр бик күп шул. Әмма без дә артта калмаска тырышабыз, булган мөмкинлекләрдән файдаланып, укучыларыбызга лаеклы белем һәм тәрбия бирер өчен бар көчебезне куябыз”.
Руфия Алимбекова:
“Казан мәктәпләре техник яктан яхшы җиһазланган – колакчыннар (наушник), компьютерлар, проекторлар, электрон сорау алу өчен пультлар һәм башкалар.
Анда балаларның иҗади эшчәнлеген үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Бер үк нарасыйлар җырлыйлар да, спектакльләрдә дә уйныйлар, чараларны да алып баралар.
Әйе, үрнәк алырлык нәрсәләр күп”.
Лилия Миназева:
“Мин үзем өчен күп файдалы мәгълүмат алып кайттым. Тәҗрибә тупладым. Казанның уку йортларында заманча укыту ысулларын һәм электрон техника кулланалар”.
Гөлфия Глушкова:
“Без Казаннан укыту буенча артта калмыйбыз. Әмма анда алар заманча технологияләр буенча алга киткәннәр. Робототехника, физик культура базалары да бик яхшы.
Шулай ук төрледән-төрле проектларда катнашып киләләр”.
Рәхимә Хәйрова:
“Казанның икенче санлы гимназиясе мөдире “Яктылык” мәктәбендә дә тиешле белем һәм тәрбия бирелүен ассызыклап үтте. “Безгә, казанлыларга, сездән күп нәрсәгә өйрәнергә була әле”, – диде ул. Алар Самарга шулай ук тәҗрибә тупларга килергә ниятлиләр”.
Самар укытучылары Казанда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков белән дә очраштылар.
Илгиз әфәнде оешманың эшчәнлеге һәм регионнар белән берлектә оештырыла торган проектлар турында сөйләде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы уздыра торган чаралар турында да әйтеп үтте.
Ул “Татар теленең виртуаль кабинеты” һәм “Татар теленең интеграцияле дәресләре” проектларына аерым тукталды.
“Әлеге проектлар татар телен үстерүдә мөһим адым булып тора һәм киләчәктә укытучылар өчен бу платформалар бик файдалы булыр, дип ышанабыз.
Самарның “Яктылык” мәктәбе быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге уку йортында бүгенге көндә 600 бала укый. Алар ана телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнәләр.
Саратов гимназиясе күп еллар дәвамында тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә бай тәҗрибә туплаган. Әлеге мәктәптә 400дән артык укучы белем ала. Атнасына ике сәгать татар теле дәресләре укытыла”, – диде Илгиз әфәнде.
Ул ярдәм кирәк булганда һәрвакыт Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын да әйтеп үтте.
Казанда мөгаллимнәр шулай ук Равилә Шәйдуллина-Мурат повесте буенча төшерелгән “Үксезләр” фильмын карадылар.
Аннан соң Равилә ханым Шәйдуллина-Мурат, фильмның режиссеры Нурания Җамали, актеры Әлфинур Хисами катнашында фикер алышу узды.
“Ятим кыз бала язмышы турындагы бу фильмны укучыларга да, ата-аналарга да карау файдалы булыр иде. Шуңа күрә ноябрь ахырында аны Самарда да күрсәттерергә ниятлибез”, – диде Радик әфәнде Газизов.
Гөлия ГАЗИЗОВА