Әти-әни барысын да аңлый, күңеле белән алдан ук сизә, үз баласын нинди бар, шундый итеп кабул итә. Аларның йөрәге кайгыларга түзә, шатлыкларга барсыннан да артыграк куана. Минем дә сезне шундый гаилә белән таныштырасым килә. Бу язмам язмыш сынаулары, бала хәсрәте, көчле рухлы ата-ана турында…
Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче Рәфкать һәм Рәмзия Мифтаховларның тату гаиләсен күпләргә үрнәк итеп куярлык. Тырыш, уңган-булган хуҗаларның йортларына керсәң, тәртипкә һәм чисталыкка хәйран каласың. Күпләп мал-туар, кош-корт үстерәләр, бакчаларында нинди генә җиләк-җимеш юк!
Рәфкать Рәхимҗан улы балачактан үги әни тәрбиясендә үсә. Акыллы, сабыр бала мәктәптә дә тырыш була, кул арасына да иртә кереп, бөтен эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнә. Колхоз эшенә йөри, тимер-томыр белән кызыксына. Мәктәпне тәмамлагач, берничә һөнәр үзләштерә, армия сафларында хезмәт итеп кайта һәм гаилә корып җибәрә. Үзе кебек сабыр һәм уңган авылдашы Рәмзияне гомерлек яр итеп сайлый.
Шулай гаилә матур гына яшәп китә. Бер-бер артлы лачын кебек ике малай – Ришат белән Ринат дөньяга килә. Ай үсәсен көн үсеп, алар мәктәпкә йөри башлыйлар. Улларының берсе авырып китәр дип ата-ананың уена да килми…
Әйе, язмышка ни язылганны беркем дә белми шул. Ринатның аяклары сызлап яфалый башлый, көч-хәл белән генә йөри, ә бераздан бөтенләй аяксызлана. Ата-ана, билгеле, балаларын нинди генә табибларга алып бармыйлар, ничек кенә дәваламыйлар, тик файдасы гына тими…
Рәфкать белән Рәмзия бөтен күңел җылыларын Ринатка бирергә тырышалар. Улларына коляска сатып алалар, өйдә укытуга күчерәләр. Шулай итеп, ул 9 сыйныфны тәмамлый, чыгарылыш кичәсенә дә бара.
Моннан берничә ел элек авылдашыбыз Наҗия апа Хәсәнова да шундый ук язмышка дучар булган улы Раил белән авылыбызга кайтып урнаша. Бер-берсенә охшаш язмышлы Ринат белән Раил аерылмас дусларга әвереләләр. Ике егеткә дә компьютерлар алып бирелгәч, әле бер өйдә, әле икенчесендә алар компьютер үзләштерәләр.
Ике ана да бу дуслыкка куанып бетә алмый. Ләкин аларга озак шатланышып яшәргә язмаган була… Көтмәгәндә Раилнең хәле авыраеп китә һәм ул бу дөнья белән мәңгегә хушлаша.
Ринатның бу фаҗиганы ничек кичерүен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Ул ашамый-эчми, сөйләшми, урамда да сирәк күренә башлый. Аның холкы да бик үзгәрә, ә хәле көннән-көн начарлана бара. Рәмзия баласы яныннан бер минутка да китми, юата. Ләкин инде Ринатка берничек тә ярдәм итеп булмый. Күп тә үтми, ул да мәңгелеккә күзләрен йома…
Ә олы уллары Ришат өйләнгән, әби-бабай янында инде оныклар бөтерелә.
Кемнән генә сорама, Яңа Ярмәк авылында Мифтаховлар турында бары тик мактау сүзләре генә ишетәсең. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки Рәфкать белән Рәмзия бик игелекле, киң күңелле кешеләр. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, борып чыгармыйлар, ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Авылыбызда нинди генә чара үтмәсен, Мифтаховлар гаиләсе – иганәче. Мәктәптә яисә клубта бәйрәм-фәлән дисеңме, Сабан туемы – барысы да алар катнашында үтә. Рәмзиябез – үзешчән сәхнә артисты да әле, ул җырлаганда хәтта сандугачлар да көнләшеп тыңлап торалар сыман.
Рәфкать ничәмә еллар инде газ хуҗалыгында эшли, бик күп Мактау кәгазьләре иясе ул. Шуның өстенә суыткычлар (холодильниклар) ремонтлау белән дә шөгыльләнә, моның өчен аерым остаханә дә төзеп куйган. Бер шалтыратудан Рәфкать килеп җитә, ватылган техникага “диагноз” да куя, шундук үзе ясап та бирә.
Ата – улны, ул атаны белми торган бүгенге заманда шундый мәрхәмәтле авылдашларым булганга мин куанып бетә алмыйм. Алга таба да бер җан, бер тән булып, сөеп-сөелеп яшәгез. Сез пар килгәнсез, бер-берегез өчен тугансыз. Мәхәббәтегез тигез һәм гомерле булсын. Улыгызның, киленегезнең, оныкларыгызның игелеген күреп, шулай исәнлектә-иминлектә яшәргә насыйп итсен.
Рузалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Бердэмлек