Домой Культура Аулак өйдә ни булды?!

Аулак өйдә ни булды?!

0
Аулак өйдә ни булды?!

Безнең якта аулак өйнең

Үз тәме бар, үз яме.

Бүген бездә тагын бәйрәм,

Аулак өйгә кил әле!

Моңарчы бер дә мәкалә язганым булмады. Ләкин “Ялкынлы яшьлек” ансамбле оештырган тамашаны күргәч, эмоцияләремне тыя алмадым, башта таныш-белешләремә, дусларыма сөйләдем, ә хәзер инде “Бердәмлек”кә дә язып, бөтен халыкка да шатлыгымны җиткерергә булдым.

20 ноябрьдә, балаларыбызны ияртеп, “Ялкынлы яшьлек” оештырган “Заманча аулак өй”гә юнәлдек. Залга керү белән күңелләребезне татар моңы биләп алды. Ә пәрдә ачылып киткәч, үзебезне чынлап та “аулак өй”дә кебек хис итә башладык. Декорацияләр бигрәк тә килешле: сәхнәнең бер өлешендә авыл өенең тышкы күренеше – алмагач бакчасы, куаклар, чәчәкләргә үрелгән койма һәм күпер. Икенче өлешендә өйнең эчке өлеше – ак пәрдәле тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк ата, стенага чигешләр эленгән, ак ашъяулык җәелгән өстәлдә самавыр, татар орнаментлары белән бизәлгән чәйнек, кәсәләр, ә сандык өстендә ак яулыклы әби йон эрләп утыра…

Бала чагыма кайткандай булып китте. Көянтә-чиләк белән чишмәдән су алып кайткан оныгына әби каршы килмәде, аулак өй җыярга рөхсәт итте. Менә инде дус кызлары, татар халык ашлары тутырылган тәлинкәләрен күтәреп, гармун моңына җырлый-җырлый, залның төрле почмакларыннан “аулак өй”гә килделәр. Егетләрнең хәйләсе дә бик кызык килеп чыкты: аулак өйгә керер өчен, бер егетне, “кунак кызы” итеп киендереп, кертеп җибәрделәр. Ә ул, кызлар биегән арада, ишекне ачты да егетләрне өйгә кертте.

Яшьләр җырлап-биеп, гармунда, гитарада уйнап, татар халык уеннарын оештырдылар: “Йөзек салу”, “Түбәтәй”, “Капка”… Һәрбер уен моңлы җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Шул арада егетләр-кызлар насыйп ярларын табыштылар, ә төп геройларның танышуы тамаша ахырында мәхәббәткә әверелде.

Ике бүлектән торган концерт күз ачып йомганчы узып киткәнен сизми дә калганбыз. Концерттан күңел күтәренкелеге көткән идем, әлбәттә. Ләкин бүгенге тамаша күпкә кызыклырак, күңелгә ятышлырак булды! Чын күңелдән рәхәтләнеп көлеп кинәндем, артистлардан, тамашачыдан искиткеч энергия алып, якты, яңа хисләргә баеп кайттым. Туганнар һәм авылдашлар арасында ял иткән кебек – күңелемә шифа иңде. Күптәнге танышларым – “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары да ниндидер яңа кырлары белән ачылдылар – романтика, милли төсмерләр, яшьлегебез чорына ишек ачып күрсәттеләр сыман.

Шундый зур хезмәт куйган артистларга чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм. Талантыгыз, яхшы кәефегез, уңай тәэсирләрегез белән бүлешкән өчен мең рәхмәт! Мондый тамашаларның кабатлануын көтеп калабыз!

Альмира АЛТЫНБАЕВА.