Авыл фельдшеры

0
Авыл фельдшеры

Күп вакытта авыл кешесенең шәһәр поликлиникалары буенча йөрергә мөмкинлеге юк. Район Үзәк хастаханәсенә дә тиз генә барып җитәр өчен башта машина эзләргә туры килә. Шуңа күрә, көн булсынмы, төнме, беренче чиратта авыл фельдшерын чакырталар. Күп очракта авыруның хәле медицина хезмәткәренең тәҗрибәсенә, белеменә һәм, әлбәттә инде, үз өстенә җаваплылык алырга әзер булуына бәйле була. Фельдшер һөнәре киңкырлы бит ул.

Әлбәттә, сәламәтлек саклау хезмәткәре үз карамагындагы бөтен кешеләргә дә игътибарлы булырга тиеш. Ул авылдашларына диспансеризация үтәргә кирәклеген исләренә төшереп тора, авыруы озакка сузылганнарны хастаханәләргә салып дәвалауда булыша, санаторийларга юллама алуда да аның ярдәменнән башка булмый…

Елховка районы, Губан Күл авылы фельдшер-акушер пункты җитәкчесе Рәйсә Тимергали кызы ИСМАИЛОВА да шундый миһербанлы зат. Ул 27 ел буе авыл халкына медицина ярдәме күрсәтеп тора. Ә хезмәт стажы аннан да күбрәк.

Тумышы буенча ул Таҗикстаннан. Бала чагыннан табиб булырга теләп, Коканд медучилищесын тәмамлаганнан соң район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшли башлый, кияүгә чыгып, балалары тугач, туган авылындагы балалар хастаханәсенә күчә, бер ук вакытта балалар бакчасында да шәфкать туташы вазифасын башкара. Ул елларны Рәйсә апа бик җылы хисләр белән искә ала. «Табошар бистәсендә яшәүче ата-аналар да, хастаханә хезмәткәрләре дә мине хөрмәт итеп, эшемне хуплап торалар иде», – дип сөйли.

1994 елда, Советлар Союзы таркалгач, Исмаиловлар гаиләсе Елховка районы, Губан Күл авылына килеп урнаша һәм Рәйсә Тимергалиевна, тагын 27 ел буе фельдшер булып эшләп, 50 еллык стаж белән пенсиягә чыга.

Шушы гомерендә Рәйсә Тимергали кызына күпне күрергә туры килгән. Караңгы көзге карлы-яңгырлы төннәрдә, фонарик тотып, авыл тыкрыклары буйлап йөрергә җиңел түгел. Ләкин профессиональ горурлык чигенергә ирек бирми. Бернигә дә карамастан, ул ашыгыч ярдәм машинасыннан алда килеп җитеп, беренче ярдәмне күрсәтә. Авыруның сәламәтлеге, ә кайчакта гомере дә аның кулларында булуын ул бик яхшы аңлый. Күпьеллык гадәт буенча, авыл халкы хәзер дә аңа шалтыратып киңәшәләр, ә кайчакта ярдәм итәргә дә туры килә.

Менә шундый аяусыз хезмәте өчен Рәйсә Исмаилова күп тапкырлар Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Авыл халкының хөрмәте, тануы, яхшы сүзләре дә аның йөрәген җылытып тора.

Татьяна СЕВАСТЬЯНОВА