Домой Главные новости В стране и мире Авыл укытучысы шәһәрнекеннән аерыламы?

Авыл укытучысы шәһәрнекеннән аерыламы?

0
Авыл укытучысы шәһәрнекеннән аерыламы?

Авылда укытуы рәхәтме, әллә шәһәрдәме? “Адымнар-Казан”  мәктәбендә узган “Авыл укытучылары белән данлыклы” дип аталган авыл укытучыларының беренче форумы бик күп сорауларга ачыклык кертте. Һәрхәлдә, форум бик эшлекле һәм ныклы әзерлек белән узды. Укытучылар көн дәвамында укуларда булдылар, форум эше исә җитәкчелек катнашындагы эшлекле аралашу белән тәмамланды. Укытучыларның август конференциясе май аена күчкән кебек булды бу.

“Укытучылар һәм остазлар” елында мондый аралашуларның күп булачагын алдан ук вәгъдә иткәннәр иде. Бу форум да республика районнарыннан килгән укытучылар өчен белем күтәрү курслары белән бер булды диярлек. 
– Форум авыл укытучысы алдында торган проблемаларны ачыклау максатыннан оештырылды. Укытучының статусын күтәрү максатын да куябыз. Шәһәрдә дә, авылда да укытучы укытучы  булып кала. Әмма авыл укытучысының проблемаларын да без күрә һәм күтәрә белергә тиешбез. 500 дә артык авыл укытучылары җыелды. Без алар укыткан предмет фәннәре буенча гына түгел, районнарда нинди сораулар туганын  да ачыкларга тырышабыз. Укытучыны авыл җирендә башка төр вазыйфалардан азат итү мәсьәләсен дә күтәрәбез. Аларның төп эше – укыту һәм тәрбияләү булып тора. Авыл җирлекләренең дә, җирле җитәкчелекнең мөнәсәбәте мөһим. Укытучы авыл җирендә ул әле тәртип һәм тәрбиянең, белемлелекнең үрнәге, эталон да булып тора, – дип сөйли Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Министр билгеләвенчә, мәктәпләрдә кадрлар мәсьәләсе дә бар. Кадрлар алмашу, яшь кадрлар да килү, уку-укыту эшен оештыру, балаларны укырга йөртү мәсьәләләре һәм башка төр проблемалар бөтен мәктәпләргә дә кагыла, билгеле. Әмма авыл укытучысы үзенә дәүләт тарафыннан мөнәсәбәт булуын тоярга тиеш. Аларны бәяли белергә дә кирәк. Авыл укытучысының эшчәнлеген  аңларга кирәк. Мәсәлән, безнең авылларда бүген барлыгы 848 мәктәп бар. 282е аз комплектлы мәктәпләр булып санала. 
– Форум беренче тапкыр үткәрелә. Авыл укытучысының хезмәтенә багышланган сөйләшүләр бу. Авылда 86 меңгә якын бала укый. Бөтен мәктәпләрнең 60 проценты шушы авыл җирләрендә урнашкан. Авыл безне ул яшәтүче дә, ашатучы да, туендыручы да, телне саклаучы да, телгә булган мәхәббәтне үстерүче дә. Авыл укытучысының миссиясе бик зур. Авыл укытучысына йөкләнгән көч һәм бурыч, әлбәттә, күбрәк. Ул  авылда бер учак булып тора. Аңа бөтенесе дә килә. Аның фикеренә колак салалар. Элеккене искә алсак, авыл укытучыларына зур игътибар булган. Элек шулай иде диләр. Замана үзгәргән саен укытучы гына үзгәрмичә кала алмый инде.  Ләкин укытучы эшенең әһәмиятен, мөһимлеген, кирәклеген, яшь буынга көч куеп тәрбияләвен, тоткан ролен бәяләмәсәк, безнең киләчәгебез юк, – дип сөйли министр Илсур Һадиуллин.

Укытучы булып беркайчан җиңел булмады, ләкин укытучы булу һәрвакыт мактаулы булды. Иң мөһиме – укытучы булып калырга кирәк. Авылда бүген барлыгы 11 меңнән артык укытучы исәпләнә. Исәпләп карасак, мәгариф юнәлешендә 22 мең хезмәткәр көч куя. Боларга укытучыдан  тыш башка хезмәткәр дә керә. Мәсәлән, Балтач районы Салавыч күппрофильле лицееның биология  укытучысы Резеда Бадгыева әйтүенчә, мәктәптә укыту бүген кыен түгел. Аларда 160 якын бала укый. “Күппрофильле булгач, без күбрәк авыл хуҗалыгы институты, КФУ белән элемтәдә торабыз. Хәзер балалар саны азаеп бара. 15 ел эшләү дәверендә укыту авырайды дип әйтмәс идм. Ел саен БДИ бирдертәбез, нәтиҗәләребез дә куанычлы. Химия, биологиядән китүче балалар ел саен күбрәк була”, – дип сөйли ул. Ә менә Ютазы районы Иске Урыссу мәктәбеннән килгән, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Рафикова сөйләвенчә, аларның нибары  63  укучылары бар. 11 еллык мәктәп өчен зур сан түгел инде бу. “Һәр чорның үз авырлыгы, үзенең күңелле вакытлары бар”, – дип сөйли 22 елдан артык укыткан укытучы. Ул да үзенең фәненнән күбрәк имтихан сайлыйлар дип сөйли. Димәк, һәрбер педагог әле үзенең фәнен яратып, алга куеп эшли дә белергә тиеш. Әнә  форумда үрнәк итеп куелган Югары Ослан районы Матюшина мәктәбе укытучысы Илдус Шәрәфиевның эш-гамәлләре хезмәтне сөюгә, балаларга эш өйрәтүгә, аларны мавыктыруга-кызыксындыруга юнәтелгәнен аңлау өчен күп нәрсә кирәкми. Моның өчен укытучының да кызыксынуы, алга карап эш итә белүе генә кирәк. Шуңа да аларның укучылары бик аз санда булсалар (34 укучы) да Россия күләм бәйгеләрдә дә җиңү яулыйлар.

Форумда дәүләт дәрәҗәсендә җаваплы түрәләр дә катнашты. Алар укуытучылар темасына саллы-саллы фикерләре белән уртаклаштылар. Укытучыларның конкрет сорауларына конкрет җавап та бирделәр. Алга таба эшләнәчәк эшләргә, яшь кадрларга грантлар билгеләү кебек тәкъдим-проектларны да кабул иттеләр. Һәрхәлдә бу сөйләшүнең конструктив булуы күңелләргә хуш килде. Шулай да төп әйтеләсе фикерне Татарстан Рәисе каршындагы татар теле һәм Татарстан Республикасындагы яшәүче халыклар вәкилләренең  туган телләрен саклау, үстерү мәсәләләре буенча комиссия рәисе  Марат Әхмәтов  билгеләде. Ул соңгы 30 ел эчендәге үзгәрешләрдән, аның нәтиҗәсеннән канәгать булмыйча, җавап  эзләвебезгә басым ясады. Җавап итеп җәмгыятьнең укытучыга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәклеген әйтте ул. Укытучы да  шәхес буларак үзен һәръяклап үрнәк итеп куя белергә тиеш. Җәмгыять тә аны шундый дәрәҗәдә җаваплы эштә икәнлеген аңлап, аның хезмәтен бәяли белергә дә тиеш, – дип белдерде Марат Әхмәтов.
– Укытучыларга күп әйбер йөклибез инде без. Чынбарлыкта соңгы 15-20 елда эчендә бөтен бала проблемасын, аның тәртибе, белеме  мәсьәләсендә җаваплылыкны балалар бакчасы һәм мәктәпкә калдырдык. Алар гаепле  булып калды. Укучыга бер сүз әйтергә ярамый. Аны эшкә җәлеп итәргә ярамый. Тәртибенә канәгатьсезлек белдерергә ярамый,  – дип сөйли Марат Әхмәтов бала өчен җаваплылыкны мәктәпкә һәм укытучыга гына йөкләп калдырыруларына басым ясап. 

Бу уңайдан мәгарифтә яңа этап башлануын да сизмичә кала алмыйбыз. Мөнәсәбәтне үзгәртү өчен әле бик күп эшләргә кирәк. Әмма ул эшләр җәмгыять  белән бергә алып барылырга тиеш. Ул чакта гына алга таба үзгәрешләр булачак.