Авылларда кош-корт сезоны: ничек чеби үстерергә?

0
141

Яз айларында авылдагы һәр йорттан диярлек чебешләр тавышы ишетелә башлый. Бер тәүлеклек сары йомгакларны кем инкубатордан чыгара, кем сатып ала. Аларны исән-сау үстерү өчен күп көч һәм түземлек кирәк. Күпләп чебеш үстерүчеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

«Үткән елны ике йөз чебинең берсе генә үлде»

Буа районы Суыксу авылында яшәүче Гөлгенә Җамалетдинова өй шартларында ике йөзләп чебеш үстерә.

«Һәр елны 200-300 данә бер көнлек чебешләр сатып алам. Меңне дә үстергән булды. Чебешләр сарайда яши. Җылы булсын өчен сарайдагы мичкә ягып торам. Анда һәрвакыт кызыл ут янып тора.

Алып кайткач, ике-өч атна дәвамында чебешләргә комбиазык кына ашатам. Соңыннан комбиазыкка арпа, бодай, борчак, бәрәңге кушып бирә башлыйм. Чебешләргә дә ашатырга бәрәңге кирәк булачагын алдан уйлап, бәрәңгене күп итеп чәчәбез.Рамил Гали

Чебешләрне апрель аенда ук сатып алам, анда кычыткан чыкмаган була әле. Кычыткан чыккач, анысын да кушам азыкларына. Авырмасыннар өчен витаминнар, антибиотиклар бирәм. Кибет комбиазыгын озак вакыт ашатырга тырышмыйм. Тәме тавык итенә сеңәр дип куркам. Ике айдан соң комбиазыкны бирми башлыйм. Үсә төшкәч, терлек майларын бирәм, аларын да кыштан ук суыткычка җыеп барам.

Чебешләрнең аяклары авыртмасын өчен коры комбиазыкка балык онын кушам, юеш чүпрә бирәм. Гади судан кала марганцовкалы су, кычыткан суы эчерәм. Кычытканны махсус кышкылыкка киптереп калдырам. Эчләре китә башласа, каты чәй бирәм.

Сарайдан кошларны читлеккә чыгарам. Итләре күбрәк, майлырак булсын өчен күп йөртмәскә кушалар, шуңа күрә читлектә генә торалар.

Быел өч йөз чебинең өчесе үлде. Үткән елны ике йөздән берсе генә үлгән иде, анысы да җепкә уралып. Чебеш үстерү өчен күп түземлек кирәк», — ди Гөлгенә Җамалетдинова.

«Йомырка зурлыгыннан ук тавык яки әтәч чыгуны аерып була»

Тәтеш районы Үтәмеш авылыннан Нина Мохтәрова чебешләрне өйдә инкубатордан чыгара.

Апрель ахырларында инкубаторга 120 йомырка куям, аларны һәр көнне әйләндереп торам. Дым җитәрлек булсын өчен инкубатордагы суны һәм температураны карап торырга кирәк. Беренче атнада йомыркалар җылынсын өчен температура 39 градус булырга тиеш, аннан әкренләп 36,6 градуска калдырасы. Унсигез көннән чебешләр чыга.Рамил Гали

Чебешләрне астына җәймә җәелгән тартмага җибәрәм. Өсләрендә кызыл лампа янып тора. Беренче көннәрне комбиазык, су бирәм. Аннан бер атналык чебешләр өчен комбиазык алып кайтам. Күгәрчен зурлык булгач, кычыткан белән бәрәңге бирә башлыйм. Авырмасыннар өчен Д витаминын, антибиотик итеп, пенициллин бирәм. Витаминнарны суга салып биргәнче, тамчылап авызларына салу әйбәтрәк. Эчләре китсә, суларына марганцовка кушам.

Бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы тавык, кайсы әтәч икәнен аеру өчен аягыннан тотып күтәрергә кирәк. Тавык булса, шулай җәелеп тора, әтәч булса, күтәрелеп, кулга үрмәли. Инкубаторга куйганда, йомырка зурлыгыннан ук тавык яки әтәч чыгуны аерып була: зуррак йомыркалардан әтәчләр чыга.

«Урынын алыштырганда чебешләрдә стресс булырга мөмкин»

Арча районындагы «Якты көн» кошчылык фермасында 20 меңләп чеби үстерәләр. Ферманы тотучы Радик Бариев чебиләрне стресстан арындыру ысулын әйтте.

Беренче көннәрне комбиазык кына ашатырга, салкын тимәсен өчен вакцинация ясатырга һәм витаминнар бирергә кирәк. Аларны бирүнең махсус графигы бар. Бер урыннан икенче урынга күчкәндә дә чебиләрдә стресс булырга мөмкин.pixabay.com/ru

Иң мөһиме – чебешләрне сатып алган җирдән азыгын да алырга кирәк. Беренче көнне нәрсә ашаган булса, тагын биш көн булса да шул ук азыкны ашап торырга тиеш. Тәүлеклек чебешләргә бары тик салкын су эчертергә кирәк.

Кыйммәтле комбиазыкларга кирәкле дарулар һәм витаминнар кушылган була. Кайбер кеше комбиазыкны бирергә курка. Чебешләр тиз күтәрелеп китсен өчен әйбәт комбиазык ашатырга кирәк. Берәр айдан комбиазыктан аерырга була. Аннан арпа, кукуруз, бодай бирергә киңәш итәм.

Гөлүзә Ибраһимова

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here