Домой Жизнь татар Авылны фермер яшәтә

Авылны фермер яшәтә

0
Авылны фермер яшәтә

Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәү­че Азизулла Пулатханов мон­нан берничә ел элек крес­тьян-фермер хуҗалыгы оеш­тырып җибәргән иде. Бүген бу икътисади яктан тот­рыклы, үсеп килүче хуҗа­лык. Фермер 540 гектар җир­дә бөртекле культуралар үс­терә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә.

2010 елга кадәр Азизулла Пулатханов гаиләсе Кыр­гызстанның Карасу районында яшәгән. Аның үзенең төзү фирмасы булып, өйләр төзү, кыйммәтле агачтан өй җиһазлары ясау белән шө­гыльләнгән. Ә Кыргызстаннан үзбәкләрне куа башлагач, Пулатхановлар һәм тагын бер­ничә гаилә Яңа Ярмәк авылына күченеп килгәннәр.

Яңа урында тормыш корып җибәрергә бер дә җиңел булмый. Тик тырышкан – ташка кадак каккан, диләр. Пулатхановлар да, кирәк язуларны ясатып, Россия гражданлыгын алу бәхетенә ирешәләр.

Азизулла элеккеге колхоз кырларының күп өлешендә чүп үләне үсеп утырганына хәйран кала һәм җиң сызганып эшкә алына. Башта халыктан 240 гектар пай җирләрен арендага алып эшкәртә, арыш һәм солы чәчеп үстерә башлый. Бу эшкә аның белән бергә күченеп килгән күпсанлы туганнары да кушыла.

– Кайчандыр бу авылда эш­ләп килүче “Эссор” җәмгыяте директоры, эшмәкәр, актив җә­мәгать эшлеклесе, авылны үстерү проектлары инвесторы Хәйдәр Әхмәтсабир улы Сафиуллинның ярдәме бәяләп бетергесез. Киңәшләре белән генә булышып калмыйча, авыл хуҗалыгы техникасын — ике тракторын арендага бирде, – дип сөйли Азизулла Әбдүсамат улы.

Бер елдан инде фермер 400 гектар чәчүлек җирләрне эшкәртә башлый. Бөртекле культуралардан тыш кәбестә дә үстерә. Сатып алучылар арасында бу яшелчәгә ихтыяҗ зур. Аны хәтта Свердловскидан килеп алып китәләр икән.

Бераздан Азизулла Пулатханов хуҗалыкны киңәйтергә кирәк дигән карарга килә. 2013 елда ул фермерчылык белән рәсми рәвештә шөгыльләнә башлый. Дәүләттән алынган грант та яңа уңышларга “юллама”  була.

– Яхшы эшләү өчен техника кирәк бит. Үз акчам гына җитми, ә кредит бирмәделәр. Уйлый торгач, 2014 елда фермерларга матди ярдәм күрсәтү программасы буенча өлкә губернаторы грантын алуга ирештем. Бу акча яңа трактор сатып алырга ярап куйды.

Грант алганда район һәм өлкә хакимиятенең ярдәме дә зур булды. Авыл хуҗалыгы комитеты белгечләре конкурс комиссиясендә бизнес-планны яклауга әзерләнергә нык булыштылар, – дип сөйли Пулатханов.

Шул ук елларда эшмәкәр кош-корт үрчетә башлый. Инвестордан колхоз фермасын сатып алып, үз көче белән төзекләндерә, инкубаторын арендага ала. Беренче елда ул 10 мең бройлер чебиләре, 600 каз, 400 үрдәк үстерә, күркә һәм индоуткалар да үрчетеп карый. Тик чебиләрне һәм бәбкәләрне реализацияләү проблемасы килеп чыга.

Бүген “Пулатханов” крес­тьян-фермер хуҗалыгы 540 гектар җирдә бөртекле культуралар үстерә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Узган елның җәендә өлкә “Велес” терлекчелек үзәге аша 165 баш токымлы сарыклар, ә сентябрьдә 26 баш сыер һәм тана сатып алган. Бу терлекләр өчен азыкны фермер үзе әзерли. Ә хатыны, өч кызы һәм улы – аның беренче ярдәмчеләре.

Авыл эшмәкәре фикеренчә, сарык үрчетү – табышлы эш, чөнки сарык итенә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Шуңа күрә фермер терлекләр санын тагын да арттырырга уйлый.

Сөт һәм сөт эшләнмәләрен Пулатханов җирле халыкка да, Самара базарларында да сата. Әмма коронавирус пандемиясе фермер эшчәнлегенә дә төзәтмәләр керткән. Изоляция шартларында җитештергән продукцияне читкә илтеп сатып булмый шул. Хәзер Азизулла әфәнде сөтне Исаклы районының Ганькино авылындагы сөт кабул итү пунктына бик арзан бәягә илтеп тапшыра. Эшмәкәр сүзләренә караганда, фермерларның төп проблемасы – җитештерелгән продукцияне халыкка җиткерә алмау. “Шуның өчен берләшергә кирәк”, – ди ул.

Азизулла Пулатханов үзе кебек үк тагын ике фермер (шуларның берсе – яңаярмәкле Салават Җәләев) белән, кооператив оештырып, сыр ясау буенча зур булмаган предприятие ачарга җыеналар. Бу эштә дә аларга Хәйдәр Сафиуллин ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Әлеге юнәлештә эш башланган да инде. Элеккеге райпо бинасына яхшы ремонт ясалган, тиздән сыр ясау өчен махсус җиһазлар да кайтарылачак. Барысы да җайга салынса, эшмәкәрләр бу бинада казылык һәм ярымфабрикатлар цехы, пекарня эшләтеп җи­бәрергә исәплиләр. Кооперативта катнашучыларның фикеренчә, мондый уртак эш хуҗалыкны уңышлы алып барырга һәм үстерергә мөмкинлек бирә, ә кулланучылар җирле җитештерүчеләрдән сыйфатлы продукция ала. Димәк, авылның да киләчәге бар.

Илүсә Гайнуллина,

“Камышлы хәбәрләре” хәбәрчесе.

Бердэмлек