Домой Жизнь татар Татары в регионе Авылның хөрмәтле кешеләре

Авылның хөрмәтле кешеләре

0
Авылның хөрмәтле кешеләре

Елховка районы, Губан Күл авылында Лилия һәм Җәмил Ибәтовларның кунакчыл һәм көлеп торган җайлы йортын белмәгән кеше юктыр. Ул 27 ел буе бөтен урамга гына түгел, авылга да ямь өстәп, кунакка чакырып тора сыман.

Рязань авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап авылга кайткан Җәмил Мөнир улының кулы бөтен эшкә дә килә: гомере буе агроном булып эшли, йорт-җире дә төзек, маллары да караган һәм тук. Хәләл җефете дә үзенә тиң – шушы авылда туып-үскән Лилия Ринат кызы бер эштән дә курыкмый: 27 ел эчендә почтада да, кибеттә дә эшләп өлгергән, ә хәзерге вакытта – социаль хезмәткәр. Эшнең яхшысы – начары юк, дип саный ул. Ә олы яшьтәге кешеләрнең тормышын ямьләндерү – Ходай кушкан иң саваплы эшләрнең берсе.

1995 елда гаилә корып җибәргән яшьләр гаилә тормышы алып бару серләренә ата-аналарыннан өйрәнгәннәр, әлбәттә. Бер-береңне хөрмәт итү, күрше-күлән белән ярдәмләшеп яшәү, намуслы һәм ышанычлы кеше булу гына аз. Авыл кешесе эштә дә уңган булырга, нәрсәгә алынса, шуны җиренә җиткереп эшли белергә дә тиеш, күршесе белән ызгышмаска, авылдашларына ачык йөз күрсәтергә, тәмле сүз белән күңелләрен күрә белергә кирәк. Ибәтовлар гаиләсенә югарыдагы сыйфатлар хас.

Лилия – менә дигән хуҗабикә. Өйне дә пөхтәлектә тота белә, ашлары да тәмледән тәмле. Туганнарын һәм күршеләрен сыйлау өчен камыр ашлары гел әзер. Хуҗабикәнең бакчасы да ялт итеп тора.

Ибәтовларны авылның хөрмәтле кешеләре дип атыйлар. Чөнки аларның мактанырлык балалары да бар. Уллары Альмир полициядә хезмәт итә, кызлары Алия дә, колледж тәмамлап, яраткан эшен тапкан.

Шушы матур гаиләгә карап сокланмый мөмкин түгел: өйләрен дә яраталар, милли гореф-гадәтләрне дә саклап яшиләр, бер-берсен дә хөрмәт итәләр.

Татьяна Бондарева.