Авыру газабы

0
58

(1971 елда булган хәл. Исемнәр үзгәртелеп бирелә)

Шәһәр тирән тынлыкка чум­ган. Тик агач ботакларында йокыга талган кошлар гына, йо­кы аралаш ниндидер куркыныч төш күрепме, канатларын җил­пеп-җилпеп куялар. Шәһәр­нең кайсыдыр почмагында көн­озын чапкан трамвайлар да, арыган тәгәрмәчләрен шыгыр­датып, депо капкасына кереп югалдылар… Ә Гаделниса әби һаман Газраил белән тар­ты­шып, йоклый алмыйча, саташа, ыңгыраша, сыкрана һәм сыз­лана иде.

“Әни җаным, ниләр генә эшләтим соң сине? Беләм, авыртадыр”, – дип куллары белән маңгаен тотты килене Гөлназ. Коры сөяккә калган әби­нең маңгаена салкын тир бәреп чыккан иде. Авыру, томанлана башлаган күзләрен ачып, түбә тактасына текәлде. Гәршегә тө­бәлгән күзләре төпсез дәрь­яга төшкән бер төймәне эзлә­гән кебек, өмет сорап яна, те­лен әйләндерергә теләсә дә, көче юк иде. Аның газап чигеп үткәргән шушы хәлләрен уртаклашасы һәм ничек булса да җиңеләйтәсе килә иде…

Гөлназ авыруны әкрен ге­нә күтәреп, сөякләрен авырт­тырмас өчен, бер кулы белән аркасыннан тотып, икенче кулы белән мендәрләрен алып, как­калап, күтәребрәк куеп, сөяп утыртырга азапланды. Га­дел­ниса әби көч-хәл белән: “Укул яса әле”, – диде, Гөлназ­га тө­бәлеп. Ул күзләрнең кызга­ныч карашлары Гөлназның йөрә­ген әрнетеп телгәләделәр һәм ул борылып, сиздермичә генә, күз яшьләрен сөртеп алды. Мор­фий авыруның хәлен җиңеләй­теп җибәрде булса кирәк: “Утыр әле яныма”, – диде ул һәм янын­да­гы төенчектән нәрсәдер эз­лә­мәк­че булып, капшанырга то­тын­ды. Гаделниса әби кечкенә генә бер ачкыч эзләп тапты да Гөл­наз­га сузды. “Сандыкны ачып, өстә генә яткан төен­чекне алып бир әле”, – диде. Төен­чек­тән алып, 10 сум акча бирде. “Мә, балакаем, кирәк-ярак­ларыңа тотарсың”. “Ба­ла­каем” дигәнне ишеткәч, Гөл­назга эсселе-суыклы бу­лып кит­те һәм тәннәре кы­зыша башлады. “Юк, әни җа­ным, бүгенгә үзеңдә торсын, иртә­гә алырмын”, – дип, биргән ак­ча­сын баш очына куйды. Моны бит ул үзе бирми, морфий бир­дерә, дип уйлап алды ул һәм авыруны урынына яткырды. Әни­се тагын куллары белән әлеге акчасын эзләп табып: “Мә… ал… зинһар”, – диде. Ки­рәкми, әни, синең 22 ел буена рәнҗеткән, нахак бәлаләреңне, йөрәк түренә урнашып калган мәсхәр кылануларыңны 10 сум түгел, дөнья малларын бир­сәң дә, баса алмаслар, диясе иде дә бит… Юк шул, йомшак кү­ңел андый вакытта рәнҗетә ала­мы соң? Гаделниса, кулларын Гөлназга таба сузып, аның кулларын тотты. Күзләрен ту­тырып аңа карады, еларга теләде, әйтәсе сүзләрен әйтә алмый азапланды, борсаланды. Үткән көннәрне исенә төше­реп, үкендеме, каласыз бит, дидеме… Нәрсәдер аңлатырга теләсә дә, теле бармады. Тик туп-туры карашы һәммәсенә төшендерерлек иде.

– Ятам, – диде әби. Гөлназ беләгенә башын куеп яткыргач, ул күзләрен йомды. Хәлсез куллары җансыз кешенеке ке­бек салынып төштеләр һәм кайнана авыр йокыга талды.

Көндезләрен эштә, кич­ләрен авыру кайнанасы янын­да утырып арыган күрәм­сең, күзләрен ачарга да хәле калмаган Гөлназ, башын өс­тәлгә куйган килеш, үзе дә тирән йокыга талды…

Тәлгать Ваһаҗев.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here