Бөек Ватан сугышында татар язучылары

0
225

Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылый. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан. Әлеге исемлектә хәрбиләр дә, гади эшчеләр дә, язучылар, врачлар, балигъ булмаган сабыйлар да һәм башка бик күп, бик күп асыл кыз-улларыбыз.

Әлеге язмабыздагы сүз Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырларында үлеп калган татар язучылары турында булачак.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк илебез халкы бердәм рәвештә Ватанның азатлыгын саклау өчен изге көрәшкә күтәрелә. Сугышның беренче елларында ук татар китап нәшрияты чыгарган сәяси әдәбиятның гомуми тиражы ярты миллионнан артып китә. Сугыш елларында Казан СССР матбугатының иң әһәмиятле үзәкләренең берсенә әверелә. Шәһәрдә вакытлыча берничә үзәк газета да чыга. Ләкин күпчелек редакцияләрнең хезмәткәрләре эш урыннарын ташлап фронтка китеп баралар.

Татар телендә фронт газеталары 1942 нче елның июлендә чыга башлый һәм укучылар арасында бик тиз популярлык казана. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә 16 фронт газетасы чыккан. Аларда Г. Кутуй, А. Шамов, Р. Ишморат, Г. Әпсәләмов, И. Гази, А. Әхмәт, Х. Госман, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, Б.Рәхмәт һ.б. язучылар эшли. Фронт газеталары сугышчыларны герой көрәшкә рухландыру белән бергә татар әдәбияты традицияләрен үстерүдә дә зур роль уйныйлар. Аларда Татарстан эшчеләре һәм колхозчылары тормышы еш басылу фронт һәм тылның элемтәсен күрсәтә.

1934 елда оешкан Татарстан Язучылар берлеге Бөек Ватан сугышы елларында шулай ук үз эшен туктатмаган. Сугыш башланган чорда Язучылар Союзында 50дән артык язучы исәпләнгән. Аларның кырыктан артыгы үз теләкләре белән фронтка, туган илләрен сакларга китеп баралар. 1943 елда, ул вакыттагы СССР язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев, бу хәлне белеп алып куркуга төшә һәм катгый рәвештә берничәсен булса да кире тылга кайтару буенча чаралар күрергә боера. Ләкин татар язучыларының берсе дә сугыш кырыннан кайтырга ризалык бирми. Гомумән Бөек Ватан сугышында 100дән артык татар әдибе катнаша, туган илләрен саклап фронтка киткән язучыларның 31 туган җирләренә кире әйләнеп кайта алмыйлар, сугыш яуларында, тоткынлыкта үлеп калалар. Алар арасында Муса Җәлил (1906-1944), Фатих Кәрим (1909-1945), Гадел Кутуй (1903-1945), Абдулла Алиш (1908-1944), Нур Баян (1905-1945), Хәйретдин Мөҗәй (1901-1944), Рахман Ильяс (1908-1943), Мөхәммәт Әблиев (1900-1941), Вәдүт Мифтах (1915-1942), Кәшфи Басыйров (1906-1943), Мансур Гаяз (1917-1943), Хәбра Рахман (1914-1942), Рәхим Саттар (1912-1943), Демьян Фәтхи (1906-1943), Әгъзам Камал (1918-1943) һ.б бар. Күпчелек әдәбият сөючеләргә Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек исемнәр шактый гына таныш, әдәбият дәреслекләре аша Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян турында да азмы-күпме беләбез. Ләкин фронтта барган канкойгыч сугышларда үлеп калган, күбебезгә таныш булмаган исемнәр дә шактый. Алга таба язмабыздагы сүз сугыш башланган дәһшәтле 1941 елда вафат булган язучы-шагыйрьләр турында булачак.

Мөхәммәт Әблиев (1900-1941)
Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев 1900 елда хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы Даныш авылында туа. Беренче язмалары 1920нче елларда күренә башлый.  Башта үзен проза жанрында сыный – “Минем дустым сугышта” исемле хикәя, “Ком улы”, “Итекче кызы” повестьларын яза.

Соңга таба Мөхәммәт Әблиев игътибарын драматургиягә юнәлтә. Аның 1923-1925 елларда иҗат иткән «Ике туй» исемле пьесасы 1926 елда Татар-башкорт хәрби мәктәбенең драма түгәрәге тарафыннан сәхнәгә куела һәм матбугатта уңай бәя ала. Мөхәммәт Әблиев татар әдәбияты тарихына иң беренче чиратта “Шәмсекамәр”(1929-1936 еллар арасында язылган) драмасы белән керә. Пьеса өстендә эшләгәндә, яшь язучыга тәҗрибәле драматург Кәрим Тинчурин булышлык күрсәтә һәм бу иҗади дуслыкның нәтиҗәләре бик уңышлы булып чыга. Драмада Октябрь инкыйлабына кадәрге татар авылында барган вакыйгалар оста итеп, җанлы картиналарда тасвирлана.

“Шәмсекамәр” спектакле 1937-1938 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театрында зур уңыш казана, озак еллар буе репертуардан төшми уйнала. Пьеса күп кенә татар, башкорт һәм сугыштан соңгы елларда Үзбәк академия театры сәхнәсендә куела. 1939 елда нәшрият тарафыннан аерым китап итеп тә чыгарыла.

Мөхәммәт Әблиев, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк, укчы дивизиянең политбүлек начальнигы сыйфатында, фронтның алгы сызыгында сугыша һәм, күп тә үтми, фашист пулясыннан һәлак була.

Аитзәк Аитов (1908-1941)
Шагыйрь Аитзәк Аитов 1908 елның декабрендә хәзерге Сарытау өлкәсенең Дергачи районы Алтата авылында туа. Илне индустрияләштерү чорында ул — Донбасста, шахтер булып эшли. Шушы елларда әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә башлый: шигырьләр, очерклар һәм мәкаләләр яза. Аларнын күбесе 1930-1937 елларда Донбасста (ул чакта Сталино шәһәрендә) татар шахтерлары өчен чыгып килгән «Пролетар» газетасында дөнья күргән.

Сугышның беренче көннәреннән үк Аитзәк Аитов фронтның алгы сызыгында сугыша. 1941 елның 23 октябрендә Смоленск өлкәсендәге Демидов шәһәре өчен барган бәрелешләрнең берсендә ул дошман пулясыннан һәлак була.

Габдулла Галиев (1920-1941)
Габдулла Гали улы Галиев 1920 елның 20 июнендә Татарстан Республикасының Теләче районы Шәдке авылында мөгаллим гаиләсендә туа. 1935 елда Казанга килеп педагогия институты каршындагы рабфакка укырга кергәч, аның әдәби иҗат эшчәнлеге башлана. 1939 елда Татарстан дәүләт нәшриятында яшь авторның «Яшел бөреләр» исемле зур булмаган шигъри китабы дөнья күрә, тагын бер елдан «Үсәбез» (1940) дигән әсәре аерым китапчык булып басылып чыга.

Габдулла Галиев, 1939 елда гаскәри хезмәткә алынып, Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугыш хәрәкәтләренең алгы сызыгында була. 1941 елның сентябрь аенда Украинадагы Каменец-Подолский шәһәрен саклау өчен барган бәрелешләрнең берсендә ул дошман пулясыннан һәлак була.

Г.Галиевнең әдәби иҗатыннан бер төркем шигырьләре Самат Шакир төзеп чыгарган «Алар сафта» (1961, 1985) исемле җыентыкта урын ала.

Макс Гатау (1913-1941)
Макс Гатау (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) 1913 елда хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы Тозау авылында туа.

Макс Гатау бала чактан ук әдәбият белән кызыксына, халык авыз иҗатын өйрәнә, җырлар, бәетләр җыя. Авторның шигырьләре “Социализм юлы”, “Урал большевигы”, “Коммунист” кебек газетларда басыла. Шулай ук аның иҗаты “Үсү җыры”(1934), “Очкыннар” (1940) дип исемләнгән күмәк җыентыкларда да урын ала.

Урал табигате, андагы социалистик төзелеш күренешләре, күмәк тантанасы – яшь шагыйрьнең 1939 елда басылып чыккан «Урал мәхәббәте» исемле беренче шигъри җыентыгының төп эчтәлеген шул тәшкил итә.

Макс Гатау 1941 елның июлендә фронтка китә һәм шул елның 20 ноябрендә Гаврилово авылы янында барган каты сугышларда батырларча һәлак була.

Мөсәгыйт Мостафин (1909–1941)
Мөсәгыйт Мостафин 1909 елның 25 сентябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Баулы районы Бәйрәкә авылында туа. 1927 елда Казанга килеп рабфакка укырга керә. Шушы елларда ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, очерклар, хикәяләр яза һәм аларны Ютазы район газетасында бастыра. 1931 елда яшь әдипнең Казанда биш хикәясен үз эченә алган «Очрашу» исемле китабы һәм үсмер балалар өчен «Үсү» дип исемләнгән хикәясе басылып чыга. 1932 елда аның «Тыңлыйсыңмы, кордаш?» дигән өченче китабы да дөнья күрә. Үзенең хикәяләрендә һәм нәсерләрендә яшь автор гади хезмәт кешеләренең көндәлек тормышын тасвирларга омтыла һәм җиңелчә юмор белән алардагы искелек калдыкларын тәнкыйтьли.

Мөсәгыйт Мостафин 1941 елның август аенда үзе теләп фронтка китә һәм шул ук елның 6 декабрендә сугыш кырында батырларча һәлак була.

Сөләйман Мөлекев (1920–1941)
Сөләйман Мифтах улы Мөлекев 1920 елның 5 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Балтач районы Пыжмара авылында туып үсә. Җидееллык мәктәпне һәм Алабуга китапханә техникумындагы курсларны тәмамлаганнан соң, 1940 елга кадәр Татарстан авылларында китапханәче һәм укытучы булып эшли. 1940 елның февралендә гаскәри хезмәткә алына һәм Ватан сугышын Көнбатыш Украинада чик сакчысы булып каршылый. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк ул алгы сызыкта була һәм 1941 елның сентябрендә Киев өчен барган сугышларның берсендә батырларча һәлак була.

Сөләйман Мөлекев авыл табигатенең гүзәллеген җырлаган һәм романтик яшьлекнең хис-тойгыларын гәүдәләндергән бер төркем лирик шигырьләре белән билгеле.

С.Мөлекевнең зур булмаган шигъри иҗатыннан аерым үрнәкләр сугыштан соң «Алар сафта» (1961), «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Илең турында» (2000) исемле җыентыкларда урын ала.

Фронтовик татар язучы һәм шагыйрьләре күбесе сугыштан туган илләренә әйләнеп кайтмыйлар. Җиңү көнен үзләренең гомерләре бәрабәренә якынайталар. Ил тарихына үзләренең исемнәрен язып калдыралар. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт. Ә безнең бурычыбыз – аларның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру. Татар балаларына җиткерү. Әлеге изге эш белән күп еллар буе Самат Фәтхерахман улы Шакиров (Самат Шакир) шөгыльләнде. Әдип тарафыннан Ватан сугышы кырларында һәлак булган татар совет язучыларының әсәрләрен, биографик белешмәләрен үз эченә туплаган «Алар сафта» (1961) һәм 1985 елда әлеге җыентыкның төзәтелгән 2нче басмасы дөнья күрде. Әлеге китаптан Бөек Ватан сугышында үлеп калган барлык татар язучылары турында да мәгълүмат табып, аларның әсәрләре белән дә танышырга була. Шулай ук сугышта һәлак булган язучыларга Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасының икенче катында 31 исем-фамилия чокып язылган мәрмәр истәлек тактасы урнаштырылган.

Булат Ибраһим, «Татарлар» газетасы

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here