Домой Главные новости В области Бүген бәйрәм көн! ӘНИләр көне!

Бүген бәйрәм көн! ӘНИләр көне!

0
Бүген бәйрәм көн! ӘНИләр көне!

Хөрмәтле әбиләр, кадерле әниләр, барлык сөйкемле ханымнар!

     Сезне барыгызныда бәйрәм белән тәбрик итәм. Изге теләкләремне юллыйм.

     Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерле сәламәтлек бирсен. Бу якты дөньяда иң зур байлык – сәламәтлек. Аллаһыдан сорыйк : авыр чирләрдән дөньябызны арындырсын. АНЫҢ гына көче җитә яман авыруны җиңәргә. Киләчәк көннәребез якты булып, шатлыкка күмелсен. Балаларыбызга тәүфик, бәхет телик. Игелеклеләрен күреп яшәргә насыйп булсын. Һәммәбезнең күңелебезгә мәрхәмәт, изгелек орлыкларын салсын Аллаһым. Тату, дус  яшик. Ризыклы, мул тормышта, гыйбәдәттә үтсен калган гомеребез. Вакытыбызның, саулыгыбызның, булган мөлкәтебезнең  кадерен белик. Әмин!!!

Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәүсәр ханым Шәйхетдинова