Домой Жизнь татар Бүген Даян Мурзин тууына 100 ел

Бүген Даян Мурзин тууына 100 ел

0
Бүген Даян Мурзин тууына 100 ел

Бүген, 20 гыйнвар көнне, легендар шәхес, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиянең 16 шәһәренең почетлы гражданины, данлыклы “кара генерал” – Даян Баян улы Мурзин тууына 100 ел.

Даян Мурзин 1921 елда Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. Сугышка кадәр Тактагөл тулы булмаган урта мәктәбендә директор булып эшләргә өлгерә. Сугышта Ян Жижка исемендәге халыкара партизаннар бригадасы командиры була. Бригада Чехия һәм Моравия җирләрендә 1945 елның 9 маена кадәр көрәшә. Даян Мурзин җитәкчелегендә 700 партизан фашистларга көн бирмиләр. Алар дүрт меңнән артык гитлерчыны тар-мар иткән, 19 күпер шартлаткан, Моравиядә 18 самолет белән аэродромны басып алганнар.

Сугыштан соң, Даян Мурзин туган ягында мәгариф бүлегендә, ә аннары озак еллар юрист булып эшли. Пенсиягә чыкканнан соң, Башкортстанда республика сугыш, хезмәт, хокук саклау ветераннары советы составында иҗтимагый эшләр башкара, ветераннар хәрәкәтенең активисты була. 1999 елда аңа «Уфа шәһәренең почетлы гражданины» исеме бирелә.

Даян Мурзин 2012 елның 10 февралендә Уфа шәһәрендә вафат була. 2020 елда Дүртөйле шәһәре район прокуратурасы бинасында Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлеген мәңгеләштерү максатында тактаташ ачылды.

tatar-congress