Алар сәламәтлек, талант, буш вакытны оештыру, мәшгульлек, лидерлык, ана булу (үзенчәлекле балаларны тәрбияләүне дә кертеп), һ.б. турында фикер алыша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 19-20 майда «Хатын-кызлар өчен. Хатын-кызлардан. Авыл өчен» белем бирү программасы оештыра.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Аграр яшьләр берләшмәсе узыдра торган чарада яше 35тән артмаган кызлар һәм яшь хатын-кызлар катнаша.
Ике көн дәвамында авылда яшәүче хатын-кызларга кагылышлы түбәндәге темалар буенча фикер алышу булачак: сәламәтлек, талантлар, буш вакытны оештыру, мәшгульлек, лидерлык, ана булу (үзенчәлекле балаларны тәрбияләүне дә кертеп), шулай ук мәгариф һәм мәгълүмат алу.
Уку кысаларында катнашучылар авыл территорияләрендә яшәүче хатын-кызларның социаль имин булмавын һәм хатын-кызларга карата көч куллануны кисәтү һәм хатын-кызларның авыл җирендә иҗтимагый-сәяси тормышта катнашуын киңәйтү буенча күнекмәләрне үстерә һәм белемнәрен арттыра алалар.