Домой Главные новости Бүген Татарстанда авылда яшәүче хатын-кызлар өчен белем бирү программасы ачыла

Бүген Татарстанда авылда яшәүче хатын-кызлар өчен белем бирү программасы ачыла

0

Алар сәламәтлек, талант, буш вакытны оештыру, мәшгульлек, лидерлык, ана булу (үзенчәлекле балаларны тәрбияләүне дә кертеп), һ.б. турында фикер алыша.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 19-20 майда «Хатын-кызлар өчен. Хатын-кызлардан. Авыл өчен» белем бирү программасы оештыра.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Аграр яшьләр берләшмәсе узыдра торган чарада яше 35тән артмаган кызлар һәм яшь хатын-кызлар катнаша.

Ике көн дәвамында авылда яшәүче хатын-кызларга кагылышлы түбәндәге темалар буенча фикер алышу булачак: сәламәтлек, талантлар, буш вакытны оештыру, мәшгульлек, лидерлык, ана булу (үзенчәлекле балаларны тәрбияләүне дә кертеп), шулай ук мәгариф һәм мәгълүмат алу.

Уку кысаларында катнашучылар авыл территорияләрендә яшәүче хатын-кызларның социаль имин булмавын һәм хатын-кызларга карата көч куллануны кисәтү һәм хатын-кызларның авыл җирендә иҗтимагый-сәяси тормышта катнашуын киңәйтү буенча күнекмәләрне үстерә һәм белемнәрен арттыра алалар.

tatar-inform.tatar