Домой Жизнь татар Бәхет була хезмәттә

Бәхет була хезмәттә

0
Бәхет була хезмәттә

Яраткан эшең шатлык китерсә – бу зур бәхет инде. Самараның Победа урамында урнашкан “Хәләл” кибете сатучысы Рузалия Кравченко (Сөнгатова) да эшенә күтәренке кәеф белән бара, көне буе аяк өстендә эшләсә дә, ару-талуны сизми. Егерме елдан артык сәүдә тармагында көч куйган Рузалия сатып алучыларны ачык йөз белән каршы ала, товар ассортименты белән таныштыра һәм иң яхшысын сатып алырга ярдәм итә. Ә кибеттәге хәләл ризыкның төрлелегенә исең китәрлек: ат, сарык, сыер, күркә, каз, үрдәк һәм тавык итләре, кулдан ясалган күптөрле ярымфабрикатлар һәм колбасалар, сөт һәм сөт эшләнмәләре. Бәяләре дә әллә ни кыйбат түгел, сыйфатлары да югары.

– Бүген хәләл ризыкка ихтыяҗ зур. Ул мөселманнар арасында да, башка дин кешеләре арасында да популяр. Чөнки хәләл – ул мөселманча суелган ит кенә түгел, сыйфат гарантиясе дә. Ул консервантсыз, сәламәтлек өчен зарарлы кушылмаларсыз табигый чималдан гына әзерләнә торган ризык, – дип сөйли Рузалия ханым.

Бүген кайбер супермаркетларда да “хәләл” маркасы астында тавык ите, колбаса-сосискалар сатыла. Әмма алар тиешенчә сакланмый. Хәләл продукция өчен аерым бүлекләр һәм витриналар булдырырга, өстенә “хәләл ашамлыклар” дип язылган булырга тиеш. “Танылган кибет челтәрләрендә дә хәләл ризыклар башка төр ашамлыклар белән бер суыткычта ятуын күреп, күңелем әрни. Хәләл ризык белән сату итәсең икән, аны дөрес сак­лау кагыйдәләрен дә белергә тиешсең. Ә безнең кибеттә бөтен азык-төлек тә хәләл, шуңа дин кардәшләребез ризыкны курыкмыйча сатып ала”, – дип горурланып сөйли милләттәшебез.

Кибеттә халык агымы чынлап та зур, сатучыга утырып торырга да бирмиләр. Ә товар сату – ул эшнең яртысы гына бит. Аны тиешенчә кабул итеп, урнаштырасы бар әле. Рузалия  эш көне башланганчы ук нинди  товарларның булу-булмавын тикшерә, барысын да әйбәтләп сатуга әзерләп куя. Эш урынын чиста-пөхтә тоту, киштәләргә товарларны матурлап кую да аның өстендә.

– Һәр нәрсәне тикшереп алабыз. Кибет хуҗалары – Галия һәм Рафаил Зариповлар: “Кызлар, кешегә хәләл ризык сатабыз, аны рәхәтләнеп, яратып ашасыннар, йөзебезгә кызыллык килмәсен”, – дип искәртеп торалар. Пилмән, манты кебек ризыкларны кызлары Рамилә үзе ясый. Бар да телеңне йотарлык тәмле, – дип сөйли Рузалия Әзгать кызы.

Сатучы халык ихтыяҗларын өйрәнгән инде. Күбрәк авыл итен, ярымфабрикатлар сорыйлар икән. Ә күчтәнәчкә бавырсак, чәкчәк кебек татлы ризык­лар сатып алалар.

Кибеттә азык-төлекне өйгә китерү хезмәте дә бар. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, үз-үзеңне изоляцияләү режимында бу хезмәттән күпләр, аеруча өлкән яшьтәгеләр, куллана. Әлбәттә, өегезгә токмач кына илтеп бирмәячәкләр, моның өчен кимендә өч мең сумлык азык-төлек сатып алырга туры киләчәк.

Кибет хуҗалары турында сатучы бары тик җылы сүзләр генә сөйли.

–  Шушы кибеттә эшли башлагач кына, үз урынымда булуымны аңладым. Монда, әлбәттә, Галия апа, Рафаил абый һәм кызлары Рамиләнең өлеше зурдан. Алар, кибет хуҗалары дип, масаеп тор­мыйлар. Сатып алучылардан зур чират тезелгәнен  күрсәләр, үзләре дә сатуга чыгалар, витринага ашамлыкларны матур итеп тезеп куярга ярдәм итәләр. Башка кибетләрдәге кебек авыр әрҗәләр һәм капчыклар да күтәртмиләр. Рафаил абый барысын да кирәк урынга үзе куеп китә. 

Безне, сатучыларны, туганнарыдай якын күрүләре, уңай эш шартлары тудырып, игътибарлы булулары өчен зур рәхмәт аларга, – дип сөйли Рузалия.

Аның үзен дә хезмәттәшләре хөрмәтли. “Азык-төлекнең кайсы яхшырак икәнен аңлатып, яменә түгел, ә сыйфатына карап тәкъдим итә”, — дип, сатып алучылар да мактый.

Халык ихтыяҗларын беренче урынга куеп, азык-төлек ассортиментын һәрвакыт төр­ләндереп торырга ярдәм итүче Рузалия Кравченконың хезмәтеннән кибет хуҗалары да канәгать. “Ачык йөз, ягымлы сүз белән каршы алган кибетче янына барасы килеп тора бит. Әлбәттә, сатып алучылар саны артып торуында, кибетебездән ка­нәгать булып китүләрендә сатучыларыбызның өлеше зурдан. Аларның барысына да рәхмәтлебез. Ә Рузалия Әзгать кызы – иң яхшы хез­мәт­кәрләребезнең берсе, — дип мактый сатучысын Рамилә Зарипова.

Рузалия ханым уңган хуҗабикә, тугры хатын, кайгыртучан әни дә. Ире Виталий белән кызлары Юлия аның ял көннәрен көтеп алалар. Бу көннәрне гаилә бергә уздырырга тырыша.

– Хезмәттәшем белән алмашып, икешәр атна эшлибез. Минем өчен бу бик уңай график. Гаиләм белән булырга да, туган авылым Губанкүлгә (Елховка районы) кайтып килергә дә өлгерәм, – дип елмая Рузалия.

Без аны һәм барлык сатучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, фидакарь хез­мәтләре, осталыклары һәм җа­ваплылыклары өчен рәхмәт белдерәбез.

Алия Арсланова.

Бердэмлек