Домой Поздравления Бәхетле картлык теләгез

Бәхетле картлык теләгез

0
Бәхетле картлык теләгез

Елховка районының Мул­ла авылында яшәүче Хәсәнә Кәримовага 90 яшь тулып узды. Аны шушы юбилее белән ту­ганнары, дуслары, хәтта район администрациясе дә килеп котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Авыл халкы аңа, күптән инде әби булса да, якын итеп, хөрмәтләп, Хәсәнә апа дип эндәшә. Шушы озын гомер эчендә ул күпме эш эшләгән, нинди генә нужа күреп бетермәгән!

Хәсәнә зур гаиләдә туа. Бөек Ватан сугышы башланганда ул 10 яшьлек яшүсмер кыз була. Әтисен һәм олы абыйсын сугышка озаталар. Шушы курчак уйнау яшендәге кыз балага тормыш йөгенә җигелергә туры килә. Чөнки гаиләдә аңардан башка әнисенә ярдәм итәрлек кеше калмый. Хәсәнә язын-көзен башак җыя, җәен җиләккә йөри, бакча утый, су сибә. Хәленнән килгәнчә урманнан утын, чыбык-чабык күтәреп кайта, уфалла арбасына җигелеп печән ташый…

1944 ел Мулла авылы өчен бигрәк тә авыр килә. Язын, кар астында кышлаган башакларны ашап, халык кырыла башлый – септик ангина тарала. Бер ай – ай ярым вакыт эчендә 154 кеше вафат була. Ярты халкы сугышка киткән кечкенә авыл өчен бу бик зур сан була, әлбәттә. Ә күбесе бит балалар…

1944 елның 25 апрелендә Хәсәнәнең әтисе кайта. Сугыш кырында кулын калдырган кеше, бу көнне авылда 25 үлек булуын күреп, хәйран кала. Шунда ул: “Фронт анда түгел, монда икән”, – дип әйтә.

Әтисе сугыштан кайткач та тормыш җиңеләйми. Башак җыюлар, ток себерүләр дәвам итә. 1945 елның 9 маенда, сугыш беткән көнне, Хәсәнәләрнең гаиләсе сугыштан яраланып кайткан абыйсын соңгы юлга озата. Шулай, сугыш кырында гына түгел, тылда да зур югалтулар, кайгылар кичерергә туры килә.

Хәсәнә апа, балигъ булгачрак, колхозда эшли башлый – сыер сава, сарыклар карый, җәен колхоз кырларын утарга йөри. Үсеп җиткәч, үз тормышын корырга да насыйп була, 6 баласы дөньяга килә. Ул балаларны аякка бастыру өчен өйдә дә, колхозда да тагын да күбрәк эшләргә туры килә аңа.

Тормыш авыр булса да, балалар үсә, аякка баса. Дүрт малайның дүртесен дә хәрби хезмәткә алалар. Хәсән исемле улына армиядән кайтырга насыйп булмый, дембельгә чыгам дип торганда, һәлакәткә эләгеп, вафат була һәм җәсаден генә авылга кайтарып җирлиләр.

Кайгы килсә, берүзе килми, диләр. Бәлки шулайдыр да. 1989 елда Хәсәнә апаның Хөсәен исемле малаеның хатыны вафат була, бишектә яшь баласы кала. Хәсәнә апага аны да үстерергә туры килә. Ул бала хәзер инде институт бетерде, җаваплы эштә эшли.

Шулай, Хәсәнә апаның тормышы да, башкаларныкы кебек үк, авыр хезмәттә, кайгы һәм шатлыклар белән аралашып, уза тора. Олы яшьтә булуына карамастан, авылда әлегәчә үзе генә яши, биш вакыт намазын калдырмый. Балалары чиратлашып кайтып-китеп йөриләр. Хәсәнә апа әле дә аларны тәмле ашлар пешереп каршы ала, озатып кала. Хәзер инде аның 10 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Яшь чагында теләгән бәхетләр картлыкта килә икән…

Юныс Зөлкәрнәев.

Самара шәһәре.

Бердэмлек