Домой Ислам Ислам в области «Бәхетле мөнәсәбәтләрнең нигезендә сабырлык ята»

«Бәхетле мөнәсәбәтләрнең нигезендә сабырлык ята»

0
«Бәхетле мөнәсәбәтләрнең нигезендә сабырлык ята»

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләнеп үтә

Илшат белән Юлия Заләтдиновлар – үрнәккә куярлык күркәм татар гаиләләренең берсе. Икесе дә дин юлында, саф татар телендә сөйләшәләр, ике малай, ике кыз үстерәләр, ачык йөзле, әдәпле, тәрбияле кешеләр.

Язмам геройлары Зубчаниновка бистәсендә йорт салып кергәннәр. Илшат, “КамАз” машинасы сатып алып, вак таш, ком ташый. Ул Уфада “Лалә тюльпан” ислам мәдәни-мәгариф үзәгендә белем алган, Самараның “Болгар мирасы” мәчетендә имам Расих хәзрәт Вакказовның урынбасары.

Юлия ханым – хуҗабикә, яшелчә һәм чәчәк үрентеләре үстереп сата, бакчачылык белән шөгыльләнә, кул эшләре белән мавыга. Ире һәрвакыт диярлек эштә булгач, әлбәттә инде, бала тәрбияләү дә күбрәк аның өстендә.

– Улларыбыз, кызларыбыз – тормышыбыз мәгънәсе, Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләк, сәгадәт, – диләр балаларын өзелеп яратучы, һәрберсенә тиешле игътибар биреп үстерүче Заләтдиновлар.

– Хәләл җефетегезнең нин¬ди сыйфатларына кызыгып өйләндегез? – дип кызыксындым Илшат әфәндедән.
– Яшь вакытта бит әле хыялыйлык, романтика хөкем сөрә. Сыйфатларына караганда, егетләр башта кызның тышкы кыяфәтенә игътибар итә. Ә инде еллар уза торган саен җитдиләнә төшәсең, тормышка башкача карый башлыйсың. Хатының иң якын кешеңә әйләнә, аңа карата хөрмәт тагын да арта, балаларыңның әнисе буларак, үзенә рәхмәт хисләрең көчәя. Хәләл җефетем – миңа терәк, итагатьле, сүземне тыңлый, дәрәҗәмне төшерми. Бик яхшы ана ул. Балаларыбызга тиешле тәрбия бирә.

– Ә сез ирегез турында ни әйтер идегез? – дип Юлиягә мөрәҗәгать иттем.
– Үз сүзендә торучы, вәгъдәсен үтәүче кеше ул. Җаваплы, җыйнак. Илшат бөтен мәсьәләләр буенча да минем белән киңәшә, аңа минем фикерем мөһим. Гаиләсен саклап-яклап яши, гомумән, безнең өчен ул – ышанычлы таяныч, терәк, һәм мин аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен.

– Юлия, балаларыгызны тәрбияләүдә нәрсәгә өстенлек бирәсез?
– Мин аларны исраф итмәскә өйрәтәм. Раббыбыз биргән һәрнәрсәнең кадерен белегез, дип әйтеп киләм. Хезмәткә мәхәббәт тәрбиялибез. Һәрберсенең өйдә, йортта үз вазыйфалары бар. Эштә чыныгып, аны сөяргә өйрәнеп үскән кешеләр дөнья көтүчән булалар, тормышта югалмыйлар, дип саныйм. Үзара тату булыгыз, сез – дөньяда бер-берегезгә иң якын кешеләр, ярдәмләшеп, кадерләшеп яшәргә кирәк, дип сөйлибез.

– Балаларыбызга исламның әһәмиятлелеген, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, мәрхәмәтле, бөек булуын аңлатабыз, яхшыны – яманнан, хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтәбез. Кечкенәдән дин нигезләрен өйрәнеп үскән бала тәртипле була ул. Гомумән, нарасыйларны сүз белән генә түгел, күбрәк үрнәк күрсәтеп тәрбияләргә кирәк. Алар бездән гыйбрәт алалар, әхлак кагыйдәләрен сеңдереп баралар, – диләр милләттәшләребез.

– Гаилә бәхетле булсын өчен ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш? – дип кызыксындым Илшат әфәндедән.
– Аллаһы Тәгалә безгә түземле булырга кушкан. “Сабырлыкның төбе – сары алтын”, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит инде. Гаиләдә шушы сыйфат – иң мөһиме. Очрашып йөргәндә мәхәббәт хөкем сөрә, бернинди проблема юк. Ә бергә яши башлагач, бәхәсләр дә, аңлашылмаучылык та туарга мөмкин. Тормыш бит ул, төрле хәлләр булгалый. Менә шул вакытларда түземлек кирәк тә инде. Бәхетле мөнәсәбәтләрнең нигезендә сабырлык ята. Бер-береңнең сүзенә колак салып, юл биреп, гафу итә белеп яшәү мөһим.

– Үзегезне бәхетле кешеләр, дип әйтә аласызмы?

– Гомумән, дөньяда яшәү – үзе бәхет ул. Аллаһы Тәгалә мине мөселман итеп яралткан, исәнлек биргән, дин юлыннан атларга насыйп иткән, гаиләм тулы, якын кешеләребез исән-сау, эшем, яхшы иптәшләрем бар, Раббыбызга шөкер кылам, – дип җавап бирде Илшат әфәнде.

– Әлхәмдүлилләһ, якыннарыбыз, туганнарыбыз исән-имин, ирем яхшы, газиз балаларым, йортыбыз, яраткан шөгылем бар. Аллаһыга шөкер, әлбәттә, мин бик бәхетле, – диде Юлия.

автор: Миләүшә Газимова


Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”