Бәйрәмле халык – бай халык

0
Бәйрәмле халык – бай халык

11 июньдә Камышлы районы үзәгендә Сабан туе гөрләп узды. Авылга керә торган асфальтның уң ягындагы матур акланда үткәрелгән бәйрәм театраль тамашадан башланып китсә, сул яктагы ипподромда ат ярышлары кыза торды.

Ат чабышлары – Сабан туеның күркәм бизәге

Алып баручының: «Атлар килә!.. Атлар!..» – дип кычкыруы булды, халык кубарылып шул якка йөгерде…

Сабан туена кадәр, тоташ яңгырлар булуга карамастан, чабыш юлын, мәйданны әзерләү буенча бик күп эшләр башкарылган: мәйдан киң, туфрагы җиңел. Күренеп тора, ат чабышларын оештырган Камышлы район администрациясе дә, юл эксплуатациясе хезмәткәрләре дә зур көч куйганнар. Ә менә атлар быел, башка елларга караганда, азрак иде, чөнки бу көнне башка төбәкләрдә дә Сабан туйлары үткәрелде.

Атлар, нәселләренә карап, 1200 яисә 2400 метр дистанцияләрдә узыштылар. Ярыш башыннан ахырына кадәр мәйдан гөрләп торды, җанатарларның «Афәрин!», «Булдырасыз!» дип көч биреп торуы узышчыларга дәрт өстәде. Беренче узыш, гадәттәгечә, “Бригадирлар чабышы”. Анда беренче булып Сара кушаматлы атта Илдар Әхмәтҗанов (Камышлы) килде. Икенче урын Марта белән Әбүзәр Хәбибуллинга (Камышлы) бирелде, өченче булып Наташа белән Марат Хәйруллин (Иске Ярмәк) финиш сызыгын узды. Аларга Сабан туеның кунагы дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков акчалата бүләкләр тапшырды.

Икенче узышта юртак (рысаки) атлар 2400 метрга чаптылар. Беренче булып 9 яшьлек Паневежис кушаматлы атта Гали авылы егете Рәүф Латыйпов килде. Бүләкләрне Сабан туе кунагы – губерна Думасы депутаты Виктор Кузнецов тапшырды. Өченче узышта җирле атлар арасында финиш сызыгын Орликта Камышлы егете Вячеслав Полянский беренче булып узды. Наташага атланган Илдар Әхмәтҗанов – икенче, Серая Соня кушаматлы атта Камышлы егете Рамин Мамедов өченче урынны алды.

10 яшьлек Азан кушаматлы чиста канлы атта Гали авылы егете Җәгъфәр Латыйпов беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне губерна Думасы депутаты Владимир Субботин бүләкләде.

Сабан туе кунакларының кайсы белән генә сөйләшмә, беравыздан ат чабышларының югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үттеләр. Шәхсән үзем алты яшьлек Фист кушаматлы ат өчен җан атарга әзерләнеп тордым. Ләкин ул ярышта юк иде. Хуҗасын – искеярмәкле Фәрит Гайфуллинны күреп сораша торгач, ул күзләрен аска төбәп: “Сатып җибәрдем шул. Бүген атым Питрәчтә чаба. Төне буе йокламадым. Ничек чабар дип кайгырам. Фист белән көненә өчәр Сабан туенда чапкан чакларым булды. Беренче, икенче урыннарга чыгып, күп призлар алдык. Төш вакытында хәбәр көтәм яңа хуҗасыннан”, – диде Фәрит көрсенеп. Бу материалны язган арада Питрәчтән хәбәр дә килеп өлгерде: яраткан Фистыбыз 1600 метрга чабып, беренче булып килгән икән! Аның яңа хуҗасы 25 меңлек сертификат һәм кубок белән бүләкләнгән. Соңрак тагын хәбәр иттеләр: Арчада да сигез ат арасында икенче урын алган. Шундый атның безнең районнан китүе бик кызганыч.

Төрле милләт халыклары Камышлыда дус яши

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов Сабан туеның мәртәбәле кунакларын аш-су күргәзмәләрен карап чыгарга гына түгел, дегустация ясарга да чакырды.

Беренче павильонда яңаусманлылар чуваш халык ашларын әзерләгәннәр, камышлылылар азәрбайҗан халык ашлары белән кунакларны сыйлады. Байтуган, Балыклы, Ярмәк, Иске Усман авылларында яшәүче хуҗабикәләр үзбәк, татар, рус халык ашлары күргәзмәсен оештырганнар. Эшмәкәр Рутик Алекян әрмән халык ашларын тәкъдим итте. Бу күргәзмәләрдә ни генә юк! Хәтта аш исемнәре дә истә калмый – өстәлләр сыгылып тора! Арырак район оешмалары оештырган күргәзмәләр урнаштырылган. “Камышлы – Сәиф Сараиның туган ягы”, “Сәләй Вагыйзов – әлифба авторы”, “СССР чоры” (оештыручы Сөләйман Шатдинов), балалар өчен кечкенә технопарк, Остазлар шәһәрчеге” (Александр Бузеров, Шенталы районы), “Татарларның өй күренеше”, татар орнаменты белән кулдан ясаган бижутерия (Эльвира Каюмова, Иске Ярмәк) күргәзмәләрен халык бик яратып карады. “Илһам”, “Яңгырдан соң очрашу”, “Емеляда кунакта” һәм башка фотозоналар янында халык мәш килеп фотога төште. СП “Йолдызнамә” структур бүлекчәсе һәм Камышлы гомум белем бирү мәктәбе осталары балалар өчен үткәргән мастер-класслар да бик күңелле итеп оештырылган иде.

Мәйдан түрендә – хезмәт батырлары

Сабан туе аланында ике мәйдан. Беренчесендә – театраль тамаша. Халыклар дуслыгы, илебез тарихын сурәтләгән күренешләр, Россия көненә багышланган композицияләр үрелеп бара. Район Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, “Ак каен” татар халык ансамбле, “Шевле” чуваш халык ансамбле, “Россиянка”, “Чишмә”, “Серпантин”, “Конфетти” төркемнәре, “Елмаю”, “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, структур бүлекчәнең спортчылары – барлыгы 245 кеше чыгыш ясады.

Менә Сабан туе әләмен күтәрергә дә вакыт җитте. Быел мактаулы бурычны фермер хуҗалыгы башлыгы Ольга Гаврилова һәм “Раздольное” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Руслан Ангалышев үтәгәннән соң бәйрәмне алып баручы Светлана Хәлимова һәм Ленар Абсаттаров барчасын да Сабантуй сәхнәсе янына чакырып сәламләделәр, кунаклар белән таныштырдылар һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан җибәргән котлау хатын укыдылар.

Мәйданга район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов чыкты, район халкын, килгән кунакларны Сабан туе бәйрәме һәм Россия көне белән котлап:

– Хөрмәтле Камышлы районы халкы, бәйрәмебез кунаклары, милләттәшләр! Ихлас күңелдән Сабан туе белән тәбрик итәм! Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен чагылдыра. Барчагызга да исәнлек, озын гомер, хезмәт уңышлары, гаилә иминлеге телим, – дип сөйләде.

Икмәк булса, җыр да була, диләр. Беренче чиратта, мәйданга авыл хуҗалыгы алдынгыларын чакырдылар. Менә алар, безнең батырлар: Камышлы район администрациясенең Мактау грамотасына авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләрне гамәлгә кертеп, бөртекле, кузаклы һәм майлы культуралар җитештергән өчен ООО СХП «Раздольное» директоры Фаил Шәймарданов, күпьеллык намуслы хезмәте һәм иң югары күрсәткечләре өчен «Раздольное» механизаторлары Руслан Ангалышев, Радмир Ангалышев, Илфат Гайнетдинов, склад мөдире Рим Харразов, ИП “Ф.С.Салахова” хуҗалыгы механизаторлары Радмил Гайсин, Әсфән Шәймарданов, Раил Габдрахманов, ИП “Р.Р.Шарафутдинов” хуҗалыгы терлекчесе Алмаз Насыйров, ИП “С.М.Заляев” хуҗалыгы механизаторы Эльмир Гусаинов, техник җиһазларны модернизацияләү өчен ООО «Агровек» җитәкчесе Александр Зиньков, элек файдаланыштан чыккан җирләрне тиз арада әйләнешкә керткән ООО «СамараСпецТранс» җитәкчесе – Валентин Зуденков бүләкләнделәр.

Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков күпьеллык намуслы хезмәте өчен фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Ольга Гавриловага, Салават Җәләевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Губерна Думасының бюджет, салымнар һәм инвестиция сәясәте комитеты рәисе Виктор Кузнецов “Зерно Жизни” җәмгыяте директоры Николай Зыковны – губернаторның Мактау грамотасы белән, КФХ җитәкчеләре Раил Шәрәфетдиновны, Альмир Нигъмәтуллинны, Руслан Галиевны, Рубин Хәмзинны губерна Думасының җиденче созыв депутатлары исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Мәйданнан халык өзелмәде

Хезмәт сөючән һәм кунакчыл безнең төбәк халкы. Сабан туе бәйрәмен күтәренке күңел белән, моңлы-дәртле җыр-биюләр, ярышлар, батырларның кызу көрәшләре белән, игенче хезмәтенә чиксез хөрмәт күрсәтеп үткәрә.

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул? Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә, бала-чага да, өлкәннәр дә мәйданга ашыкты. Кемдер авызына кашыкка йомырка салып йөгерә, икенчеләре аркан тартыша яисә чүлмәк вата. Капчык киеп сикерүче бала-чага, пар чиләкләр күтәреп су ташучы хатын-кызлар – бар җирдә дә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы хөкем сөрә.

– Сабан туен ел да көтеп алам. Быел да бәйрәм шәп булды. Ярышларда дәртләнеп катнашам. 23 секунд эчендә баганага менеп төшеп, бүләк алдым, – дип сөйли Иске Похвистневодан килгән Шамил Шакиров. Аның баганага менеп төшүен күргән халык ах итте!

Баганага менүчеләр арасында Гали авылы егете Мидхәт Муратовка да бәхет елмайды. Ул икенче результат күрсәтеп бүләк алды. Өченче, дүртенче урыннарга үзебезнең район егетләре Илнар Сафин һәм Рәмис Гыйниятуллин лаек булдылар.

Гер күтәрүчеләр дә күп иде. 24 килограммлы герне күтәргән шул ук Шамил Шакиров беренче урынга чыкты, икенче урын Дәүләткол егете Марат Шәвәлиевка насыйп булды, Балыклы авылы егете Альмир Нигъмәтуллин өченче урынны яулады. Кызлар арасыннан 16 килограммлы герне күтәрүдә беренче урынга Кләүле станциясеннән Диана Лебедева чыкты, икенче урында – Камышлы авылыннан Алсу Гөбәйдуллина, өченче урында – Исаклы авылыннан Наталья Бурмистрова.

– Искиткеч күңелле бу Сабантуй! Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Шәhәр Сабан туйларын да уздырды дисәм, ялгыш булмас. Анда ыгы-зыгы, ә монда искиткеч матур, һавасы саф, мәйдан киң, иркен. Камышлы якларының табигате искиткеч икән! Рәхәтләнеп ял иттек, – дип бәйрәм турында уй-фикерләре белән бүлеште Бөгелмәдән килгән Рамилә ханым.

Кем ул, милли көрәш батыры?

Ә бу вакытта мәйданда татар көрәше кызып бара инде. Бәйге ике келәмдә – яшүсмерләр һәм өлкәннәр категорияләренә бүленеп алып барылды. Камышлы Сабан туена байтак кына батырлар көч сынашырга килгәннәр. Арада күп еллар бил алышып, үз җирлеген таныткан, дан тоткан егетләр дә бар. Призлар фонды да кызыктыргыч, пылесослар, печән чапкычлар, хәтта төзү инструментлары да бар.

Көрәш бәйгесен балалар башлап җибәрделәр. Туу елларына карап, беренчелекне Мансур Турсунов (Самара), Әмир Абросимов (Камышлы), Илдан Гыйлаҗев (Яңа Усман), Дамир Галиуллин (Камышлы) алдылар.

Аннан олы буын батырлары мәйданга чыкты. Берничә сәгать бил алышканнан соң, ниһаять, батырлар билгеле булды. Өлкәннәр арасында 85 килограммнан өстәге авырлыкта беренчелекне Илдус Нуретдинов (Иске Усман), икенче урынны Руслан Латыйпов (Камышлы), өченче урынны Марсель Йосыпов (Яңа Усман) биләделәр. 85 килограммга кадәр үлчәмдә призлы урыннарны камышлылылар Кәрим Рузмәтов, Илвир Әхмәтов, Ришат Сәгыйдуллин яуладылар. Кунаклар арасыннан: Кәрим Рузмәтов – беренче, Илдар Фәттахов (Яңа Мансур авылы) – икенче, Рөстәм Махянов (Самара) – өченче урыннарны алдылар.

Сабан туеның иң мөһим һәм кызыклы өлешен күрер өчен келәм янына халык җыелды. Абсолют батыр исемен алу өчен ике баһадир – күп еллар Сабан туйларының абсолют батыры булган Илдус Нуретдинов (рәсемдә) һәм аның укучысы Кәрим Рузмәтов чыктылар. Көндәшләр икесе дә Камышлы җирлегеннән. Беренче раунд башлануын аңлатып сыбызгы тавышы яңгырагач та Илдус Нуретдинов бер бал алды. Калган вакытта көчләр йә бер якка, йә икенче якка күчте – берсенең дә баш бирәсе килмәде. Икенче раундта батырларның билләренә сөлге бәйләделәр.

Соңгы секундлар… Ике пәһлеванның һәрбер хәрәкәтен йөзләгән кеше тын да алмый күзәтә. Остаз шомарак, ләкин Кәрим яшьрәк. Баш батыр булып кем калыр? Соңгы секундларда бөтен көчен җыеп, остаз укучысын аркасына салды. Шулай итеп, быелгы көрәштә дә Илдус абсолют батыр исемен яулады.

Сабан туеның кульминациясе узды инде, ә халык мәйданнан таралышырга ашыкмый әле. Шашлык, пылау сатыла торган акланда умарта күче диярсең. Бар җирдә дә күңел күтәренкелеге, дуслар һәм туганнарның сагынышып очрашулары, җыр һәм көлешү тавышлары хөкем сөрә.

Бер сүз белән әйткәндә, күңелле, җырлы-биюле, ярышлы Сабан туе үзенең бәхетле һәм кызыклы мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә калсын, яңа җиңүләргә һәм казанышларга рухландырсын!

Фәния Кәримова.